Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130
-
"Оста куллар" конкурсы 08.07.2013

Бакчабызның участокларын бизәү буенча төркемнәр арасында "Оста куллар" конкурсы игълан ителгән иде. Конкурста һәр төркем катнашып, кул астындагы материаллардан ясалган бик матур эшләнмәләр тәкъдим иттеләр.
-
55 яшьлек юбилей 03.07.2013

Бакчабызда кер юу машинисты булып эшләүче Ягфарова Мәдинә Галимҗановнага - 55 яшь! 1985 елдан бирле "Карлыгач" балалар бакчасында тырышып хезмәт куя, башта тәрбияче ярдәмчесе, соңрак кер ую машинисты булып эшли ул. Мәдинә апага киләчәк тормышында тазалык-саулык, гаилә иминлеге, зур бәхетләр, балаларының кадерле әнисе, оныкларының яраткан әбисе булып, пар канатлы булып озак яшәвен теләп калабыз.
-
Универсиада факелын каршылауга әзерлек 27.06.2013

28 июнь көнне районыбызга Универсиада факелы килеп җитәчәк. Безнең коллектив та факелны каршы алуга үз өлешен кертә: бакча каршындагы юл кырларын чистарта.
-
Татарча мультфильмнар карыйбыз 17.06.2013

Балалар укыту-методик комплекты белән кайткан дисклардан татарча мультфильмнар карарга бик тә яраталар.
-
Эвакуация буенча тренировка 11.06.2013

Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Г.З.Габдрахманова тарафыннан 30.05.2013 көнне чыккан №653 приказ нигезендә 11 июньдә бакчабызда гадәттән тыш хәлләр вакытында балаларны эвакуацияләү буенча тренировка уздырылды. Шәфкать туташы балаларга беренче медицина ярдәме дә күрсәтте. Тренировка вакытында барлык хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләр вакытында үз вазыйфаларын, ниләр эшлисен төгәл белүләрен күрсәттеләр.
-
Футбол уйный малайлар 07.06.2013

Бакчабызның спорт мәйданчыгына футбол капкалары алып урнаштырдык. Малайларның сөенече зур: алар хәзер рәхәтләнеп туп тибәләр. Кем белә, бәлки араларыннан киләчәктә танылган футболистлар чыгар. Бүгенгә әле алар җитезлектә үзара көч сынашалар.
-
Сабантуйлар җитә! 03.06.2013

31 май көнне кичен Балтач бистәсендә сабантуйга әрәпә җыю оештырылды. Әрәпә җыюда безнең бакча коллективы да актив катнашты.
7, 8 июньдә - районыбыз авылларында, 9 июньдә Балтачта Сабантуй булачак. Сабантуйга рәхим итегез!
-
Чыгарылыш бәйрәме 31.05.2013

31 май көнне бакчабызда чыгарылыш бәйрәме булды: канат ныгыткан 12 нәни "карлыгачны" мәктәпкә озаттык. Әти-әниләр дә бу көнне зур дулкынлану белән көтеп алдылар. Уңган-булган 9 малай һәм йөзек кашы кебек 3 кыз быел көзен белем үрләрен яуларга мәктәпкә китәчәкләр. Нәни "карлыгачларыбыз" анда да сынатмаслар дип ышанасы килә. Аларга ныклы сәламәтлек һәм зур уңышлар телибез!
-
"Ел тәрбиячесе-2013" конкурсының чираттагы этапы 30.05.2013

30 май көнне бакчабызда "Ел тәрбиячесе-2013" конкурсының чираттагы муниципаль этабы булып узды. Биредә конкурсның зона этапыннан узган тәрбиячеләр ачык шөгыльләр күрсәттеләр, методик эшләре буенча презентацияләрен якладылар.
-
Бакчабызда ярминкә узды 24.05.2013

24 май көнне бакчабызда коллектив эшчеләре һәм әти-әниләр көче белән ярминкә булып узды. Биредә пешкән әйберләр, чәчәк, яшелчә үсентеләре сатылды. Әти-әниләр бик канәгать калдылар.








