Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/
Визитная карточка
| Адрес: | 423213, Бугульминский район, с. Татарская Дымская, ул. Ворошилова, д. 1А |
| Телефон: | +7(855)-945-93-42 |
| E-Mail: | Stdm.Bug@tatar.ru / tatdmbug@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Татарская Дымская ООШ |
| Руководитель: | Зайнуллина Виктория Анатольевна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 42 ученика, 6 воспитанников д/с |
| У нас учат: | 10 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Татарская Дымская основная общеобразовательная школа Бугульминского муниципального района Республики Татарстан / МБГБУ Татар Димскәе төп белем бирү мәктәбе/ - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Һәркөн яхшылык кыл 01.04.2016

1нче апрельдән безнең мәктәп "Һәркөн яхшылык кыл" акциясе айлыгы кысаларында эшен башлап җибәрде.
- Ата- аналар өчен сораулар 23.03.2016
-
Ягез әле кызлар! 10.03.2016

-
Муса Җәлилнең тууына110 ел тулуга багышланган конференция 29.02.2016

Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм бәйгенең муниципаль турында безнең мәктәптән 4нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Раиль катнашты һәм 3нче урын яулалы( укытучысы Файзуллина Л.Җ.) Раильне котлыйбыз киләчәктә тагында зур уңышлар телибез..
-
Ягез әле егетләр! 23.02.2016

-
Ватан Сакчылары көненә багышланган чаңгы ярышы 19.02.2016

Бүген, балаларга патриотик тәрбия бирү атналыгы кысаларында, Ватан Сакчылары көненә багышланган чаңгы ярышы үтте. Ярышларны физкультура укытучысы Минникаева Л.Н. мәктәп күләмендә оештырды. Барлык укучылар да бик теләп катнаштылар һәм бөтенесе дә ГТО нормаларын үтәделәр.Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән укучылар: 1км-га Муллагалиева С.-5 кл.; 2км-га Давлетбаева Д. 5 кл, Кадыров Д.- 5кл., 3км-га Валиахметова Д.- 7 кл., Закиров Л.-8 кл. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Муса Җәлилнең тууына110 ел тулуга багышланган конференция 18.02.2016

Гилязова Алина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галлямова С.М. җитәкчелегендә,18 нче февраль көнне Сарман районы Җәлил поселыгына конференциягә бардылар. Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә Татарстанның барлык районнары да катнашкан.Шулар арасында безнең 6нчы сыйныф укучыбыз Алина үзенең эше белән 2нче урын алган. Алинага һәм Сәрия Мөкәтдис кызына мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Олимпиадада Җиңүчене данлау 17.02.2016

Мәктәбебез буген үзенең республика күләм олимпиадада җиңүче укучысын каршылады. 7 сыйныф укучысы ВАЛИАХМЕТОВА ДИНАРА татар теленнән җиңүче, ә татар әдәбиятыннан призер булып районыбыз данын яклап кайтты. Динарага сәламәтлек, уңышлар киләчәктә дә белем алу теләге һәм дәрте сүнмәсен, тагыда зурырак җиңүләр телибез.Мәктәп администрациясе исеменнән Динарага һәм аны олимпиадага әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галлямова С.М., аларның гаиләләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Фәнни- гамәли конференция 16.02.2016

Бөгелмәдә Фәнни- гамәли конференциядә катнашу безнең мәктәпмең матур традициясенә әйләнде. Соңгы елларда безнең мәктәп укучылары гел алдынгы урыннарны алып кайталар. Бу ел да безнең укучылар өчен уңышлы булды. 8 нче сыйныф укучылары Закиров Л.Э. һәм Әхмәтов Р.Р. татар филологиясе секциясендә җиңүчеләр булдылар. Языкознание секциясендә Салимзянова А.Ф.һәм туган якны өйрәнү секциясендә Набиуллина Ф.М. үз эшләре белән катнаштылар. Конференциядә урын алган һәм катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга, мәктәп администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә сынатмагыз!
-
Үлемем дә яңгырар җыр булып! 15.02.2016

15 нче февральдә, шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое-Муса Җәлилнең 110 еллык юбелеена багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды.Чара мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган иде. Муса Җәлилнең тормышы турында бик кызыклы һәм шул ук вакытта тетерәндергеч итеп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галлямова С.М. сөйләде. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар. Авыл китапханәсе мөдире Камалиева З.Ө. аның иҗаты белән таныштырды, китапларыннан күргәзмә дә оештырды . Шигырь сөйләүче укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.










