муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
| У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Кояшкай" лагеры эшен дәвам итә 02.06.2017

Лагерьда ял белән рәттән укучыларның белемнәрен ныгыту өстендә дә эшлиләр. Бу юнәлнштә эш кызыклы уеннар аша алып барыла.
-
"Кояшкай" лагеры эшен башлап җибәрде. 01.06.2017

Бүген мәктәп янында "Кояшкай" ял лагеры үзенең эшен башлап җибәрде. Лагерьда 40 бала ял итәчәк.
-
1 июнь - балаларны яклау көне. 01.06.2017

1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан лагерьда кызыклы уеннар, рәсем конкурслары, әңгәмәләр уздырылды.
-
Без походта. 26.05.2017

һәр ел саен традицион рәвештә мәктәп күләмендә җәяүле поход оештырыла. Быел ул 26 май көнне узды. Һәр сыйныф табигать кочагында учак ягып бәрәңге пешерде, чәй кайнатты.
-
"Соңгы кыңгырау" 25.05.2017

Мәктәбебездә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме узды. Бәйрәм тантанасында җирле үзидарә башлыклары, колхоз рәисләре, лаеклы ялдагы укытучылар, әти-әниләр дә катнашты. Бәйрәмдә уку елы дәвамында спорт, сәнгать, уку өлкәсендә уңышка ирешкән укучыларга мәктәп грамоталары тапшырылды. Тантананы чыгарылыш сыйныф укучылары дәвам итте. Бәйрәм җыр-бию, эчтәлекле шигырь юллары белән үрелеп барды.Ахырдан 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады.
-
Әти-әниләр җыелышы узды. 24.05.2017

Укучыларны җәйге ялларга озату алдыннан мәктәп күләмендә әти-әниләр җыелышы уздырылды.
-
"Дуслык учагы-52" 23.05.2017

Районыбызда республикакүләм "Дуслык учагы" фестивале булып узды. Әлеге фестиваль 52нче тапкыр уздырыла. Бу бәйрәмдә мәктәбебездән 3 укучы катнашты. Алар төрле станцияләр буенча сәяхәт иттеләр, үзләренә якын дуслар таптылар.
-
"Без-варислар" 20.05.2017

"Хыял" балалар оешмасында зур бәйрәм булып узды. Әлеге тантанада 4 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителделәр. Алар зур тырышлык белән, төрле сынаулар аша яшерелгән галстукларын эзләп таптылар. Аларга галстукларны, кайчандыр пионер булган, укытучы апалары бәйләде.
-
Пионериягә-95 ел. 19.05.2017

Бүеген пионер оешмалары төзелүгә 95 ел тула. Әлеге уңайдан "Хыял" балалар оешмасында әңгәмәләр, очрашулар узды. Укучыларга пионерия тарихы, аның символикасы турында презентцияләр күрсәтелде. Очрашуга 68 еллар пионеры Нургалиева Лилия апа килде. Ул укучыларга үзенең пионер вакытлары, пионерга кабул ителү тантанасы турында сөйләде. Шулай уку укучыларга мәктәбебезнең пионер дружинасы турында да истәлекләр күрсәтелде.
-
"Детство без границ" конкурсында катнаштык. 18.05.2017

Берничә ел рәттән уздырылучы "Детство без границ" конкурсында катнаштык. Әлеге конкурсның район этабында җиңү яулаган 2 эшебез республика күләләмендә призлы урынга лаек булды. "Хыял" балалар оешмасы "Салют, Пионерия!" Һәм "Диалог поколений" конкурсларында катнашып, республикада 2 дәрәҗәле дипломга лаек булды.










