Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 131 132 133 ( 134 ) 135 136 137 138 139 140 >>
-
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” 20.08.2016

Бүген Кайбыч мәдәният йортында бу акциянең йомгаклау тантанасы булды. Әлеге акция 2006 нчы елдан бирле үткәрелеп килүче матур традициягә әверелде. Акция кысаларында безнең мәктәптә укучы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 6 балага ярдәм күрсәтелде. Алар да бу тантанада катнашты. Укучыларга мәктәп формасы, спорт киеме, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар таратылды.
-
Дару үләннәрен җыю. 19.08.2016

Дару үләннәрен җыюда мәктәп укучылары бик актив катнаша. Буген исә киптерелгән әзер дару үләннәрен мәктәп күләмендә җыеп, барлау эшләре оештырылды. Әлеге чарада катнашкан барлык укучыларга, әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез!
-
17.08.2016

Мәктәбебез укучылары җәйге ялларын күңелле дә, файдалы да итеп үткәрә. Дүрт укучыбыз Биектау районындагы "Костёр" ял һәм сәламәтләндерү лагерында булып кайттылар. Балаларга әлеге лагерьда ял итү бик ошаган: күңелләрендә булган кызыклы һәм истәлекле хатирәләр белән бик теләп уртаклаштылар алар. Лагерьда балалар ял итү белән беррәттән төрле чараларда катнашып, истәлекле бүләкләр һәм таныклыкларга да ия булганнар.
-
16.08.2016

Бүген Кайбыч ял паркы ачылу тантанасында мәктәп күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәгә технология дәресләрендә, "Кул эшләре", "Балчык белән эшләү" түгәрәкләрендә ясалган төрле сувенирлар, чиккән әйберләр куелды.
-
Кышка әзерләнәбез 27.07.2016

Мәктәптә кышкы ашату сезонына хәзерләнү дәвам итә. Пешекчеләребез июль башыннан бирле кыяр тозлаү белән мәшгульләр.
-
Суган уңышы мул булды. 25.07.2016

Бүген мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә график буенча эшләүче укучыларыбыз суган уңышы җыеп алдылар.
-
"Чиста яр" 21.07.2016

Мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары бүген “Чиста яр”- “Чистый берег” акциясендә катнаштылар. Тирә-юнебезне чистартуга үзләреннән өлеш керттеләр. Алар Кошман суы елгасы һәм күл ярларыннан чүп-чарлар җыйдылар.
-
18.07.2016

Бүген мәктәптә чираттагы ремонт эшләре башланды.
-
Чыгарылыш-2016 28.06.2016

Бүген бездә 9 нчы сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Тантанада әти-әниләр, укытучылар, район вәкилләре, авыл җирлеге башлыгы катнашты. Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Укучыларның тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, балаларының шатлык-борчуларын бүлешеп яшәгән әти-әниләр өчен дә, якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар өчен дә.Мәктәбебезнең чыгарылыш укучылары - җаваплы, мөстәкыйль фикерле 3 егет. Аларны без чын күңелебездән мәктәпне уңышлы тәмамлап чыгулары белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез!
-
25.06.2016

Бүген лагерьның 20 нче көне. Иртәгә лагерь үзенең эшен туктата. Шуңа да балалар белән бүген тәрбиячеләр Сабан туе үткәрделәр. Ял итүче балаларыбыз татар милли уеннарда бик актив катнаштылар. Бүләкләр дә беркемне дә битараф калдырмады.







