Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
Активистлар слётында 02.06.2016

1 июнь көнне район үзәгендә активистлар слёты һәм балалар өчен Сабантуй булды. Бу чарада безнең мәктәптән 30 укучы катнашты. Слётта актив укучыларны бүләкләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең мәктәп укучылары булу бик күңелле булды. 7 нче сыйныф укучысы Сәгъдиева Ләйсән берьюлы 3 бүләккә лаек булды. Ул яшь журналистларның республика коммуникацион олимпиадасында 1 нче урынны алган өчен диплом (җитәкчесе Сайранова Р.Т.), “Собери урожай 3Д” республика конкурсында 3 нче урынны алган өчен грамота (җитәкчесе Кадырова А.С.), “Бала хокук даирәсендә” информацин-социаль роликлар республика конкурсында призёр булганы өчен грамота белән бүләкләнде (җитәкчесе Сабирова Г.Х.). Шулай ук “Собери урожай 3Д” республика конкурсында 3 нче урынны алган өчен грамота белән 7 нче сыйныф укучылары Әхмәтшина Алия һәм Гыйниятуллина Камиләгә грамоталар тапшырылды (җитәкчеләре Кадырова А.С.).
Балалар Сабан туенда педагог-оештыручы Кадырова А.С. капчык киеп йөгерү конкурсын үткәрүдә катнашты.
-
Спорт мәйданчыгы үзенең ишекләрен ачты. 01.06.2016

Бүген мәктәбебездә шатлыклы вакыйга – спорт мәйданчыгы чылу тантанасы булды. Бу тантанада Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рәхмәтуллин А.И., мәгариф бүлеге начальнигы Шакиров И. А. , районыбызның башка җитәкчеләре, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, авыл халкы катнашты. Чыгыш ясаучылар һәрберсе балаларыбызның физик яктан да, акыл ягыннан да сау-сәламәт булып үсүләрен теләде.
Күптән көтелгән бу хәлгә без бик шат. Бик зур рәхмәт шушы программаны кабул иткән республика җитәкчеләренә, хөкүмәтебезгә. Балаларыбыз мәйданчыкта үзләрен физик яктан ныгыта алачаклар бит. Киләчәктә балаларыбызга зур спорт уңышлары насыйп булсын!
-
Җәйге каникуллар имин үтсен! 31.05.2016

31 нче май көнне мәктәптә уку елын тәмамлауга багышланган линейка булды. Линейкада актив укучыларга грамоталартапшырылды. Шулай ук “Куркынычсыз җәй” дәресе кысаларында җәйге чор өчен өйдә, юлда, җәмәгать урынарында, су буйларында, табигатьтә һ.б. урыннарда куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Каникулларбыз, тыныч, күңелле, файдалы үтсен!
-
Мордовиядә дә сынатмадылар 29.05.2016

Кайбычлылыр Мордовия республикасының Ләмбрә районында үткәргән Сабан туенда безнең мәктәп укытучылары да актив катнашты. Мәктәп директоры Хәмидуллин И.И., музыка укытучысы Кадырова А.С., башлангыч сыйныф укытучысы Сайранова Р.Т. татар йортын тәкъдим итүчеләр арасында булдылар. Кунакларны сыйлау өчен юканы башлангыч сыйныф укытучысы Хәмидуллина М.С. пешерде. Молодцы!
-
Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау 26.05.2016

25 май көнне мәктәбебездә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Соңгы кыңгырау ул мәктәпне тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп тора кебек. Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да. Әлегә чарада укытучылар, укучылар, әти-әниләрдән тыш, килгән кунаклар да 9 нчы сыйныф укучыларына тәбрикләү сүзләре җиткерделәр, изге теләкләрен юлладылар. Бәйрәм күтәренке кәефтә үтте.
Хөрмәтле чыгарылыш укучыларыбыз, беренче адымнарны без сезгә мәктәптә күрсәттек. Сезнең турыда яхшы хәбәрләр ишетсәк, без горурланырбыз, ялгыш юлдан атласагыз борчылырбыз. Кайда гына булсагыз да, кем генә булып хезмәт итсәгез дә, “Кеше” дигән исемгә тап төшермәгез. Ак юл сезгә, балалар!
-
Шатлык көнендә 19.05.2016

Елдагы традиция буенча быел да Шатлык көнендә балалар Сабантуе үткәрелде. Укучыларыбыз төрле милли уеннарда ярыштылар. Физкультура һәм ТИН укытучысы Динар Гатауллин барыбызны да уха һәм пылау пешереп сыйлады. Шулай ук укучыларны ике командага бүлеп квест үткәрде.
-
17.05.2016

Ел саен 17 майда Халыкара ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Быел исә ышаныч телефоны айлыгы үткәрелде. Айлыкта укучыларга бу темага караган видеороликлар күрсәтелде, аның буенча фикер алышынды. Телефон белән куллану техникасы слайдларда яктыртылды һәм аларга аңлатма бирелде. Һәр сыйныфка ышаныч телефонының номеры язылган буклетлар таратылды. Шулай ук ышаныч телефоны минуты ёщм башка чралар үтәрелде.
-
17.05.2016

4 нче сыйныфта бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә. Бүген укучылар математика буенча биремнәр эшләделәр.
-
Гаилә-тормыш нигезе 16.05.2016

Бүген мәктәптә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Гаилә көне уңаеннан укучылар ясаган рәсемнәрдән, китаплардан күргәзмәләр оештырылды. Чарага аылыбызның китапханәчесе, авыл Советы депутаты, үрнәк гаилә коручыларның берсе Сафиуллина Гөлия чакырулы иде. Сафиуллина Гөлия үз чыгышын гаилә кыйммәтләренә багышлады, Р.Фәхретдиннең гаилә турында нәсыйхәтләрен укып китте. Укучылар үз гаиләләре турында язылган шигырьләрен укыдылар, кичә “Яратыгыз” җыры белән тәмамланды. Гаиләләребез, тигез һәм нык булсын!
Укучыларыбызның шигырьләре белән 2 нче биттә таныша аласыз.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре 13.05.2016

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгының 2016 нчы елның 30 мартында чыгарылган 581\16 нчы номерлы боерыгы нигезендә 4 нче сыйныфларда май аенда Бөтенроосия тикшерү эшләре уздырыла. 11 нче майда 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән диктант яздылар,13 нче майда рус теленең икенче өлеше буенча тест уздырылды.Әлеге тикшерү эшләрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән Министрлыгы, район мәгариф бүлеге вәкилләре,ата-аналардан Асадуллина Д.Р. катнашты.Укучыларга уңышлар телибез.







