Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Шәвәли оныклары" конкурсы 09.12.2016

Бүген Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиев хөрмәтенә туган авылы - Апас районы Бакырчы авылындагы мәктәптә "Шәвәли оныклары" исеме астында төбәкара иҗат бәйгесе үтте. Безнең мәктәптән бу конкурста "Көмеш каләм" түгәрәге җитәкчесе Сайранова Р.Т. белән берлектә ике укучы: Минвалиева И. һәм Гиниятуллина К. катнаштылар. Уңышларыбыз да бар: Минвалиева И. 2 нче урынга лаек дип табылды! Котлыйбыз!
-
"Юнармия" хәрәкәте 08.12.2016

8 нче декабрь көнне Кайбыч районының "Салават күпере" спорт һәм сәламәтләндерү коплексында укучыларны Россиякүдәм яшьләрнең хәрби-патритотик "Юнармия" хәрәкәтенә кабул итү тантанасы булып узды. Әлеге тантанада безнең мәктәп укучылары да таашачы булып бардылар. Тантана тәмамланганнан соң укучылар Ватан Геройлары көне уңаеннан Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлләргә венок куйдылар.
-
08.12.2016

-
Психологик десант 07.12.2016

"Психологик десант" эшчәнлеге нигезендә бүген безнең мәктәпкә районның психологик хезмәтеннән педагог-психолог һәм логопед килделәр. Алар 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү максатыннан диагностик тест биремнәрен башкардылар һәм "Стресска каршы торучанлык" темасына тренинг үткәрделәр. Шулай ук, логопед Алевтина Александровна 1 нче сыйныф укучылары белән сөйләмдәге кыенлыкларны ачыклау максатыннан әңгәмә үткәрде.
-
Рус теленнән ачык дәрес 07.12.2016

Бүген башлангыч сыйныф укытучысы Вилданова Д.Р. 3 нче сыйныфта рус теле фәненнән ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә башлангыч сыйныф укытучылары, биология фәне укытучысы, уку-укыту буенча директор урынбасары катнаштылар. Дәреснең максаты укучылар белән "Сүз ясалышы" һәм "Тамырдаш сүзләр" темаларын ныгыту иде. Дәрес бик нәтиҗәле үтте.
-
Сыйныф җитәкчеләре семинары 06.12.2016

Бүген Чүти урта мәктәбендә сыйныф җитәкчеләре һәм тшрбия эше буенча директор урынбасарларының районкүләм семинары үтте. Семинар "Укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә килеп туган мәсьәләләр" темасына багышланган иде. Семинар өч өлештән торды: "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" һәм "Эш сөйгәнне ил сөя" исемле сыйныф сәгатьләре, 9-11 сыйныфлар өчен "Юллар чатында" дип аталган чара, билгеләнгән тема буенча докладлар белән чыгышлар. Семинарга төрле һөнәр вәкилләре белән беррәттән Кайбыч районы башлыгы - Рахматуллин А.И. та чакырылган иде.
-
Мәрхәмәтле булыйк! 05.12.2016

Укучыларыбыз Кошман авылында яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ булган әби-бабайларга көчләреннән килгәнчә булышып торалар: өйләренә барып, хәлләрен белешәләр, хуҗалык тирәсендә ярдәмлек күрсәтәләр. Кайчакта җылы күз карашы, ягымлы сүз дә өлкән буын кешеләренең күңелен күтәрә, шуны онытмасак иде. Бер-беребезгә, олыларга карата мәрхәмәтле, игътибарлы булсак иде!
-
Шахмат ярышы 04.12.2016

Кичә, 3 нче декабрь көнне "Салават күпере" ССКнда мәктәп укучылары арасында шахмат буенча ярышлар үткәрелде. Безнең укучылар: Ахметшина А., Сабиров С., Саттаров А. да әлеге ярышларда катнашып кайттылар.
-
Билгесез Солдатны искә алу көне 03.12.2016

"Россиядә хәрби дан һәм истәлекле көннәр" Федераль законы нигезендә илебездә 3 нче декабрьдә Билгесез Солдатны искә алу Көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Россиянең хәрби-тарихи җәмгыяте Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Безнең мәктәптә дә әлеге темага әңгәмәләр оештырылды һәм укучылар Кошман авылында урнашкан мемориалга чәчәкләр куйдылар. Илебез тынычлыгы өчен сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган солдатларны без һәрчак истә тотарга бурычлы!
-
#СтопВИЧ/СПИД# 02.12.2016

1 нче декабрь - Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Ул 1988 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Әлеге чир ел саен меңләгән кешенең гомерен алып китә. Шуңа күрә СПИД һәм ВИЧ эпидемиясе хакында күбрәк мәгълүмат булдыру, аны булдырмау һәм алдан ук саклану чараларын белеп тору максатыннан мәктәпләрдә "Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акцияләре уздырылды. Бу чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады. Сыйныф сәгатендә эпидемиянең килеп чыгуы, аларның нәрсә аңлатуы, саклану чаралары турында һәм "Халыкара СПИДка каршы көрәш көне"нең символына әверелгән кызыл тасма хакында сөйләнелде.







