Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Туган телем - Татар теле 30.11.2016

28-29 ноябрь көннәрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә "Россия Федерациясенең субъектларында татар мәгърифәте көннәре" үтте. Әлеге чарада Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы делегациясе составында безнең мәктәбебез директоры Хәмидуллин И.И. та катнашты. Алар 19 нчы номерлы гимназиядә эшләп килүче Республиканың мәктәпара милли мәдәнияте үзәгендә укытучыларның мастер-классларын карадылар. Шулай ук алар сәләтле балалар лицеенда, Кривозерск мәктәбендә, Лямбир балалар бакчасында булдылар. Очрашу вакытында Кошман мәктәбе белән Мордовия Республикасы МБУ "Саранск шәһәренең 19 номерлы гимназиясе" һәм "Лямбир районы Пензят урта мәктәбе" арасында Килешү төзелде. Бу Килешүнең максаты: белем бирү һәм тәрбия эшендә үзара тәҗрибә уртаклашу, укытучылар һәм укучылар арасында рухи, иҗади бәйләнешне үстерү.
-
Табигатьне бергә саклыйк! 29.11.2016

Мәктәбебез тирәли утырткан агачларыбыз матур булып үсеп киләләр. Аларны кышкы салкыннардан саклау максатыннан укучылар "Табигатьне бергә саклыйк!" акциясендә катнаштылар. Киләсе язларда әлеге агачлар безне һичшиксез яшь бөреләре белән сөендерер.
-
"Иң-иң кадерлеләребез!" 25.11.2016

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез...
27 нче ноябрь көнне илебездә "Әниләр көне" билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан бүген мәктәптә әлеге матур бәйрәмгә багышланган "Әнкәй - җирдә иң зур кеше!" исеме астында кичә үткәрелде. Бәйрәм тамашасында укучылар үз көчләре белән әзерләгән концерт номерларын башкардылар, әниләренә истәлекле "күчтәнәчләр" - үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Шулай ук кичәдә әниләр белән төрле кызыклы уеннар оештырылды. Бәйрәм күтәренке рухта барды, әнкәйләрнең йөзләрендә шат елмаюлар әлеге кичәне тагын да ямьләндерде. Кадерле Әниләребезне барыбыз да якынлашып килүче "Әниләр көне" белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер телибез, һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!
-
Математика - физика атналыгы 24.11.2016

Мәктәбебездә математика-физика атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан бүген физика укытучысы - Замалова А.Х. 7-8 нче сыйныф укучылары белән "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дип аталган интеллектуаль уен оештырды. Уенда "Молекулалар" һәм "Яшь Эйнштейннар" командалары көч сынашты. Аларга жюри бәяләмә биреп барды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, ике як команда да тигез күләмдә балл җыйды. Уен бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.
-
Тиздән Әниләр көне... 24.11.2016

Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә илебездә ел саен иң матур бәйрәмнәрнең берсе - "Әниләр көне" билгеләп үтелә. Шул уңайдан мәктәбебездә әлеге күркәм бәйрәмгә әзерлек эшләре алып барыла. Укучылар әниләренә үз куллары белән истәлекле бүләкләр ясыйлар, концерт номерларын әзерлиләр.
-
"Әниемнең портреты" рәсем конкурсы 24.11.2016

Якынлашып килүче "Әниләр көне"нә багышлап мәктәптә укучылар арасында "Әниемнең портреты" исеме астында рәсем конкурсы һәм "Әниләр алтын кебекләр" исемле инша бәйгесе игълан ителгән иде. Әлеге чараларда укучыларыбыз бик теләп катнашалар.
-
Эшмәкәрлек эше буенча бердәм дәрес 23.11.2016

Бүген мәктәбебезнең 5-7 нче сыйныф укучылары өчен "Эшмәкәрлек эше буенча бердәм дәрес" кысаларында "Эшмәкәрлек серләре" исемле дәрес үткәрелде. Дәресне тәрия эшләре буенча директор урынбасары Шафигуллина Л.Р. әзерләде. Дәрес барышында укучылар "эшмәкәр", "эшмәкәрлек", "чыгым", "табыш" төшенчәләре белән таныштылар, әлеге темага карата тестлар эшләделәр, әдәби әсәрләрдән мисаллар карадылар.
-
Инглиз теленнән тест 22.11.2016

Бүген 4, 6, 8 нче сыйныф укучылары инглиз теленнән Бөтенреспублика күләм диагностик тест биремнәрен эшләделәр.
-
Математика - физика атналыгы 22.11.2016

Мәктәбебездә төрле фән атналыклары башланып китте. Бу атнада мәктәптә физика һәм математика атналыгы бара. Шул уңайдан математика укытучысы Насретдинова А.А. 8-9 нчы сыйныф укучылары белән "Иң көчсез звено" уенын оештырды. Уенда 6 укучы көч сынашты. Алар математик биремнәр белән бәйле булган сорауларга җавап бирделәр. Уен бик кызган рәвештә барды. Җиңүчеләр дип 8 нче сыйныф укучылары - Әхмәтшина А. һәм Сагдиева Л. табылды. Афәрин, кызлар!
-
Бөтенроссия укучылар олимпиадалары 19.11.2016

14 нче ноябрьдән укучыларның Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының муниципаль этабы башланып китте. Безнең укучыларыбыз математика, тарих, география фәннәреннән катнашырга өлгерделәр. 18-19 ноябрь көннәрендә инглиз теленнән олимпиада биремнәрен үтәп кайтты укучылар. Алда әле тагын башка күп төрле фәннәрдән шундый биремнәрне үтәү көтелә. Укучыларыбызга бары тик уңышлар гына теләп калабыз!







