Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасы 17.10.2016

15 октябрь көнне Саба районында республика мәгариф хезмәткәрләре арасында узучы җәйге Спартакиаданың финалы узды. Ярышларда укытучылар, мәгариф идарәсе (бүлеге) җитәкчеләре, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы командалары көч сынашты. Район мәгариф идарәсе командасы Спартакиададан өченче урын белән кайтты. Әлеге ярышта безнең мәктәп директоры Хәмидуллин И.И. һәм физик тәрбия укытучысы Гатауллин Д.Р. да катнашты. Чын күңелебездән котлыйбыз! Афәрин!
-
15 нче октябрь - Хәтер көне 15.10.2016

Бүген, 15 нче октябрь көнне Татар халкы "Хәтер көне" билгеләп үтелә. Казан шәһәре тарихына иң тирән булып кергән һәм татар халкы тарафыннан әлегә иң актив билгеләнеп торган "Хәтер көне" буларак 1552 елның 15 октябрь көнендә Казан ханлыгы башкаласы булган Казанны Русия патшалыгы гаскәрләре алганда, шәһәрне яклаганда һәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә. Татарстанда 1989 елдан башлап билгеләнә. Шул уңайдан 5 нче сыйныфта тарих укытучысы Вилданова Л.Х. әлеге темага дәрес үткәрде.
-
Бездә "Кабак бәйрәме!" 14.10.2016

Көзге уңыш җыеп алынды, димәк, шул уңайдан уңыш бәйрәмнәрен башлап җибәрсәк тә була. Менә бүген без дә мәктәбебездә гөрләтеп "Кабак бәйрәме"н үткәрдек. 5 - 9 нчы сыйныф укучылары бүген "Иң зур кабак", "Иң кечкенә кабак", "Иң матур кабак рәсеме", "Иң үзенчәлекле кабак", "Кабактан тәм-том", "Кабактан композиция" номинацияләре буенча уздырылган бәйгеләрдә көч сынашты. Шулай ук, өй эшенә бирелгән ике төрле биремне дә (кабакны презентацияләү һәм кабак турында сценка) укучылар югары дәрәҗәдә әзерләгәннәр иде. Әлеге чара бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. "Кабак бәйрәме"нең җиңүчеләре булып, ике сыйныф: 7 һәм 8 нче сыйныфлар (I нче урын) табылды. II нче урында - 5 сыйныф, III нче урында - 6 һәм 9 нчы сыйныфлар. Котлыйбыз!
-
Юл билгеләре иленә сәяхәт 13.10.2016

Бүген башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәмидуллина М.С. беренче сыйныф укучылары белән "Юл билгеләре иленә сәяхәт" исеме астында мәктәп күләмендә ачык тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге чарага башлангыч сыйныф укучылары һәм класс җитәкчеләре, шулай ук беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре дә чакырылган иде. Тәрбия сәгатендә укучылар юл кагыйдәләре турында булган белемнәрен ныгыттылар, юл билгеләре турында шигырьләр-җырлар башкардылар, уеннарда катнаштылар. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Олимпиадалар эшләү дәвам итә 12.10.2016

Бөтенроссия укучылар олимпиадаларының мәктәп туры биремнәрен эшләү дәвам итә. 10 октябрь көнне 5-9 сыйныфлар биология фәненнән, 11 октябрьдә информатикадан, ә бүген һәм иртәгә (12-13 октябрь көннәрендә) укучылар физик тәрбия фәненнән олимпиада эшләрен башкардылар. Укучыларга әлеге биремнәрне үтәүдә зур уңышлар теләп калабыз!
-
Көзге табигатькә сәяхәт 12.10.2016

Октябрь ае үзенең кояшлы, аяз, матур көннәре белән сөендерә. Мондый матур көннәрдә көзге табигать безнең игътибарны тагын да ныграк җәлеп итә. Менә беренче сыйныф укучылары да класс җитәкчеләре Хәмидуллина М.С. белән берлектә бүген көзге табигатькә сәяхәт кылдылар. Алар көз турында әңгәмә оештырдылар, табигатьтә барган үзгәрешләрне күзәттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Яктылык кайтаручы элементлар булдыру зарур! 11.10.2016

Көннәр көзгә авыша башлады, димәк тиздән мәктәпкә бару-кайту эңгер-меңгер вакытка туры килә башлаячак. Шунлыктан, караңгы вакытта җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар куллану мөһим темага әверелеп бара. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2014 елның 14 октябрендә кабул ителгән 1197 карары нигезендә 2015 елның 1 июленнән Юл йөрү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Караңгы вакытта автомобиль юлы кырыеннан хәрәкәт итүче җәяүлеләргә хәзер яктылык кайтаручы элемент булган кием кию мәҗбүри. Болай булмаган очракта, административ штраф салу закон белән каралган. Яктылык кайтаручы элементлар караңгы юлда җәяүлене күрүне арттыра һәм алар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре куркынычын шактый киметә. Әлеге кагыйдәләрне истә тотып, безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да үз киемнәрендә һәм сумка-портфельләрендә яктылык кайтаручы элементларны булдырдылар. Юлларда исән-имин йөрсәк иде!
-
"Көмеш каләм"челәрнең иҗат чишмәсе саекмасын 11.10.2016

Мәктәбебездә инде күптәннән "Көмеш каләм" исемле яшь журналистлар түгәрәге эшләп килә. Шундый ук исем астында ай саен татар телендә мәктәп гәҗите дә бастырыла. Әлеге түгәрәкне бүгенгесе көндә башлангыч сыйныфлар укытучысы Сайранова Р.Т. җитәкли. Түгәрәккә йөрүче 10 яшь каләмче айлык мәктәп яңалыкларын, үзләренең иҗат җимешләрен башка укучылар һәм укытучылар игътибарына да җиткерәләр, ә без исә аларны бик яратып укыйбыз. "Көмеш каләм"гә алдагы көннәрдә дә шулай матур мәкаләләр, шигырь-хикәяләр белән безне сөендереп торуларын, иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
-
Көзге бакча эшләре тәмам 10.10.2016

Бүген укучылар, укытучылар һәм мәктәп хезмәткәрләре көче белән яшелчәләр кишәрлегендә һәм чәчәклекләрдә зур хезмәт башкарылды: чөгендер, кәбестә, кабак уңышы җыеп алынды һәм урнаштырылды, кишәрлекләр һәм чәчәклек урыннары яхшылап җыештырылды, чистартылды. Шулай итеп, көзге бакча эшләренә быелга нокта куелды. Өмәдә катнашучыларның барсына да зур рәхмәтебезне белдерәбез!
-
"Минем яраткан укытучым" рәсем конкурсы 10.10.2016

Халыкара Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә "Минем яраткан укытучым" темасына рәсем конкурсы оештырылган иде. Һәр сыйныфтан да укучылар бик актив катнаштылар, яраткан һәм хөрмәт иткән укытучыларына багышлап рәсемнәр, плакатлар, котлаулар ясадылар. Алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алынды, җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде. Беренче урынны яулаган рәсемнәр район конкурсына тәкъдим ителде.







