Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
| Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
| Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
| E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru / tatdmbug@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
| Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 6 воспитанников д/с |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасын ачу 20.04.2015

"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы- яхшы эшләр эстафетасы" атналыгын ачып җибәрдек. Укучыларны атналык эш планы белән таныштырдык. Логотиплар конкурсы уздырылды.
-
Язгы өмәләр башланды! 18.04.2015

Тирә- якны җыештыру буенча язгы ике айлык башланды. Шушы айлыклар кысаларында 18-апрель көнне безнең мәктәп укучылары , укытучылары һәм техник хезмәткәрләре мәктәп тирәсен калган кардан, иске үләннәрдән һәм чүп-чардан арындырдылар. Мәктәп яны матураеп чистарып калды.
-
Шакиров Илнарны котлыйбыз! 17.04.2015

"Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә, "Өметле киләчәк" номинациясе дипломы белән бүләкләнде.
-
4нче сыйныфларда тестлар 15.04.2015

4 нче сыйныфта ФГОС буенча белем сыйфатын тикшерү максатыннан бөтенроссия күләмендә уздырылган мониторингта безнең мәктәп укучылары да катнаштылар. Бу эшне безнең мәктәп балаларның индивидуаль үзенчәлекләрен өйрәнү белән башлап җибәрде.15 апрельдән балаларның уку грамоталылыгын тикшерү, проект төзү эшчәнлеге буенча метапредмет биремнәр үтәделәр.
-
КВН 07.03.2015

Безнең мәктәптә 23- февраль һәм 8- март бәйрәмнәренә багышланган КВН үткәрелде. Уенда 5-9 сыйныф укучылары катнаштылар. КВНны педагог -оештыручы Минникаева Л.Н. әзерләде һәм уздырды. Уен бик эчтәлекле һәм кызыклы булды. Җиңүче командага бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм белән котлап 06.03.2015

2,4 сыйныф укучылары 8-март бәйрәме уңаеннан "Әнием-Алтыным" дип аталган кичә оештырдылар.Сыйныф җитәкчесе Шайсултанова Л.А. бәйрәмне мәктәп күләмендә үткәрде. Укучыларның әниләре һәм укытучылар кунаклар итеп чакырылганнар иде.Балалар Әниләренә багышлап монтаж һәм концерт номерлары күрсәттеләр.Әниләренә һәм укытучыларга үз куллары белән әзерләнгән бүләкләр тапшырдылар. Соңыннан бергәләшеп чәй эчтеләр. Бәйрәм барлык катнашучыларга да ошады.
-
Очрашу 04.03.2015

Бүген безнең мәктәптә, Бөгелмә шәһәренең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эш комиссиясе вәкилләре белән очрашу булды. 5-9 нчы сыйныф укучылары, чыгыш ясаучыларны бик игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
Чаңгы буенча ГТО нормаларын тапшыру 27.02.2015

Безнең мәктәп укучылары, чаңгы спорты буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.Балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
1 км-га. кызлар арасында 4нче сыйныф укучысы Муллагалиева Самира, малайлар арасында 3нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Раиль.
2км-га. Кызлар арасында 6нчы сыйныф укучысы Валиахметова Динара, малайлар арасында Гафиятуллин Владислав.
3км. кызлар арасында 9 нчы сыйныф укучысы Маннапова Ләйсән, малайлар арасында Закиров Леназ бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барлык укучыларны да ГТО нормаларын тапшырулары белән котлыйбыз.
-
Сәхнәләштерелгән җыр конкурсы 21.02.2015

21нче февраль көнне, 1-9 сыйныф укучылары арасында, Ватан Сакчылары көненә багышланган сәхнәләштерелгән җыр конкурсы үтте. Һәр сыйныф үзе сайлаган патриотик җырны сәхнәләштереп күрсәтте. Беренче урынны "Зәңгәр яулык" җыры белән 9-сыйныф укучылары яуладылар.
-
Ватан Сакчылары көне 20.02.2015

Безнең мәктәптә Ватан Сакчылары көненә багышланган кичә үтте. Кичәгә Совет армиясе сафларында төрле елларда хезмәт иткән армия ветераннары килделәр.Очрашу бик эчтәлекле булды, кунакларга һәм балаларга кичә бик ошады.










