муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
| У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы башланды. 25.09.2017

Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Алар өчен дәресләрдән соң табышмак кичәсе уздырылды. Кичәдә актив катнашучылар мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
-
Олимпиадаларның мәктәп туры башланды. 25.09.2017

Мәктәптә Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының мәктәп туры башланып китте. Иртәнге линейкада укыту эшләре буенча директор урынбасары Эльмира Равилевна олипиадаларның графигы белән таныштырды һәм укучыларга уңышлар теләде.
-
Без походта. 22.09.2017

"Замана балалары" отряды сыйныф җитәкчеләре Роза Александровна белән дәресләрдән соң табигать кочагына ял итәргә чыктылар. Алар биредә учак ягып бәрәңге пешерделәр,самоварь белән чәй кайнаттылар. Тамак ялгап алганнан соң хәрәкәтле уеннар уйнадылар, фотоларга төштеләр.
-
"Тынычлык күгәрчене" акциясе узды. 21.09.2017

Мәктәп күләмендә "Тынычлык күгәрчене" акциясе узды. Укучылар таначлык символы булган ак күгәрченнәрне шарларга беркетеп күккә очырдылар һәм кукләребезнең, ил-көннәребезнең аяз булуларын теләделәр.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 19.09.2017

Мәктәптә беренче әти-әниләр җыелышы булып узды.Җыелышта 2017-2018 уку елында алда торган бурычлар турында сөйләшенде, мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре аңлатылды, әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук әлеге җыелышта район полиция бүлегенең бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Газинуровна да катнашты.
-
Татарча көрәш ярышлары башланып китте. 18.09.2017

Район күләмендә татарча көрәш буенча ярышлыр башланып китте. ООО"Арбор" призына уздырылган ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 2 урынны яулады. Шәхси беренчелектә 10 сыйныф укучылары Хабибуллин Руфил һәм Свиридов Аликлар үз авырлыкларында 1 урынны яуладылар.
-
"Милләтләр кроссы-2017" 16.09.2017

Мәктәп күләмендә "Милләтләр кроссы-2017" уздырылды. Әлеге кросста барлык укучылар һәм укытучылар катнашты, призлы урыннар яулаган укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды.
-
Татарстан Варислар берлегенә-27 яшь. 15.09.2017

"Хыял" балалар оешмасында ТВБның туган көне билгеләп үтелде.Укучыларга варислар берлеге турында презентацияләр күрсәтелде,эзтабарлар, варисларның кагыйдәләре, законнары, девизы искә тошерелде. 4 сыйныф укучылары белән вариска, 2 сыйныф укучылары белән эзтабарга керү өчен әзерлек эшләре башлап җибәрдек.
-
Мәдәният дәресе. 15.09.2017

Мәктәбебезгә мәдәният дәресе уздыру өчен авыл китапханәчеләре килде. Алар1-4 сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тараттылар һәм әлеге көндәлекне тутыру тәрбибен аңлаттылар.
-
Очрашу. 14.09.2017

Бүген мәктәбездә район полиция бүлегеннән Накипова Раушания Ленаровна булып китте. Ул, куркынычсызлык айлыгы кысаларында, 1-4 сыйныфларга әңгәмә уздырды.Ул укучыларга юл йорү кагыйдәләрен искә төшерде, терроризм, экстремизм очраклары турында,шулай ук мәктәптә, урамда, өйдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатты.










