Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Халыкара өлкәннәр көне белән! 01.10.2016

Илебез буенча октябрь ае башында Халыкара өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Шул уңайдан мәктәбебездә дә Өлкәннәр ункөнлеге башланып китте: укучылар һәм укытучылар тарафыннан төрле чаралар, тәрбия сәгатьләре үткәрелә, тимурчылык эше башкарыла.
Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре, кадерле ветераннар! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, якыннарыгызның һәм туганнарыгызның игътибарын, яратуын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Гомер көзегез матур, кояшлы булсын, сау-сәламәт булыгыз. Бәхетле картлык кичерегез!
Картаям дип һич тә кайгырмагыз
Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык
Киңәш, ярдәм кирәк чаклар була
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез-
Без калабыз шушы теләктә!
-
Технология фәненнән олимпиада 01.10.2016

Укучылар (5-9 нчы сыйныфлар) кичә һәм бүген хезмәт тәрбиясе дәресеннән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп туры биремнәрен башкардылар. Олимпиада эше теория һәм практик эш өлешләреннән тора, кызларга һәм ир малайларга биремнәр төрлечә әзерләнгән.
-
Мәктәптә медосмотр 30.09.2016

Бүген мәктәптә Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең участок педиатры Писарева Г.П. тарафыннан укучыларның сәламәтлек торышы тикшерелде. Галина Петровна укучыларның буен, авырлыгын үлчәде, үпкә һәм йөрәк эшчәнлеген тикшерде, физик һәм нерв-психик үсешен ачыклады, сәламәтлек буенча балаларның кайсы төркемгә керүләрен билгеләде. Шулай ук, укучыларның күз күреме ни дәрәҗәдә икәнлеге дә ачыкланды.
-
Күңелле ял иттек 30.09.2016

Бүген мәктәбебезнең бер төркем укучылары һәм укытучылар Кайбыч районы мәдәният йортына күңелле сәяхәт кылдылар. Анда баруның сәбәбе: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры "Мәхәббәт баскычы" исемле спектакле белән районыбызга кунакка килгән иде. Көлкеле вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган әлеге тамаша укучыларга да, укытучыларга да бик ошады.
-
Олимпиада биремнәрен эшләү дәвам итә 29.09.2016

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының мәктәп туры биремнәрен эшләү дәвам итә. Бүген 5-9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме фәненнән олимпиада эшләделәр. Киләсе биремнәр технология буенча 30 нчы сентябрь - 1 нче октябрь көннәрендә башкарылачак.
-
Математика фәненнән диагностик тест 28.09.2016

Бүген мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучылары математика фәненнән диагностик тест эшен башкардылар. Әлеге тест укучыларның башлангыч мәктәпне тәмамлап, төп мәктәпкә күчкән вакытта белем сыйфатын тикшерү максатыннан үткәрелә. Шундый ук биремнәрне укучылар 30 сентябрь көнне рус теленнән эшләячәкләр.
-
Бөтенроссия интернет-дәресе 27.09.2016

Бүген мәктәптә 8-9 сыйныф укучылары өчен "Мәктәпләрдә наркоманияне профилактикалау" исеме астында Бөтенроссия интернет-дәресе үткәрелде. Дәрес барышын уку-укыту буенча директор урынбасары Садриева Р.З. оештырды. Дәрестә шулай ук укытучылар да катнашты. Әлеге чараның максаты: үсеп килүче яшь буынны 21 нче гасыр афәте булган куркыныч чирдән - наркоманиядән саклау, наркотикларга карата тискәре караш тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәү.
-
Инглиз теленнән олимпиада 27.09.2016

Бүген мәктәбебезнең 4-9 нчы сыйныф укучылары инглиз теленнән Бөтенросиия фән олимпиадаларының мәктәп этабы эшләренең язмача өлешен башкардылар. Иртәгә, 28 сентябрь көнне әлеге фән буенча олимпиада телдән үткәреләчәк. Укучыларга уңышлар теләп калабыз!
-
Көзге уңышны җыю 26.09.2016

Бүген мәктәп яны участогында кишер уңышын җыеп алу оештырылды. Укучыларның, укытучыларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең җәй буе тырышып куйган хезмәтенең нәтиҗәсе дә сөенерлек: кишер уңышы мул булды.
-
Мәктәп тормышы 26.09.2016

Бүген мәктәптә һәр атнадагыча иртәнге линейка уздырылды. Дежур сыйныф укучыларының атналык отчетын тынлаганнан соң, мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. "Милләтләр кроссы - 2016" бәйгесендә җиңү яулаган укучыларны тагын бер кат котлап, аларга грамоталар тапшырды. Шулай ук иртәнге линейкада укучылар киләсе атнада үткәреләчәк чаралар һәм планнар белән таныштырылды, район һәм республика күләмендә үткәрелеп килүче конкурсларда актив катнашырга чакырылды.







