Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 121 ) 122 123 124 125 126 127 128 129 130
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 04.09.2013

Бакчабызда 4 сентябрь - Сәламәтлек көне буларак, кунагыбыз, районыбызның данлыклы көрәшчесе, Хайретдинов А.Ф. булды. Ул кеше тормышында сәламәтлекнең иң мөhим фактор икәнлеген аңлатты. Шулай ук үзе белән Хайретдинов А.Ф. ярышларда җиңеп алган бүләкләрен дә алып килде. Балалар кунагыбызны зур кызыксыну белән тыңладылар. Хәтта, аңа охшыйсы килеп, - "Сезнең кебек булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?" - дигән сорау бирделәр. Кунагыбыз белән балалар арасында бик җылы hәм бай әңгәмә узды.
-
Күңелле ярышлар 04.09.2013

Сәламәтлек көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме әти-әниләре катнашында бакчабызда спорт бәйрәме узды. Балалар бик актив булдылар, барлык уенннарда да катнаштылар. Бәйрәмебез күтәренке рухта үтте.
-
Терроризмга каршы 03.09.2013

Бүген безнең бакчабызда терроризм-экстремизмга каршы профилактик чара үткәрелде. Шул уңайдан бакчабызда кунак - Балтач район эчке эшлэр булегенең участковые полиция майоры Фасихов Ф.З. булды. Бу юнәлеш буенча әти-әниләр катнашында рәсем бәйгесе дә булып узды.
-
Яңа уку елы белән 02.09.2013

Хөрмәтле коллегалар! Сезне 1 сентябрь - белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңа уку елы зур шатлыклар , яңадан-яңа казанышлар, уңышлар белән килсен!
-
Яңа уку елына әзерләнәбез 28.08.2013

Гөрләп үтте җәй айлары, килсен матур көзләре. Белем көненә әзерләнә бакчабызның кызлары. Бакчабыз чиста, матур булсын дип, бик тырышты апалар, уку елын исән-имин башлыйбыз дип, куаналар бит алар!
-
Бездә юбилей 26.08.2013

Бүген "Карлыгач" балалар бакчасы коллективы Мухаметзянов Фарит Газим углын олугъ юбилее - 60 яше белән котлап үтте.
Сезгә сау-сәламәт булып, борчу күрми, тормыштан тәм, яшәүдән ямь табып, бәхет-шатлыкларга төренеп, газиз балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Гузәлия апа белән муллыкта, тигезлектә яшәргә язсын.
-
Күңелле ярышлар 23.08.2013

Бакчабызда мәктәпкә хәзерлек төркеме арасында эстафета ярышлары үткәрелде. Мондый чара балаларның хәрәкәт активлыгын үстерә, игътибарлыгын тәрбияли, дус булып уйнарга өйрәтә. Бәйрәмебезгә балаларның яраткан әкият геройлары да килде. Алар ярдәмендә ярышта балалар тагын да актив булдылар. Шушындый бәйрәмнәр балаларның күңелләрен күтәрә.
-
Чын әкият 19.08.2013

Урман эчендә безнең бакча "Карлыгач". Анда үсә каен, чыршы, шомырт, миләш, алмагач. Аллы-гөлле чәчәкләр хуш исләр тараталар, аларны бит үстергән алтын куллы апалар. Ял итәргә уйласаң, менә дигән зур парк: тәвә кошы, фламинго, бөркетләр, әйтерсең эллә зоопарк! Бушаган су савытларын чүп-чарга ташламагыз, ял итәргә килсәгез, безгә алып килегез. Ул савытлардан апалар төрле кош-корт, җәнлекләр - чын әкият ясарлар!
-
Курчак театры килгәч 16.08.2013

Шушы атна азагында безгә Элмәт шәhәреннэн курчак театыры килде. Алар безгә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен күрсәтеп үтте.Без матур әкият аша куп нэрсәләргә төшендек. "Җәнлекләрнең ялгышлыгын кабатламабыз, шырпы белән уйнамабыз!"
-
Татарча мультфильмнар 12.08.2013

Бакчабызда бик яратып татар телендэ мультфильмнар карыйбыз.








