Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | Ragida03@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Гаилә бәйрәме 29.02.2024

29 февраль көнне балалар бакчасында Гаилә бәйрәме узды.Кичәдә биш гаилә: Айсылу һәм Айрат Гатиннар балалары Рахим һәм Таңсылу белән, Салават һәм Гөлнара Газизовлар уллары Мөхәммәд белән, Сөмия һәм Рәис Зуфаровлар кызлары Азалия белән, Чистайдан кайткан хөрмәтле кунакларыбыз Зөлфия һәм Илдар Зиганшиннар оныклары Мөхәммәт һәм Әмилә белән,Сәрия һәм Рәмис Байкеевлар уллары Даян белән көч сынашты. Алар үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын, талантларын күрсәтте. Балалар бакчасына йөрүче балалар әти-әниләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк итте. Бәйрәм кызыклы уеннар белән үрелеп барып, әти-әниләрнең һәм балаларның кәефләрен күтәрде. "Безнен гаилә – тату гаилә" бәйгесенә бәйрәм азагында йомгак ясалды. "Иң күркәм гаилә" титулын Гатиннар алды, "Иң тырыш гаилә " булып Зуфаровлар, "Иң тыйнак,гаилә" дип Байкеевлар,"Иң тапкыр гаилә" булып Зиганшиннар, "Иң шаян гаилә" Газизовлар танылды, алар Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Бәйрәм "Күңелле балачак" җыры белән тәмамланды.
-
Городец бизәге 26.02.2024

“Городец бизәкләре белән танышу", рәсем ясау. Балаларны Городец бизәкләре тарихы белән, бизәкләрне нәкышләү (роспись) юнәлешендә эшләү күнекмәләре булдыру, городец картинасының характеристик үзенчәлекләре белән таныштыру, үрнәк элементлары турында күзаллау формалаштыру, сәнгатькә кызыксыну үстерү, халык иҗаты предметларына соклану уяту, Ватан тарихына һәм милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү.
-
Ягез әле, егетләр! 22.02.2024

Хәрби - патриотик айлык кысаларында, балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү максатыннан балалар бакчасында “Ягез әле, егетләр!” хәрби-спорт бәйгесе үткәрелде. Тәрбияләнүчеләр ике командага бүленеп, көч, белем, җитезлек, иҗадилыкта, зирәклек-тапкырлыкта көч сынаштылар. Командаларга кызыклы да, спорт белән бәйле дә бәйгеләр бирелде. Егетләр бу ярышта бигрәк тә сынатмаска тырыштылар. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм үсеп килүче буынга физик күнегүләр кирәклеген аңлату эше буларак та мөһим иде.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2024

23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе - Ватанны саклаучылар көнен билгелҽп үтә. Ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре - туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге күз белән караганда тар гына тоелган сезнең җилкәләрегезгә салынган.
Бүген бәйрәм көнендә
Әтиләрне котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек,
Һәммәгезгә телибез
Булачак егетләребезне дә бәйрәм белән! -
Халыкара Туган тел көне 21.02.2024

21 нче февраль- Халыкара Туган тел көне. Шул уңайдан балалар бакчасында балалар катнашында чаралар узды. Төп максат - Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән тыныштыру, аларның күп төрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече вакыттан үк өйрәнүгә кызыксыну уяту, күпмилләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә талерантлык хисе тәрбияләү.
Балалар Туган тел көне бәйрәменең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, туган телгә багышланган татар, рус шигырьләре тыңладылар, татар халык язучыларының шигырьләрен сөйләделәр, татар халкы турында әңгәмә кордылар, аларның аш-сулары, гореф-гадәтләре искә төшерделәр. Туган телне сакларга, әти-әниләр белән туган телдә сөйләшергә кирәклеген азсызыкладылар, Татар халкының гимны булган «Туган тел» җыры белән тәмамландылар. -
Герой - шагыйрь Муса Җәлил 15.02.2024

15нче февраль көнне, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Муса Җәлил – татар халкының бөек шагыйре, герой шәхес, Советлар Союзы Герое. Ул - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь. Без аның иҗаты белән балалар бакчасында ук таныша башлыйбыз. Шагыйрьнен туган көне алдыннан бакчабызда атна дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Балалар Муса Җәлилнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, презентация карадылар, шагыйрьнең әсәрләрен бик теләп укыдылар. Бигрәк тә, “Әтәч”, “Карак песи”, “Ишек төбендә”, “Куян”, “Күке”, “Маэмай”, “Сәгать”, “Кызыл ромашка” шигырьләрен яраттык. Балалар белән ватанпарвәр шагыйребезнең шигырьләрен укып, җырларын җырлап, өйрәнгән уеннарын ял вакытыбызда уйнап, үзебездә уңай, яхшы сыйфатлар тәрбиялик, Ватаныбызның чын уллары булып үсик. Татарлар гына түгел,бөтен илебез халкы да Җәлилнең батырлыгы белән горурлана. Аның шигырьләре,шигырьләренә язган жырлары мәңге яшәр!
-
Мәхәббәт һәм дуслык бәйрәме! 14.02.2024

14 нче февраль – Изге Вәли көне. Мәхәббәт һәм дуслык бәйрәме!
Изге Вәли көне балалар бакчасында - мәҗбүри бәйрәм түгел. Әмма бу балалар белән дуслык, иптәшлек, мәхәббәт турында сөйләшергә бик яхшы мөмкинлек. Тәрбия максатларын исәпләмичә Изге Вәли көне балалар бакчасында, башка илләр халкының мәдәниятен һәм традицияләрен мәгълүматларын киңәйтү өчен дә үткәрелә. Безнең балалар бакчасында тәрбияче балалар белән бергә иң якын һәм яраткан кешеләренә бүләк әзерләделәр. -
Семинар 30.01.2024

"Ләйсән" балалар бакчасында Чирмешән муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләренең " Федераль белем бирү программасын балалар бакчаларында гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итү”. " дигән темага район семинары үтте
-
27 гыйнвар-Ленинград блокадасын өзү көне 26.01.2024

26 гыйнвар көнне «Ләйсән» балалар бакчасында Ленинград блокадасын өзүгә багышланган әңгәмә узды, презентация каралды. Әлеге чараларның максаты: балаларның Ленинград халкының батырлыгы турында күзаллауларын киңәйтү, патриотизм хисе һәм кичерә белү.
-
Кышлаучы кошлар көне 15.01.2024

15 нче гыйнварда кышлаучы кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты- кышкы суыкларда кошларны ашатырга җим куярга кирәклеген искә төшерү. Төбәгебездә яшәүче кошларга салкын кыш көннәрендә бик кыенга туры килә. Кыш айларында канатлы дусларыбызга, без, кешеләр, ярдәмгә киләбез.
Балалар бакчасыннан ук балалар кышлаучы кошларны танырга, аларның тормышы белән кызыксынарга өйрәнәләр.
Бүген дә кошлар турында шигырьләр, әкиятләр укыдык, табышмаклар әйттек, уйнадык һәм кышкы кошларга сокландык.
Канатлы дусларыбызны кышлаучы кошлар көнендә генә түгел, һәрвакыт сакларга кирәк.
Кошлар - табигать сакчылары!









