Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | Ragida03@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Әниләр көне белән! 28.11.2022

Котлы булсын, әни бәйрәмең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә, игелеге кайтсын
Син үстергән һәрбер баланың. -
4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне 03.11.2022

Халык бердәмлеге көне – ул балалар кечкенәдән белеп үсәргә тиеш көн. Бу бәйрәм, кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны искә төшереп кенә калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарына берләшүнең мөһимлеген искә төшерергә дә чакыра. Балалар бакчасында бу бәйрәмгә багышланган төрле чаралар узды.Төрле чаралар барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын, Ватаныбызның ничек зур һәм матур икәнен, аның тарихы вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.
-
Табигатьтәге үзгәрешләр 02.11.2022

Кышкы күренешләр, табигатьтә булган үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, кыш билгеләрен искә төшерү, аларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру, кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү максатыннан саф һавада булу
-
Көз бәйрәме 20.10.2022

Ә бүген безгә кунакка
Көз кызы үзе килде,
Аның белән бәйрәмебез
Шундый күңелле үтте. -
А.Алишның "Куян кызы" әкияте 18.10.2022

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, театраль осталыкларын, эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү өстендә эш алып бару, балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек сыйфатлар булдыруны дәвам итү максатыннан чыгып кечкенә артистларыбыз А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштереп бәйгегә җибәрде.
-
Янгынга каршы эвакуация 03.10.2022

Үзеңә һәм башкалар тормышына карата җаваплылык хисе тәрбияләү максатыннан бүген безнең “Ләйсән” балалар бакчасында махсус янгынга каршы эвакуация буенча өйрәнү күнегүләре узды. Балалар бакчасында эшләүчеләр һәм балалар янгынга каршы практик белемнәрен күрсәттеләр. Янгын турында хәбәр сигналыннан соң, мәктәпкәчә учреждениенең барлык хезмәткәрләре дә, балалар да оешкан рәвештә бинадан чыктылар.Эвакуация тиз узды – 3 минут эчендә балалар парковка мәйданында җыелып тәрбиячеләре белән бергә басып тордылар. Балалар белән алдан ук янгын булганда саклану чаралары турында әңгәмә үткәрелде.
-
1 октябрь -Өлкәннәр көне 30.09.2022

Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел
Бүген өлкәннәр бәйрәме
Шуңа шатлана күңел
Гел яхшыга өйрәтәсез
Тыңлыйбыз сезнең сүзне
Һәр эштә үрнәк сез безгә
Хөрмәт итәбез сезне. -
Саулык - зур байлык 26.09.2022

“Бала аң эшчәнлегенә һәм тирән фикерләү сәләтенә ия булсын өчен, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк: ул йөгерсен, сикерсен, көч түксен-һәрвакыт хәрәкәттә булсын”
Ж.Ж.Руссо. -
А.Алиш әкиятләренә сәяхәт 15.09.2022

Балалар язучысы А. Алишның әсәрләренә кызыксыну уяту һәм балаларда сәламәтлекне саклау, ныгыту кебек яхшы сыйфатларга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан без дә бергәләшеп “Әкиятләр иле”н гизеп кайттык Абдулла Алиш балаларны бик яраткан, алар өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Алар мавыктыргыч, тирән мәгънәле, җыйнак, музыкаль яңгырашлы. Аны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр да– әкиятләр.
-
11 сентябрь -Танкистлар көне 12.09.2022

11 нче сентябрь көнне илебездә танкистлар көнен билгеләп үттеләр. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, бәйләнешле сөйләм үстерү, балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту, әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан балалар бакчасында танкистлар турында белемнәр тирәнәйтелде.
Халкыбыз тыныч яшәсен өчен, хәрбиләр, җирдән күктән һәм диңгездән безне гел саклап торалар икән. Безнең шундый батыр, кыю сакчыларыбыз булганда без тыныч яши алабыз.
Бәйрәм белән!!!









