Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Яшьләрнең Татарстан мөфтие белән очрашуы 09.10.2016

Кичә, 8 октябрь көнне Татарстан Җөмһүрияте диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге актив мөселман яшләре һәм өченче Республика күләм ифтарында ярдәм күрсәткән волонтерлар өчен Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан "Маяк" спорт комплексы бинасында очрашу үткәрде. Кайбыч районыннан әлеге очрашуга Гайнуллин Алмаз, Сайранов Рушан, Гиниятуллин Илхам, Сафиуллин Илнас, Минвалиева Мәриям (Кошман мәктәбе укучысы), Хамидуллина Айсылу бардылар. Очрашу барышында волонтерлар өчен төрле уеннар, вәгазъләр һәм Татарстан җөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән аралашу да оештырылган иде. "Ханлык серләре" дип аталган квест ахырында 200 кешедән торган команда белән флеш-моб оештырылып, алар тарафыннан "Аллаһ" сүзе язылды. Әлеге чара очрашуга килгән барлык волонтерларга да күңелләренә бик хуш килгәндер һәм киләчәктә тагын да файдалы һәм изге эшләр башкарырга ниятләрен уяткандыр дип өметләнеп калабыз.
-
Волейбол ярышы, йөзү
08.10.2016
Бүген, 8 октябрь көнне Кайбыч муниципаль районында 2003 нче елгы һәм аннан яшьрәк булган мәктәп укучылары арасында волейбол уены һәм йөзү буенча спорт ярышлары үткәрелде. Әлеге ярышларда безнең мәктәптән 3, 5-6 нчы сыйныфта укучы кызлар һәм малайлар да актив катнашты.
-
"Авыл туризмы" семинары 07.10.2016

Бүген Кошман мәктәбендә "Авыл туризмы" программасы буенча оештырылган семинарның бер өлеше булып узды. Семинарда район китапханәчеләре катнашты. Аларга укучылар тарафыннан 83 еллык тарихы булган мәктәп тормышы таныштырылды, туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды, Кошман авылында туып-үскән шагыйрь, прозаик һәм драматург Әбрар Сәгыйди турында мәгълүмат сөйләнелде. 2005 нче елдан бирле мәктәп аның исемен йөртә. Килгән кунакларыбызга мәктәбебез бик ошады.
-
"Агрокласс" проекты 06.10.2016

Бүген ЦВР "ЭКО"да мәктәпләрнең ТЭБДУлары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен "Агрокласс" проекты буенча семинар-тренинг үткәрелде. Проект үз эшен 2013 нче елда Авыл хуҗалыгы Министрлыгы белән берлектә эшли башлый. Әлеге проектның максаты: Татарстан Республикасында балалар һәм яшүусмерләр арасында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, популярлаштыру һәм аларга карата хөрмәт хисен тәрбияләү. Проект эшчәнлеге психолог Лучкина Е.Ю. җитәкчелегендә төзелгән методик уеннар һәм тренингларга нигезләнеп, мәктәпкәчә яшьтәге балалардан башлап, өлкән сыйныф укучыларына кадәр этапларга бүленеп алып барыла. Бүген укуда катнашкан барлык педагогларга да һәр этап буенча аңлату эшләре алып барылды, тренинглар оештырылды. Соңыннан мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына проект буенча чыгарылган дәфтәр-китапчыклар, флешкалар таратылды.
-
Укытучылар көне котлы булсын! 05.10.2016

5 нче октябрь көнне илебездә укытучылар үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен - Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Чын күңелебездән Кошман укытучылар коллективын әлеге матур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Эшегездә һәм тормышыгызда зурдан-зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете теләп калабыз! Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил- көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә!
Укытучы!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.
Елый-елый озатасың син аларны.
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Мәктәптә үзидарә көне 05.10.2016

5 нче октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар булып үтте. Бәйрәм иртәсе "Укытучыңны котла" акциясе белән башланып китте: укучылар яраткан укытучыларын чәчәк бәйләмнәре һәм котлау открыткалары белән каршы алдылар. 9 нчы сыйныф укучылары бүген үзләрен укытучылар урынына куеп карады һәм төрле фәннәр буенча дәресләр уздырдылар, башлангыч сыйныфларда сыйныф җитәкчесе, ә балалар бакчасында тәрбияче ролен башкардылар. Көндез мәктәптә бәйрәм уңаеннан "Укытучым атлый янәшә!" исемле кичә үткәрелде, әлеге чарага хәрмәтле ветеран укытучыларыбыз да чакырылган иде. Шулай ук, атна дәвамында "Минем яраткан укытучым" темасына рәсем конкурсы да оештырылды. Бүгенге бәйрәм көне бик күңелле һәм матур үтте. Хөрмәтле укытучыларыбызны тагын бер кат профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!
-
Котлыйбыз! 05.10.2016

Халыкара укытучылар көнен быел Кайбыч мәдәният йортында район оешуга 25 ел тулу уңаеннан зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә күп кенә укытучыларгы, мәктәп директорларына һәм җитәкчеләргә "Педагогик Оскар - 2016" исеме астында төрле номинацияләрдә бүләкләр тапшырылды. Кошман мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, хәзер лаеклы ялда булган ветеран укытучыбыз - Нәфыйкова Рушания Мөхәммәтша кызы мәгариф өлкәсендә куйган фидакарь хезмәте һәм тырышлыгы өчен "Россия Федерациясенең гомуми белем бирү системасында мактаулы эшчесе" исеменә лаек булды һәм күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Рушания апаны чын күңелебездән котлыйбыз һәм киләчәктә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренгелеге, озын гомер теләп калабыз!
-
Гражданнар оборонасы көне 04.10.2016

4 нче октябрьдә илебездә Гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген мәктәбебезнең ТИН укытучысы Гатауллин Д.Р. 8 нче сыйныф укучылары белән әлеге темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә укучыларга "гражданнар оборонасы" төшенчәсе аңлатылды, аның кайчан һәм ни сәбәпле барлыкка килү тарихы, алып барылган эшчәнлеге, төрләре турында сөйләнелде. Гражданнар оборонасы элек халыкны сугыш хәрәкәтләреннән саклау белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә «Гражданнар оборонасы» сугыш еллары символы булудан туктады. Эре янгыннар, техноген һәм табигый катастрофалар, терактлар һәм башка гадәттән тыш хәлләр аның вазифаларына керә.
-
Салкын тиюгә каршы прививка 04.10.2016

Бүген мәктәп укучылары һәм укытучыларына салкын тиюгә каршы привикалар ясалды. Әлеге гриппка каршы кулланыла торган чара иммунитетны ныгытырга һәм авыруларга каршы торучанлыкны арттырырга ярдәм итә.
-
"Көз нигъмәтләре - 2016" 03.10.2016

Кичә районыбызда зур чара үтте: мәктәпләр арасында "Көз нигъмәтләре - 2016" исеме астында көзге ярминкә үткәрелде. Әлеге ярминкәгә әзерләнүгә мәктәбебез укытучылары һәм хезмәткәрләре бик зур тырышлык куйдылар. Табыннар сый-нигъмәттән сыгылып тора. Пешкән камыр ризыклары, тозланган яшелчәләр, салатлар, кайнатмалардан тыш, сатуга төрле хезмәт-көнкүреш кирәк-яраклары да куелган иде. Мәктәбебезнең кишәрлектә үстерелгән көзге уңышы белән дә сөенерлек: бәрәңге - 4500 кг, кишер - 700 кг, суган - 450 кг, кабак - 600 кг, кәбестә - 350 кг. Ярминкәдә катнашкан барлык укучыларга, укытучыларга һәм мәктәп хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!







