Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, п.г.т. Балтаси, улица Ленина, дом 145 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-70 |
| E-Mail: | 1272000003@edu.tatar.ru/baltasi.mdou3@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" |
| Руководитель: | Хакимуллина Гульфама Фаильовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 105 воспитанников/105 бала |
| У нас учат: | 10 педагогов/10 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Балтасинский детский сад №3 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 3 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130
-
Курчак театры килде 16.04.2013

Әлмәт курчак театры артистлары уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына "Лесная сказка" дигән спектакль күрсәттеләр. Спектакль балаларга бик ошады.
-
Уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы 12.04.2013

Уртанчылар төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта катнашкан район социаль яклау бүлеге психологлары әти-әниләргә тест уздырдылар, шулай ук балалар белән уздырган тест нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
-
Ясле төркемендә әти-әниләр җыелышы 11.04.2013

Ясле төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы булып узды. Әти-әниләр нәниләренең ел буена нинди һөнәрләр үзләштерүе белән таныштылар. Шәфкать туташы Шәрәфетдинова Гөлсәмирә Хәсәновна балаларның туклануы, төркемнәрдә үткәрелә торган чыныктыру чаралары турында сөйләде.
-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы 10.04.2013

Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Җыелышта район социаль яклау бүлегеннән психологлар катнаштылар. Алар әти-әниләргә мәктәпкә баручы балаларның психологик әзерлеге турында сөйләделәр.
-
Рус теленнән ачык шөгыль 10.04.2013

Рус теле тәрбиячесе Гибадуллина Зилә Николаевна мәктәпкә әзерлек төркемендә "Урман җәнлекләре" темасына ачык шөгыль уздырды.
-
Балалар әкият куялар 10.04.2013

Тәрбияче Закирова Сәрия Тимербаевна җитәкчелегендә уртанчылар төркеме балалары "Шалкан" рус халык әкиятен сәхнәләштерделәр. Кечкенә булуларына карамастан, балалар рольләрне бик оста башкардылар.
-
Кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы 09.04.2013

Кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта тәрбиячеләр Нигаматуллина Г.Ф. һәм Музепова Г.А. әти-әниләргә ачык шөгыльләр күрсәттеләр.
-
Педагогик киңәшмә 04.04.2013

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны аралашу һәм телләргә өйрәтүдә яңа алымнарны гамәлгә ашыру" дигән темага чираттагы педагогик киңәшмә булып узды. Тәрбиячеләр шушы тема буенча чыгышлар ясадылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Төрле конкурсларда катнашкан тәрбиячеләргә сертификатлар, грамоталар тапшырылды.
-
Янгын куркынычсызлыгы буенча эшчәнлек 03.04.2013

Уртанчылар төркемендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү буенча ачык эшчәнлек үткәрелде. Бу чарада МЧС хезмәткәре Шайдуллин Ильшат Исхакович та катнашты. Ул балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрде.
-
Социаль яклау бүлеге белән хезмәттәшлек 01.04.2013

Балалар бакчасы районыбыздагы төрле оешмалар һәм учреждениеләр белән хезмәттәшлек итә. Бакчабызга социаль яклау бүлегеннән психологлар килеп, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына психологик тестлар уздырдылар.








