Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130
-
Гает бәйрәме 07.08.2013

Гает бәйрәм көнендә мәчеттән апа килгән, "Бисмилла әйтеп кабыгыз",- дип күчтәнәчләр китергән. Бераз гына үсик әле, догалар да укырбыз, дәү апа, абыйлар булгач, изгелеклэр кылырбыз!
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл! 06.08.2013

Республикабызда 2013 ел "Универсиада елы" буларак "Карлыгач" балалар бакчасы да читтә калмады. Бакчабызда спорт майданчыклары баетылды hәм зурайтылды. - Универсиадага тырышып әзерләндек, теннис, футбол, волейболда беренчелекне бирмэдек!
-
Фитобар 05.08.2013

Тырнак гөле шифа диләр, салкын тиеп авыртсан. Җәйдән җыеп киптерәбез, кышын эшләр фитобар!
-
Эш сөйгәнне ил сөяр! 02.08.2013

"Карлыгачта" гына үсә оста, тырыш егетләр. Ни тотса, шуны булдыра , ут уйната бит алар!
-
Аллы-гөлле гөлбакча. 29.07.2013

Бергэлэп бакчабызда чәчәкләр үстерәбез. Бакча тагын да ямьләнсен дип су сибәбез аларга!
-
Хәрәкәтле уеннар 26.07.2013

Яңгырлы көннәрдә бер дә аптырап утырмыйбыз, төрле җәнлекләр булабыз , сөенәбез, көләбез! Хәрәкәтле уен уйнап, таза булып үсәбез. Бу күңелле уеннарны кемнәр уйлап бетергән? Безнең шаян, шук икәнне, мөгаен, алар белгән?!
-
Бармак уеннары 25.07.2013

Менә безнең бармаклар, шаян алар, шук алар. Көн дә шулай куңелле итеп алар бит шаяралар. Бармаклар гел уйныйлар, уйный-уйный туймыйлар. Бармакларны уйнатып өйрәнәбез без бергә матур сүзләр сөйләргә!
-
Сәламәтлек сукмагы 22.07.2013

Бакчабызда бу җәйдэ бакча хезмәткәрләр көче белән сәламәтлек сукмагы эшләнде. Сәламәтлек сукмагы балалар өчен файдалы hәм зарур. Балалар бик зур кызыксыну белән бу сукмактан hәр көн үтәләр.
-
Балачак - уйнап-көлеп үсәр чак 19.07.2013

Җәен бигрәк рәхәт шул, уйныйбыз да, уйныйбыз. Дәү әни пәрәмәчләре комнан үзебез ясыйбыз!
-
Хәрәкәттә - бәрәкәт 15.07.2013

Саф hавада иртән иртүк гимнастика ясыйбыз, 1-2-3, 1-2-3, чүгәлибез, торабыз. Хәрәкәттә - бәрәкәт шул, без шулай көч җыябыз!








