Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | Ragida03@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Год педагога и наставника 31.12.2023

2023 год Указом Президента России Владимира Путина объявлен Годом педагога и наставника. Миссия Года - признание особого статуса педагогических работников, в том числе выполняющих наставническую деятельность. Мероприятия Года педагога и наставника будут направлены на повышение престижа профессии учителя.
-
Хуш киләсең,Яңа ел! 29.12.2023

Яңа 2024 ел белән!
Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыларбыз.
Чыршы тирәли уйнап,
Җырлап күңел ачарбыз. -
Яңа ел тәрәзәләре. 14.12.2023

Безнең балалар бакчасы да сихри матурлыкка күмелде.
-
Россия Конституциясе көне. 12.12.2023

12 декабрь - РФ Конституциясе көнен бәйрәм итү кысаларында «Ләйсән» балалар бакчасында "Ватан нидән башлана?" дип аталган темага әңгәмә алып барылды. Балалар Конституция дәүләтнең төп законы, анда кагыйдәләр язылган булуын, Россия халкының шушы кагыйдәләр нигезендә яшәвен белделәр.
-
Безгә Яңа ел килә! 08.12.2023

2023 нче елның соңгы көннәре дә якынлашып килә.Балалар зарыгып Кыш бабайны, аның бүләкләрен көтә.Үзләре дә бәйрәмгә шигырь,җыр биюләр өйрәнәләр.
Без көттек бик күптән,
Яңа ел килә дип,
Сиңа сөйләргә дип
Шигырьләр өйрәндек.
-
Без бертөрле 04.12.2023

Һәр ел декабрьнең аенда республика,район күләм инвалидлар ун көнлеге үтә. Безнең балалар бакчасында ел саен инвалидларга карата ихтирамлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәт булдыру максатыннан төрле чаралар үткәрелә. Балалар белән төрле темаларга әңгәмәләр, матур әдәбият әсәрләре укыла, сюжетлы-рольле уеннар уйнала. Ә бүген без бу җир йөзендә без бер хокуклы булуыбызны дәлилләдек, “дуслык” сүзенең мәгънәсен ачыкладык.
-
Татарстан флагы көне 29.11.2023

Шундый матур яшел төсе,
Ул кызылы, ул агы.
Жилферди Казан өстендә
Безнең дәүләт флагы.
Татарстан флагы нинди төсләрдән тора? Өстә - яшел, аста – кызыл, ә уртада – ак төс сүрәтләнгән. Яшел төс – табигатьне, яшьлекне, ак төс – чисталыкны, намусны,татулыкны, кызыл төс – кояш төсе, батырлык төсе. .
-
Әниләр көне белән! 24.11.2023

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә Әниләр көне билгеләп үтелә.
Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр!
Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә иң изге теләкләр телибез. -
Юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне 17.11.2023

Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә . 17 ноябрьдә безнең балалар бакчасында массакүләм игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән чара үтте. Юлларда үлүчеләр санын киметү өчен ашыгыч рәвештә гамәли чаралар күрү кирәклеге турында тематик әңгәмәләр үткәрелде. Тәрбияләнүчеләрнең игътибарына, йөртүчеләрнең юлда игътибарлы булып,кешеләрнең гомерен саклап калу өчен юл кагыйдәләрен һәм тизлекне дөрес сайлап йөрергә кирәклеге әйтелде.Юл билгеләре буенча белемнәрне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытып төрле уеннар үткәрелде.
-
Сак булыгыз- грипп! 09.11.2023

Балаларда гриппны профилактикалау мөһим һәм мәҗбүри сезонлы чара, аның ярдәмендә сез балаларыгызның сәламәтлеген куркыныч вирустан саклый алачаксыз.









