Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Дөньяда иң матуры – ул минем ӘНИЕМ! 29.11.2013

Әниләрне бәйрәм белән котлау дәвам итте - 29 ноябрь көнне 2 кечкенәләр һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләрен кунакка чакырды
-
Бәйрәм белән сине ӘНИЕМ! 27.11.2013

Ноябрь аеның соңгы атнасыда әниләр бәйрәмен билгеләп үтү - балалар бакчасының матур гадәтенә әйләнде. 27 ноябрь көнне 2 нче кечкенәләр төркеме балалары әниләрен кунакка чакырды.
-
Әниләр көне белән! 24.11.2013

Ана назы - жирдә ул мәңгелек,
Мәңгелек җыр - бишек җырыгыз.
Без узасы юлда маяк булып
Гомер буе балкып торыгыз.Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын, сәламәтлек һәрдаим юлдашыгыз булсын. Кадерле әниләр! Сезне бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Сезгә озын гомер, бәхет,сәламәтлек телибез.
-
Тиздән әниләр бәйрәме 21.11.2013

-
Спартакиада - 2013 18.11.2013

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, нәниләрдә кечкенәдән спорт белән шөгыльләнү теләге формалаштыру максатыннан районда спорт фестивале үткәрү матур гадәткә әйләнде.
-
Ачык дәрес 12.11.2013

Мәктәпкәчә белем учреждениесе педагоглары даими эзләнеп, эшләрендә мәктәпкәчә тәрбия юнәлешендәге яңалыкларны кертеп үзләренең һөнәри осталыкларын, квалификацион категорияләрен күтәреп торалар.
-
Инглиз телен өйрәнү 11.11.2013

Балалар бакчасында балалар бик яратып, кызыксынып инглиз телен өйрәнүдә беренче адымнар ясыйлар. Фатихова Динә Ильязовна аларга көн саен кызыклы һәм мавыктыргыч балалар эшчәнлеге оештыра. Болар – кызыклы әңгәмәләр, сәяхәтләр, әкият геройлары белән очрашулар, төрле уеннар һ.б.
-
Каз өмәсе 29.10.2013

Бүген бездә каз өмәсе
Каз өмәсе бүген бездә.
Каз йолкырга килгән кызлар,
Уңыш юлдаш булсын сезгә!
-
Котлыйбыз! 17.10.2013

Балалар бакчасында эшләүче педагоглар әледән-әле төрле югарылыкта һөнәри конкурсларда катнашып, үзләрен сынап торалар. Әле күптән түгел генә музыка җитәкчесе Юсупова У.З. үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Ул “23 февраль-2013” Бөтенрәсәй конкурсында катнашып регион буенча 3нче урынны яулаган, диплом белән бүләкләнгән. Хезмәттәшебезнең уңышлары белән без дә сөенәбез һәм шатлыгын уртаклашабыз.
-
Күргәзмә 14.10.2013

2 нче кечкенәләр төркеме әти-әниләре көче белән (тәрбиячеләр Халиуллина Р.Г., Ахмадуллина Ф.Ф.) “Көз” тематик атналыгы кысаларында табигать материалларыннан бик эчтәлекле күргәзмә оештырылды. Иҗади якын килеп, актив катнашулары өчен әти-әниләргә рәхмәт әйтәсе килә.








