Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 ( 133 ) 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Бәрәңге уңышы 07.09.2016

"Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, бигрәк тәмле бәрәңге!". Быелгы бәрәңге уңышы турында нәкъ шулай дип әйтергә мөмкин, чөнки мәктәбебез чыннан да бәрәңгедән уңды. Эре-эре бәрәңгеләрне чиләкләргә тутырасы гына килеп тора. 5-9 нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре көче белән бәрәңге участогыннан мул уңыш җыеп алынды бүген.
-
Дуслык көне 06.09.2016

5 сентябрьдән Республикабызда "Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" башланып китте. Әлеге эстафетадан безнең мәктәп тә читтә калмады. Бүген укучылар белән "Дуслык кадерен бел!", "Кем ул чын дус?", "Халыклар дуслыгы" темаларына әңгәмәләр оештырылды, дуслыкның кеше тормышында мөһим урын алып торуы турында сөйләнелде, кече һәм урта сыйныф укучылары арасында рәсем конкурсы оештырылды.
-
Без экстремизмга каршы! 05.09.2016

Бүген "Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш айлыгы" кысаларында укучылар белән "Без экстремизмга каршы!" темасы астында тәрбия дәресләре, әңгәмәләр үткәрелде. Дәрес вакытында "экстремизм", "терроризм", "террорист" төшенчәләре аңлатылды, террор актларының төрләре турында сөйләнелде, экстремистик хәрәкәтләрнең килеп чыгу сәбәпләре санап үтелде. Әлеге әңгәмәләрнең максаты - экстремизм очракларын булдырмау өчен тиешле чараларны күрергә өйрәтү, башкаларга карата ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өндәү, толерантлык сыйфатларын тәрбияләү.
-
Беслан трагедиясен искә алу көне 03.09.2016

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне. Әлеге дата 2004 нче елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган тетрәндергеч вакыйга белән бәйле рәвештә билгеләп үтелә. Бүген Кошман мәктәбендә иртәнге линейкада шушы хәтер көненә багышланган кичә булып үтте. Укучыларга терроризмга каршы илкүләм көрәшкә чыкканда гына нәтиҗәләр яхшы булачагы аңлатылды. Һәрвакыт саклану чараларын кулланырга, үзең өчен генә түгел, әти-әниең, туганнарың, классташларың өчен дә җаваплы булырга кирәк икәнлеге әйтеп үтелде. Кайчан да булса террористлар белән көрәш туктатылыр һәм аларның барысы да көчле җәзага тартылыр – бу Җир Шарындагы һәр кешенең хыялы. Беркайда да, беркайчан да Төньяк Осетиядәге хәлләр кабатланмасын иде.
-
Парлы үткән гомер 03.09.2016

Яңа уку елы мәктәбебез тарихында иң күркәм вакыйгаларның берсе белән башланып китте: Кошман мәктәбендә бик күп еллар хезмәт куйган, мәктәпне җитәкләгән Шәрәфиев Мансур Гарәфетдин улы 85 яшьлек зур юбилеен билгеләп үтте. Тормыш иптәше - Сахара апа да быел март аенда 85 яшен тутырган иде. Алай гына да түгел, быел әлеге күркәм гаиләнең бергә тормыш корып яши башлаганнарына 60 ел булды! Мансур абый белән Сахара апа Кошман авылының гына түгел, Кайбыч районының да хөрмәтле, башкаларга үрнәк булырдай һәм искиткеч гүзәл кешеләре. Әлеге матур пар күңелләрдә бары тик соклану һәм ихтирам хисен генә уята. Хөрмәтле Мансур абый - Сахара апа, Сезне чын күңелебездән әлеге олуг бәйрәмнәрегез белән тәбрик итәбез! Киләчәктә дә Сезгә озын тигез гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыгыз-оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәвегезне теләп калабыз!
Ходай биргән олы бүләк бит ул —
Тигезлектә гомер итүләр,
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханалла, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез. -
Белем бәйрәме. 01.09.2016

Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа күрә баланың укырга килү көне - зур бәйрәм. Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Чөнки күңел сабырсызланып сыйныфка, сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели. Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге саклана. Бүген безнең мәктәбебездәге "Белем бәйрәме" укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне һәм кунакларны кабат бергә җыйды. Әлеге күркәм бәйрәмдә хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз да катнашты. Мәдинә Сәлимхановна беренче сыйныфка шаян-шук 6 укучыны кабул итте. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен!
-
"Кайбычым - туган ягым" 01.09.2016

Мәктәпләрдә бүген яңа уку елы башлануы хакында хәбәр итеп беренче кыңгырау шалтырады. 2016 нчы елда Кайбыч районының 25 еллык юбилее уңаеннан бүгенге тәрбия дәресләре "Кайбычым - туган ягым" исеме астында үтте. Әлегә дәрестә шулай ук укучыларның сәламәт яшәү рәвешен алып баруны пропагандалау темасына да әңгәмәләр уздырылды.
-
Котлыйбыз! 25.08.2016

Август конференциясе кысаларында мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Сайранова Р.Т. Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Кайбыч районының төп мәктәпләре арасында үткәрелгән рейтинг буенча 1 урын алган Кошман мәктәбенең нәтиҗәле эшен оештырганы өчен мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. "Иң яхшы директор" исеменә һәм акчалата сертификатка лаек булды. Шулай ук, Кошман мәктәбенә 2016-2017 уку елына әзерлек буенча үткәрелгән конкурста 2 урын алу нәтиҗәсендә акчалата сертификат тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
Август киңәшмәсе 24.08.2016

Бүген традицион август конференциясенең пленар утырышы булды. Әлеге конференциядә республикабыз кунаклары - "ИРО РТ" ректоры Бадриева Рина Ринадовна һәм авыл хуҗалыгы министры Әхмәтов Марат Готович катнашты. Кайбыч районы җитәкчесе Рахматуллин А.И. һәм мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.И. чыгышларыннан тыш, мәктәбебез директоры Хәмидуллин И.И. "Белем бирү учреждениеләрендә ФДББСларын тормышка ашыруда укыту-тәрбия процессын оештыру" темасы астында чыгыш ясады. Шулай ук бу конференция кысаларында "Үз районыңны яратуыңны чәчәкләр аша күрсәт" лозунгы астында чәчәк күргәзмәсе дә оештырылды.
-
Мәктәп җитәкчеләре бездә кунакта 22.08.2016

Кайбыч муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре конференциясе кысларында бүген мәктәбебездә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең секция эше булып узды. Ул «Эффектив белем системасы: үсешнең муниципаль моделе" темасы астында үтте. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. килгән кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырды, 2015-2016 уку елында райондагы төп мәктәпләр арасында беренчелеккә чыгуга этәргеч биргән уңышлы һәм нәтиҗәле эшләребез турында сөйләде. Секция утырышында шулай ук мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И.А. һәм ИРО РТ вәкиле дә чыгыш ясады.







