Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
| Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
| Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
| E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru / tatdmbug@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
| Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 6 воспитанников д/с |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Леназны котлыйбыз! 12.12.2015

11 нче декабрь көнне, Чаллы шәһәренең "Гали Акыш исемендәге 84 нче номерлы лицей- интернат"ында Республикакүләм фәнни - гамәли конференция булып узды. Ул Россиядә Әдәбият елына багышланган һәм "Яшьләр фәнни эзләнүдә" дип аталган иде. Бу зур чарада безнең мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Закиров Леназ катнашты. Үзенең эше белән чыгыш ясап, лауреат исеменә лаек булды. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм җиңүләрнең олысын теләп калабыз.
-
Китапханә дәресе (Коррупциягә каршы көрәш) 30.11.2015

-
Халыклар Бердәмлеге көне 03.11.2015

Бүген безнең мәктәптә Халыклар Бердәмлеге Көненә багышланган чара үткәрелде. Мәктәпнең оештыручы укытучы-Миннекаева Л.Н. һәм укыту эше буенча директор урынбасары Субханова И.А. 5 -7 сыйныф укучылары белән әзерләнгән бәйрәм тарихына багышланган чыгышларын күрсәттеләр. Призентация һәм чыгышлар балаларга бик кызыклы һәм анлаешлы булды.
-
Мәдәният көне 21.10.2015

21 нче октябрьдә, безнең мәктәптә Мәдәният Көнен ачу тантанасы булды. Авыл китапхәнәсе мөдире Камалиева З.Ө. һәм мәктәп директоры Ибраева И.Ә. кереш сүзләреннән соң, башлангыч сыйныф укучылары катнашында концерт күрсәтелде. Соңыннан барлык башлангыч сыйныф укучыларына Мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
-
Котлыйбыз 20.10.2015

4нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Раильне Республика күләмендә үткәрелгән Сара Садыйкова исемендәге "Калфаклы сандугач -2015" бәйгесенең муниципаль турында 1нче урын алуы белән котлыйбыз. Афәрин Раиль!
-
Рәсемнәр конкурсы җиңүчеләре 20.10.2015

"Куркынычсызлык айлыгы" кысаларында мәктәп күләмендә уздырылган рәсемнәр конкурсы җиңүчеләрен котлыйбыз!
-
Өлкәннәр Көне 30.09.2015

Өлкәннәр көне- көзнең матур бер бәйрәме. Безнең мәктәптә бу көнне, ветераннар белән очрашу традициягә әйләнде дисәк тә була. Ветераннарны кунакка чакырабыз, аларга укучылар концерт күрсәтәләр, чәй табыны артында мәктәптә эшләгән вакытларын сагынып сөйләшәләр. Бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтләр әйтеп таралышалар.
-
"Праздник трезвости" 21.09.2015

-
"Сделаем вместе!" 08.09.2015

Бүген безнең мәктәптә экологик дәрес үткәрелде. Бу акция, үсеп килүче буынга, табигатьне саклау кирәклеген аңлату максаты белән оештырылды. Укучылар, биология укытучысы И.Ә. Ибраева белән әңгәмә рәвешендә, Җир йөзендәге үзгәрешләргә кешенең йогынтысы турында сөйләштеләр. Планетаны ничек сакларга, аны ничек итеп һәлакәттән коткарып калырга? кебек сорауларга җавап бирергә тырыштылар.
-
Белем бәйрәме 01.09.2015

Барлык укучыларыбызны һәм аларның әти-әниләрен яңа 2015-2016 уку елы башлану белән котлыйбыз! Илебезгә тынычлык, гаиләләребезгә татулык, барыбызга да сәламәтлек телибез. Мәктәп һәм ата-аналар бердәм булып, Балаларга укуда һәм тәрбия бирүдә зур уңышлар телибез.










