Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
| Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
| Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
| E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru / tatdmbug@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
| Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 6 воспитанников д/с |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Фестиваль ГТО 24.09.2016

-
ЕДИНЫЙ ДЕНЬ КУЛЬТУРЫ 19.09.2016

ЕДИНЫЙ ДЕНЬ КУЛЬТУРЫ. Отчет о проведении с вручением ДНЕВНИКОВ: в начальных классах 20 учеников, всем вручены культурные дневники в торжественной обстановке.
- Белем көненә багышланган тантаналы линейка 01.09.2016
-
Уку елына йомгак ясау тантанасы 01.06.2016

31нче майда, мәктәптә 2015-2016 уку елынның тәмамлануына багышланган тантаналы чара үтте. Ел дәвамында укуда ирешкән уңышларга йомгак ясалды. Мәктәп директоры Ибраева И.Ә. ел буена гел яхшы билгеләренә генә укучы балаларга мактау грамоталары тапшырды. Аеруча актив укучыларның ата-аналарына рәхмәт хатлары җибәрелде. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга җәйге каникулларда хезмәтне саклау инструкцияләре үткәрделәр. Мәктәп укучыларының көтеп алган яллары башланды. Исән- имин яллар сезгә укучылар!
-
Җиңүчеләрне котлау 24.05.2016

23 нче май Казан шәһәрендә, 2016 нчы елда Республика һәм Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призлы урыннар алучыларны котлау тантанасы узды.Безнең мәктәптән бу чарада республика олимпиадасында татар теленнән җиңүче һәм татар әдәбиятыннан 3нче урынга лаек булган, 7нче сыйныф укучысы Валиахметова Динара һәм аны олимпиадага әзерләүче татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галлямова Сәрия Мәкатдис кызы катнаштылар. Афәрин Сезгә!
-
Татарстан Варислары сафына кабул итү 20.05.2016

Пионер туган көненә туры китереп, 5-8 сыйныф укучыларын,Татарстан балалар оешмасы сафларына кабул иттек. Бу тантаналы чара бик файдалы һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар(ветеран укытучы- Зайнуллина Халидә апа һәм Рахматуллина Роза апа) пионерия тарихы турында бик мавыктыргыч чыгыш ясадылар. Соңыннан балалар өчен кече Сабан Туе оештырылган иде. Балалар һәм укытучылар бик күңелле ял иттеләр. Мәктәп администрациясе исеменнән чараны оештыручы педагог-организатор Минникаева Л.Н. га бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Балаларны яклау көне 11.05.2016

29 -апрель көнне безнең мәктәп балаларны яклау көнен үткәрде. Бу көн кысаларында "Кеше һәм табигать" дип аталган, китаплар күргәзмәмсе оештырылды. "Мин-Ватан сакчысы" исеме астында хәрби-спорт эстафетасы үтте.
-
Үлемсез Полк 09.05.2016

Россия күләмендә, Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган, "Үлемсез Полк" акциясе игълан ителгән иде. Бу чарада безнең мәктәптә читтә калмады. Барлык укучылар һәм укытучылар Бөек Ватан сугышында, туган иле өчен башларын салган туганнарының фото сурәтләрен, я исемнәре язылган плакатлар күтәреп авыл уртасында урнашкан обелиск янына бардык. Укучылар 9-май бәйрәменә карата концерт номерлары күрсәттеләр. Сугышта катнашкан авылдашларны бер минут тынлык белән искә алдык.
-
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган фестиваль 05.05.2016

Бөгелмә шәһәренең 14 нче гимназиясендә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган муниципаль фестиваль үтте. Безнең мәктәп укучылары бу чарада бик актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.Рәсем бәйгесендә 1нче сыйныф укучысы Мирзаянова Айгөл-1 урын, 7 нче сыйныф укучысы Журавлев Роман-2 урын алдылар.Нәфис сүз бәйгесендә 4 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Раиль-1 нче урын, Вакульчик Виктория -3 нче урынга ия булдылар. Биючеләр арасында 2 нче сыйныф укучысы Файзуллина Ләйлә 1-урын, җыр башкаручылар арасында 6 нчы сыйныф укучысы Исаева Александрия 3-урынга лаек булдырлар. 8 нче сыйныф укучылары Закиров Леназ һәм Ахметов Рунар гамәли сәнгать бәйгесендә 1-урын алып кайттылар. Барлык фестивальдә катнашкан укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, исәнлек,укуда һәм тормышларында тагын да зур уңышлар телибез. Рәхмәт сезгә!
-
Иммунопрофилактика 04.05.2016

дата
Мероприятия
Количество участников
взрослых/детей
Выступающие и приглашенные
25.04.2016
Единый урок «Вакцинопрофилактика»
10/34
Учитель биологии Ибраева И.А.
26.04.2016
Встреча с фельдшером Тат.Дымским ФАП
10/34
Фельдшер ФАП Султанова Г.И.
28.04.2016
Конкурс рисунков «Здоровье в наших руках»
0/18
Педагог – организатор Минникаева Л.Н.










