Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | Ragida03@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
1 сентябрь -Белем көне. 01.09.2022

Белем көне белән, дустым,
Омтыл һәр көн белемгә!
Җиһанның бар төсмерләре
Чагыла уку-гыйлемдә! -
Туган көнең белән, Татарстан 29.08.2022

29 август көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Татарстан Республикасы көненә багышланган «Туган илем минем - Татарстан» дигән чара үткәрелде.Балаларны республикабызның төп символлары - флаг, герб белән таныштырдык. Ватан турында шигырьләр укыдык, табышмакларга җаваплар бирдек, дуслык турында җырлар тыңладык, төрле уеннар уйнадык.
Дуслык һәм үзара аңлашу, һәркем турында кайгырту, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт - болар барысы да күпмилләтле республикада тынычлыкны саклауга ярдәм итә. -
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне 22.08.2022

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан безнең балалар бакчасында төрле чаралар үткәрелде: балалар флагтагы hәр төснең мәгънәсе белән таныштылар, флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырга өйрәнделәр, зур кызыксыну белән Россия флагын ясадылар.
Дәүләт флагына ихтирамлы караш, Ватаныбыз өчен һәрвакыт горурланып яшәүне чагылдыра! Россия Федерациясе Дәүләт флагы горур җилфердәсен! -
Хәрби-Диңгез флоты көне 29.07.2022

Лашман “Ләйсән” балалар бакчасы ММББУ да 29 июль көнне Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган тематик чаралар узды. Педагоглар балаларга "флот", "безозырка", "тельняшка", "мундир", "матрос", "боцман", "мачта", "азык", "штурвал" һ.б. кебек яңа сүзләрне ачарга тырыштылар. Балалар хәрби корабларның төрләре белән таныштылар, презентацияләр карадылар, рәсемнәр ясадылар, тәрбиячеләр балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, китаплар укыдылар, мультфильмнар карадылар.
Безнең чаралар балаларда патриотизм, үз илебез өчен горурлык, үз тормышларын диңгез белән бәйләгән батыр кешеләр өчен горурлык хисе тәрбияли дип ышанабыз. -
8 июль- Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне". 08.07.2022

Минем бүген бер теләгем -
Гаиләмнең бердәмлеге.
Бердәм гаилә, тату гаилә -
Милләтнең күркәмлеге. -
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2022

Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
-
12 июнь-Россия көне 13.06.2022

12 июнь - Россия көне тагын да патриотик төс ала һәм илебезнең хәзергесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символына әверелә.балалар бакчасында Россия көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелде."Безнең Ватаныбыз - Россия" дигән темага әңгәмә,"флаг","герб","гимн"төшенчәләре белән таныштылар,"Россия флагы"дигән темага рәсем Һәм аппликацияләр ясадылар
-
1 июнь- Балаларны яклау көне. 01.06.2022

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек,
Үзе бәйрәм - балачак!
Балачакның шат җырлары
Мәңге истә калачак.
-
Сау бул бакча,исәнме,мәктәп. 27.05.2022

Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
-
Чик сакчылары көне 26.05.2022

Чик сакчысы сакта тора,
Яшь балалар уйнасын дип.
Кайгы-хәсрәт, күз яшьләре
Безнең илдә булмасын дип.









