Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Икенче чиреккә аяк бастык 07.11.2016

Бүгеннән мәктәпләрдә яңа уку елының 2 нче чиреге башланды. Укучылар көзге яллардан яңа көчләр туплап, укырга килделәр. Шул уңайдан мәктәбебездә иртәнге линейка уздырылды. Укучыларга чирекнең иң кыска булуы хакында әйтелде, укуда да, мәктәптән тыш чараларда да актив катнашырга чакырылды. Хәерле сәгатьтә!
-
ТР Конституциясе көне 06.11.2016

6 нчы ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Татарстан Конституциясе – республикабызның Төп Законы. Ул республикабызда яшәүче күпмилләтле халык ихтыярын чагылдыра. Конституция 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2016

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
-
Волейбол ярышлары 03.11.2016

Бүген мәктәптә физик тәрбия укытучысы Насретдинов А.Л. 5-9 нчы сыйныф укучылары арасында волейбол уены буенча ярыш уздырды. Башлангыч сыйныфлар арасында исә пионербол уеннары үткәрелде.
-
Имтиханнарга әзерлек 01.11.2016

9 нчы сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнү максатыннан фән консультацияләренә йөрүләрен каникул вакытында да дәвам итәләр. Консультацияләр төзелгән график буенча алып барыла.
-
Кәбестә тозлыйбыз 31.10.2016

Мәктәпнең быелгы яшелчә уңышы бик яхшы булды. Бакчада үстерелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәдән елдагыча күп төрле кайнатмалар, салатлар ясалды. Ә бүген исә укытучылар коллективы, мәктәп хезмәткәрләре көче белән кәбестә тозланды.
-
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне 30.10.2016

30 нчы октябрьдә илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Шул уңайдан кичә мәктәбебездә тарих укытучысы Вилданова Л.Х. әлеге тема буенча сыйныф сәгатьләре үткәрде, укучыларга репрессия вакытында авырлыклар күргән авылдашларыбыз турында мәгълүматлар җиткерде, Туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
-
Беренче чирек тәмам 29.10.2016

Әле кайчан гына яңа уку елын башлап җибәргән идек, инде менә бүген 1 нче чирекне дә тәмамладык. Укучыларның көтеп алган көзге каникуллары да җитте. Шул уңайдан мәктәбебездә 1 нче чирекне йомгаклау линейкасы булып узды. Линейка барышында укучыларның соңгы унышлары турында сөйләнелде, аларга грамоталар тапшырылды, көзге каникулда мәктәп эшчәнлегенең торышы таныштырылды. Шулай ук, шимбә көнне һәр сыйныф үзләренең кабинетларында генераль җыештыру оештырды. Сыйныф җитәкчеләре укучыларны көзге каникулга инструктаж белән таныштырды. Ялларыгыз күңелле һәм файдалы үтсен, укучылар!
-
Көрәшчеләребезнең уңышлары 29.10.2016

29 октябрь көнне Кайбыч районының "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында 18 яшькәчә булган укучылар арасында милли көрәш буенча ярышлар үткәрелде. Әлеге ярышларда безнең мәктәп егетләре дә актив катнашты. Төрле үлчәү категорияләре буенча Саттаров А.(7 нче сыйныф) һәм Саттаров И.(3 нче сыйныф) - II нче урынга, ә Ахмадуллин Н.(2 нче сыйныф) III нче урынга лаек булдылар. Тренерлары - физик тәрбия укытучысы Гатауллин Д.Р. Гомуми нәтиҗәләр буенча Кошман мәктәбе командасына III урын бирелде. Афәрин, егетләр! Чын күңелдән котлыйбыз!
-
Укучыларны "РДШ"га кабул итү 28.10.2016

РФ Президенты В.В.Путинның "Бөтенроссия балаларның һәм яшүсмерләрнең дәүләт һәм җәмгыять организациясен булдыру турындагы" Указы нигезендә мәктәп укучыларын "РДШ"га ("Российское движение школльников") кабул итү буенча илебез буенча 29 октябрь көнне төрле чаралар үткәрелә. Шушы уңайдан бүген Фёдоровск урта мәктәбендә бәйрәм линейкасы булып үтте. Әлеге мәктәп республика буенча 50 пилотлы режим мәктәпләре арасына кертелгән. Анда 30 баланы "РДШ"га кабул иттеләр. Линейкада Бикбова Ф.Ш., Зиннатуллин Р.С., Бикаева Л.Н., Шоркина А.А., Калимуллина Ф.Н., Зиннатуллина Л.М. да чыгыш ясады.







