муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе».
Визитная карточка
| Адрес: | 422257, Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район, с. Янгулово, ул. Горная, д. 4 |
| Телефон: | +7(843)-683-61-25 |
| E-Mail: | jang-04@mail.ru, Sya.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Янгуловская СОШ имени Г.Г. Гарифуллина" |
| Руководитель: | Зиганшин Ильнур Ильфатович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 113 учащихся, 32 воспитанника/113 укучы, 32 бала |
| У нас учат: | 20 учителей, 4 воспитателя, 1 совместитель/20 укытучы, 4 тәрбияче, 1 совместитель |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Янгуловская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Г.Г. Гарифуллина» Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Митинг. 06.05.2017

Бөек Җиңүгә 72 тулу уңаеннан митинг узды. Әлеге митингта 5 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль монтаж куйдылар.Сугыш каһарманнарын 1 минутлык тынлык белән искә алдык.
-
"Үлемсез полк" 06.05.2017

Мәктәбебез укучылары 3 ел рәттән "Үлемсез полк" акциясендә катнашалар. 6 май көнне укучылар батырларыбызның портретларын тотып авылыбызның үзәк урамы аша уздылар.
-
"Георгий лентасы" акциясе 05.05.2017

Май аенда ел саен "Георгий лентасы" акциясе уздырыла. Быел да әлеге акция оешкан төстә узды. Укучылар бик теләп төрле формадагы ленталар тактылар. Шулай ук әлеге ленталарны тыл батырларына, бәйрәм кунакларына тагуны да оештырдык. Өлкәннәр әле бүләкне бик куанып кабул иттеләр.
-
Көрәштә-икенче! 02.05.2017

Район күләмендә Тукай исемендәге җәмгыять призына 1999 елда һәм аннан да соңрак елларда туган яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышы булып узды. Әлеге ярышта мәктәбебезнең көрәшчеләр командасы 2 урынны яулады. Молодцы!
-
Алмагачлар агарттык. 29.04.2017

Мәктәп бакчасында язгы эшләр гөрли. Шушы көннәрдә җиләк-җимеш агачларының төпләре йомшартылды, алмагачларлар агартылды.
-
Беркем дә, берни дә онытылмый. 29.04.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә мәктәп күләмендә күп кенә чаралар уза. Шундыйларның берсе-һәйкәл янын җыештыру өмәсе. Өмәдә 8нче һәм 10 сыйныф укучылары катнашты. Һәйкәл яны корган агачлардан, чүп үләннәрдән чистартылды.
-
Өмә. 28.04.2017

Мәктәбебез бердәм рәвештә өмәгә чыкты.Укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз көче белән мәктәп территориясе һәм мәктәпнең бакчасы чүп-чарлардан чистартылды.
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча бердәм ачык дәрес. 28.04.2017

Тормыш иминлеге нигезләре буенча бердәм ачык дәрес уздырылды. Әлеге дәрестә техника, юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Яңгул пожар бүлекчәсе җитәкчесе Нияз Шамилевич пожар куркынычсызлыгы кагыдәләрен искә төшереп узды.
-
"Марш парков-2017" акциясе җиңүчеләре. 26.04.2017

Мәктәбебез укучылары һәр ел саен "Марш парков" акциясендә теләп катнашалар. Бу уку елында да сыерчык оялары һәм фотографияләр конкурсында катнаштык һәм призлы урыннарыбыз да бар. Район күләмендә иң матур сыерчык оялары ясап, Салихов Илфар һәм Гарипова Әдиләләр җиңүчеләр булдылар. Ә Мардян Ренат фотографияләр конкурсында җиңү яулады. Алар грамоталар һәм йомшак уенчыклар белән бүләкләнделәр.
-
"Ак күңелле килә каласы..." 22.04.2017

Уку елы тәмамланырга санаулы гына көннәр калып бара. Уку елы ахырында мәктәбебез, традицион рәвештә, ел саен отчет концертлары куя. Концертның быелгысы "Ак күңелле килә каласы..." исеме астында узды. Сәхнәгә иң яхшы дип табылган номерлар гына чыкты..Концертта укучылар белән беррәттән укытучылар да катнашты. Күмәк биюләр, дәртле җырлар тамашачылар күңеленә хуш килде. Концерт алдыннан кул эшләреннән,пешкән ризыклардан ярминкә оештырылды.










