Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130
-
Җиңү көненә багышланган рәсем конкурсы 23.05.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Ибраһимова Гөлчәчәк, Шәрифуллина Мәрьям, Габдрахманова Динә, Васильев Тимур 9 Май - Җиңү көненә багышланган III Республика балалар рәсемнәре конкурсында катнашып, район мәдәният хезмәткәрләре профсоюз оешмасының Диплом һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
-
Пожар куркынычсызлыгы буенча иҗади конкурста катнашу 21.05.2013

Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Федоров Артем, пожар куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия конкурсының район этабында катнашып, "Декоратив-гамәли иҗат" номинациясендә 2нче урын алды. Артем район мәгариф бүлеге тарафыннан диплом белән бүләкләнде, балалар бакчасыннан аңа истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Бакча эшләре башланды 17.05.2013

-
"Бәхетле балачак" концерты 14.05.2013

13 май көнне район мәдәният йортында “Карлыгач” бакчасы балалары һәм тәрбиячеләре “Бәхетле балачак” дип исемләнгән концерт куйдылар. Концерт югары оешканлык белән, күтәренке рухта, бик күңелле узды. Балаларның чыгышларын әти-әниләр һәм килгән кунаклар көчле алкышларга күмделәр.
-
Җиңү көне белән! 09.05.2013

-
Г.Тукайга багышланган кичә 25.04.2013

Бакчабызда Г.Тукайның тууына 127 ел тулуга багышланган кичә булып узды. Кичәдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Балалар Г.Тукай шигырьләрен өйрәнеп, бик матур итеп сөйләделәр, Тукай әкиятләренә сәяхәт ясадылар. Кичә бергәләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
-
Г.Тукайның 127 еллыгына багышланган чара 23.04.2013

23 апрель көнне район Мәдәният үзәгендә Г.Тукайның 127 еллыгына багышланган бәйрәм булып узды. Безнең балалар бакчасы бу бәйрәмдә "Тукай әкиятләренә сәяхәт" дигән театральләштерелгән чара күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле, күтәренке рухта узды. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Барыбыз да - шимбә өмәсенә! 20.04.2013

20 апрель көнне коллектив белән бакча территориясен чистарту буенча шимбә өмәсендә катнаштык. Өмәдән соң бакчабыз тирә-яны чистарып, матурланып, ямьләнеп калды.
-
Тукай айлыгы бара 19.04.2013

Апрель аенда бакчабызда Габдулла Тукай айлыгы игълан ителгән иде. Бу айлык кысаларында төркемнәрдә Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәләре, шулай ук Г.Тукай иҗаты буенча күргәзмәләр оештырылды. Әти-әниләр күргәзмәләр оештыруда бик теләп катнаштылар. Тукай айлыгында оештырылачак башка чараларда да шулай актив булуларын теләп калабыз.
-
Балаларыбыз - "Хрустальное сердце мира" халыкара фестиваль-конкурсы дипломантлары! 17.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Кадыров Мөхәммәт белән Кадырова Раилә "Хрустальное сердце мира" халыкара фестиваль-конкурсында вокал буенча катнашып, I дәрәҗәдәге диплом алып кайттылар. Киләчәктә аларга тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын!








