Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
25.06.2016

Бүген лагерьга йөрүче балалар Кошман авылындагы Искәндәр чишмәсенә сәяхәткә бардылар, әлеге чишмәнең килеп чыгу тарихын тыңладылар, тирә-ягын җыйдылар. Төшке аштан соң хәрәкәтле уеннар оештырылды, балалар бик яратып татарча мультфильмнар карадылар.
-
Суда куркынычсызлык кагыйдәләре 23.06.2016

Бүген "Кояшкай" ял лагерена йөрүчеләр суда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инсруктаж үтте. Шулай ук ял итүчеләр тәрбиячеләр белән бергәләп китапларны "дәваладылар".
-
Хәтер һәм искә алу көне 22.06.2016

Хәтер һәм искә алу көнендә лагерьда ял итүчеләр сугышта катнашучылар хөрмәтенә салынган һәйкәлгә веноклар, чәчәкләр куйдылар. Сугышта һәлак булганнарны искә алып 1 минутлык тынлык оештырылды. Аннан соң алар сугыш ветераны Җиһаншин Хәсән, тыл ветераннары Шәрәфиев Мансур, Шәрәфиева Сахара белән очраштылар. Ветераннар балаларга сугыш башланган көн, сугыштагы михнәтләр турында сөйләделәр.
-
21.06.2016

Лагерьда балалар ял итеп һәм уйнап кына калмый, шул ук вакытта төрле яклап белем ала, аларның дөньяга карата булган күзаллаулары да үсә, киңәя. Бүген дә менә алар белән "Дару үләннәренең шифасы" темасына әңгәмә үткәрелде, үги ана яфраклары җыелды. Шулай ук балалар Кошман авылындагы мәдрәсәгә бардылар. Мөслимә ханым алар белән "Ислам сәламәтлек сагында" темасына әхлакъ дәресе үткәрде. Төшке аштан соң исә, "Гүзәллекне күр әле" дигән рәсем конкурсы булды.
-
20.06.2016

Кайбыч районы мәдәният йортына Казан дәүләт "Әкият" курчак театры алып килгән "По щучьему велению" спектаклен балалар бик яратып карадылар, үзләренә рухи байлык алдылар.
-
Музейга сәяхәт 20.06.2016

Бүген лагерьга йөрүче балалар Кайбычыбыз сандугачы Галия Кайбицкая музеена экскурсия ясадылар. Музей директоры Сафина Эльмира үткәргән музей буенча сәяхәт балаларга бик ошады.
-
"Сәламәт бул!" 19.06.2016

“Кояшкай” ял лагеренда ял итүче балалар бүгенге көннәрен “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” шигаре астында үткәрделәр. Балалар арасында “Иң-иңнәр” конкурсы үткәрелде: иң төз атучылар, иң тиз йөгерүчеләр, иң биек сикерүчеләр, төрле конкурсларда иң җитезләр ачыкланды.
-
17.06.2016

Бүген лагерьда ял итүчеләр Чыбыклы күпергә сәяхәт иттеләр, каен җиләге белән сыйландылар. Шулай ук “Рамазан-изге ай” дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
-
16.06.2016

“Туган ягым-гөлләр иле” дигән квн да балалар туган республикабыз турындагы белемнәрен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә “Король и шут” командасы җиңде.
-
15.06.2016

Бассейнга бару көнен лагерьга йөрүче балаларыбыз көтеп ала. Бүген дә рәхәтләнеп суда йөзеп, чыныгып кайттылар.







