Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 ( 118 ) 119 120 >>
-
Сәламәтлекне ныгытабыз 03.12.2013

Бакчабызда сәламәтлекне ныгыту өчен күп чаралар үткәрелә. Балалар көндәлек йокыларыннан торгач сәламәтлек сукмагыннан йөриләр. Бу сукмактан йөрү балалар өчен бик файдалы.
-
Әниләр көненә 29.11.2013

Бакчабызда әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Балалар әниләрен котлап, матур шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм кичәсе бик матур булды.
-
Беренче кар 27.11.2013

Агачлар әллә кайчан инде алтын яфракларын койды, авыр соры болытларга төренгән күк йөзе салкын һава белән табигатьне каплап алган. Салмак кына, бии-бии кар бөртеклэре төшә. Беренче кар яуган...
Җыелып җепшек кардан Кар бабай ясап куйдык. Матурлап аның күзләрен, Авызын хәтта уйдык.
-
Бәйрәм белән! 24.11.2013

Барлык әниләрне бәйрәм белән тэбрик итэбез! Сезгэ ныклы саулык, озын-озак гомер, кунел тынычлыгы телибез!
Чәчәкләре матур булса да
Бармы шаккатырлыгы.
Әниемнең күзләрендә
Дөньяның матурлыгы...
-
Ачык эшчәнлек 22.11.2013

Музыка җитәкчебез Федорова Е.М. тарафыннан "Музыка" белем бирү өлкәсе буенча ачык эшчәнлек үткәрелде. Эшчәнлек барышында уртанчылар төркеме балалары әкият герое - Йомры икмәк белән төлкедән хәйләләп качтылар. Балалар әлеге эшчәнлектә җырлап, биеп күңел ачтылар.
-
Джунглига сәяхәт 22.11.2013

Бүген бакчабызда физкультура тәрбиячесе Федорова С.А. мәктәпкә әзерлек төркеме белән бакчабыз тәрбиячеләренә ачык эшчәнлек күрсәтте. Эшчәнлек бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Балалар "Джунглига" сәяхәткә бардылар, үзләренең белемнәрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз! 15.11.2013

Бүген Балтач спорткомплексында районның балалар бакчалары арасында III спорт фестивале булып узды. Бу бәйгедә "Карлыгач " балалар бакчасының "Юные олимпийцы" командасы физкультура тәрбиячесе Федорова С.А. җитәкчелегендә үзләренең җитез булуларын раслап, 1 урынны яулап алды. Безнең команда район яшьләр бүлегенең Дипломына һәм 1000 сумлык сертификатка ия булды. Балаларга киләчәктә таза-сау булып тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз. "Карлыгач" балалар бакчасы коллективының чираттагы зур уңышы белән котлыйбыз!!!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен онытма! 14.11.2013

Бүген "Карлыгач" балалар бакчасында юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен өйрәтү буенча ачык эшчәнлек булып узды. Бәйрәмебез кунагы булып район ЮХИДИ начальнигы Шафигуллин Ф.Т. килде. Уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Нигаматуллина Г.Ф. белән үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Килгән кунагыбыз балалардан канәгать калды һәм төркемгә дә, һәр балага да үзе белән алып килгән бүләкләрен тапшырды.
-
Әти-әниләр җыелышы 13.11.2013

Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменең әти-әниләр җыелышы булды. Бу җыелышка район хастаханәсенең балалар табибәсе Галиуллина Ф.И. килде. Ул ОРВИ һәм грипптан каршы профилактика чаралары турында сөйләде һәм гриппка каршы прививканың әхәмиятен искәртте. Шулай ук җыелышка Балтач урта мәктәбенең һәм гимназиянең башлангыч белем бирү буенча урынбасарлары - Давлетшина М.М., Юнусова Р.И. укытучылары белән чакырылган иде. Алар 1нче класска килүче балаларны шимбә мәктәбенә чакырдылар.
-
Күңелле уеннар 11.11.2013

Музыка эшчәнлегендә укыту методик комплектының маскалары белән балалар яратып уйныйлар.








