Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | Ragida03@bk.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 20 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Белемлелек көне 12.09.2023

Белемлелек кешенең шәхес буларак формалашуында мөһим роль уйный. Балалар бакчасында, мәктәптә алган белемнәр тормышыбызны үзгәртә. Балалар бакчасында да сентябрь аенда үткәрелгән белемлелек көне турында мәгълүмат бирелде, уеннар уйналды, Мондый чаралар үткәрү балаларда туган телгә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга, характерның әхлакый сыйфатларын, сөйләмне, хәтерне, фикерләүне үстерүгә; патриотизм, толерантлык мәсьәләләрендә тәрбия бурычларын тормышка ашыруга ярдәм итә.
-
Танкчылар көне 11.09.2023

Сентябрьнең икенче якшәмбесендә Россиядә танкчылар бәйрәме билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм безнең балалар бакчасында да гадәттәгечә билгеләп үтелде: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотлык, рухилык тәрбияләү - безнең балалар бакчасы алдында торган иң мөһим бурычларның берсе.
Шушы бәйрәм белән без,
Танкистларны котлыйбыз.
Шатлык, бәхет, сәламәтлек
Һәммәсенә телибез. -
1 сентябрь -Белем көне. 01.09.2023

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге тәрбия бирү өлкәсендә эшләүче апалар, сезне Белем көне белән котлыйбыз!Балалар барысы да акыллы, тәртипле булсын, бакчадагы көннәр күңелле үтсен. Хәерле сәгатьтә!
-
30 нчы август- Татарстан Республикасы көне 29.08.2023

30 нчы август Татарстан Республикасы көне уңаеннан балалар бакчасында балалар белән дәүләт символикалары, башкалабыз, туган җиребез турында әңгәмә үткәрдек, төрле өстәл уеннар уйнадык белгәннәребезне ныгыттык.
-
Россия Дәүләт флагы көне 22.08.2023

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Балаларга әләмдәге һәр төснең мәгънәсе аңлатылды, әңгәмә үткәрелде. “Россия флагы- горурлыгыбыз” дигән квест-уен оештырылды. Алар төрле биремнәрне үтәделәр. Балаларга уен бик ошады. Алар флагларны танырга, дәүләт символикаларын аерырыга өйрәнделәр. Нәкъ менә үз илеңнең дәүләт символларына ихтирам белән бергә һәркайсыбызның гражданлык һәм патриотик үзаңы формалаша, Ватанны ярату хисе тәрбияләнә.
-
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне 22.06.2023

Ватанны фашистлардан азат итү өчен сәламәтлекләрен һәм гомерләрен биргән кешеләрнең ныклыгы һәм батырлыгы турында истәлек киләчәк һәм хәзерге буыннар йөрәгендә мәңге калырга тиеш.
Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!
Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң. -
Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре 13.06.2023

Балалар бакчасында юлда йөрү кагыйдәләре буенча мультфильм каралды һәм фикер алышу оештырылды. (материал "Сакла" дигән порталдан алынды) . Максат: балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен формалаштыру һәм киңәйтү , мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләренә ирешү .
-
12 июнь-Россия көне 12.06.2023

Россия көне – яшь буында патриотизм хисе тәрбияләргә тиешле төп бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәмнең асылы бик гади – милләтләр бердәмлеге һәм илебез киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы. Үз кече Ватаны һәм иле турында тулы күзаллауны үстерү, аларда әхлакый-патриотик тәрбия формалаштыру максатыннан безнең балалар бакчасында да төрле чаралар үткәрелде.
-
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2023

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне.
Әй, балачак... балачак...
Балачак тылсымлы да, һәркемгә дә якын бу сүз бу. Балачак ни арада үтеп китә? Сизми дә каласың. Ә бит балачак гомернең иң гүзәл, иң матур, әти-әни канаты астында рәхәтләнеп яши торган чагы.
-
Милли бәйрәм - Сабан туе 01.06.2023

Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.
Милли рухны бергә дәвам итик,
Бердәм булыйк - бер җир баласы...
Милли рухны бергә дәвам итик,
Әби-байбайларның мирасын!









