Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | baltasidetsad2@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 140 воспитанников/Бездә 140 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 15 педагогов/Бездә 15 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Корбан бәйрәмен котлап 14.10.2013

Балтач мәчетеннән дини бәйрәмнәр уңаеннан вәкилләр килү, балалар белән очрашулар үткәрү матур гадәтткә керде. Бүген дә балалар бакчасына мәчеттән Сәубанова М.М. кунакка килде. Ул балаларны корбан бәйрәме белән котлады, әхлак темасына әңгәмә үткәрде, күчтәнәчләр таратты.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп. 08.10.2013

Бүген балалар бакчасында иртәдән үк бәйрәм рухы хөкем серде. Ник дисезме? 2 нче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары үзләренең кадерле әби-бабаларын кунакка көттеләр. Залны бәйрәмчә бизәделәр, үз куллары белән истәлекле бүләкләр ясадылар, җыр-биюләр, матур шигырьләр өйрәнделәр. Экраннар аша да балаларның әти-әниләреннән, ягъни әби-бабаларның ул-кызларыннан, бакча хезмәткәрләреннән дә матур бәйрәм котлаулары яңгырады.
-
Файдалы очрашу. 04.10.2013

4 октябрь көнне балалар бакчасында гомуми әти-әниләр җыелышы уздырылды. Көн тәртибендә караласы сораулар буенча әти-әниләр балалар бакчасының яңа 2013-2014 уку елына бурычлары белән таныштылар, “Россия Федерациясенең мәгариф турында” федераль законы (29.12.2012), СанПиН ның яңа санитар-эпидемиологик таләпләре һәм нормалары турында (29.05.2013) тулы мәгълүмат алдылар.
-
Укытучылар көне белән! 04.10.2013

Хөрмәтле укытучылар! Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез белән тәрбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар телибез. Барлык коллектив исеменнән рәхмәт сүзләре белдерәбез. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә. Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу сезнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!
-
Өлкәннәрне олылап. 03.10.2013

Бүген балалар бакчасы коллективы өлкәннәр көне уңаеннан үзендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне кунакка чакырды. Очрашу бәйрәм өстәле артында матур котлаулар, музыкаль сәламнәр белән үрелеп барды.
-
Җыелыш узды. 03.10.2013

Бүген балалар бакчасында гомуми әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелышта Балтач районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина А.Ф. катнашты. Ул балалар бакчасына әти-әниләр түләгән взносның компенсациясен кайтарудагы үзгәрешләр турында тулы мәгълүмат бирде.
-
Китапханәдә кунакта. 30.09.2013

Сентябрь аеның соңгы атнасында өлкән мәктәпкәчә яшьтәге балалар татар халкының герой шагыйре, күп төрле балалар яратып укый торган әсәрләр авторы А.Алишның иҗаты белән якыннан таныштылар.
-
Тәрбиячеләр көне белән! 27.09.2013

-
Һөнәри бәйрәм. 27.09.2013

-
Быел кабак бик уңды! 25.09.2013









