Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
Котлыйбыз! 18.11.2016

Бүген ЦВР "ЭКО"да Автомодель спорты буенча район күләмендә ярышлар үткәрелде. Әлеге чарада безнең мәктәптән "Судомоделирование" түгәрәген алып баручы Насретдинов А.Л. җитәкчелегендә 6 нчы сыйныфтан 2 укучы катнашты. Укучыларның икесе дә уңышка иреште: "Автомодельны капкага туры кертү" номинациясендә Миңнуллин И. - II урын, Хайретдинов А. - I урын яулады. Кошман мәктәбе командасы исә III урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз!
-
Бозда сак булыгыз! 17.11.2016

Мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында "Бозда сак бул!" исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Шулай ук әлеге тема буенча сыйныфларда аңлату эшләре алып барылды, тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Көздән кышка күчеп барган чорда бозлыкларда аеруча сак булырга кирәк. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булсак идек!
-
"Мәктәпкә САМБО" проекты 16.11.2016

Бүген безнең мәктәптә "Мәктәпкә САМБО" проектын тормышка ашыру кысаларында Бөтенроссия самбо көне билгеләп үтелде. Әлеге проект Россия Федерациясендә урнашкан белем бирү учреждениеләрендә 2016-2018 нче елларда тормышка ашырылырга тиеш. Бу мәктәпләр исемлегендә безнең Кошман мәктәбе дә бар. Проект буенча куратор - Гатауллин Д.Р. Бүген ул мәктәптә "Самбо тарихы - Россия тарихы" исеме астында ачык сыйныф сәгате үткәрде, укучыларга әлеге спорт төренең үзенчәлекләре турында сөйләде, килеп чыгу тарихы, танылган самбистлар турында мәгълүмат җиткерде. Физик тәрбия дәресе вакытында самбо техникасы буенча кайбер алымнарны күрсәтте, укучыларны да өйрәтте.
-
Сәламәт булыйк! 16.11.2016

Бүген укучыларга авылыбызның фельдшеры Шарафиева Р. туберкулез авыруына каршы манту ясатты. Әлеге укол балаларга ел саен ясала. Авыруларга бирешмичә, сау-сәламәт яшәсәк иде!
-
Дәресләрдән соң мәктәп тормышы 15.11.2016

Мәктәбебездә дәресләрдән соң да актив эш алып барыла. Сишәмбе - җомга көннәрендә бездә ЦВР "ЭКО" аша үткәрелүче иҗади юнәлештәге түгәрәкләр эшләп килә. Барлыгы өч түгәрәк: Сайранова Р.Т җитәкчелегендәге "Көмеш каләм", Хәмидуллина М.С.ның "Кул эшләре", Кадыйрова А.С. кул астында "Җыр сәнгате" түгәрәкләре. Укучылар әлеге дәрестән тыш эшчәнлеккә бик яратып йөриләр.
-
Театр яктылыкка, нурга илтә... 12.11.2016

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә "Мәдәни көндәлекләрен" тагын бер мавыктыргыч вакыйга белән баеттылар: укучылар Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры башкаруындагы "Бүре һәм кәҗә" спектаклен карадылар. Казан кунаклары Мөрәле авылы мәдәният йортына килгәннәр иде. Балалар әлеге тамашаны бик ошаттылар.
-
Унышларыбыз 11.11.2016

10 нчы ноябрь көнне Буа шәхәрендә бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм Татар театрның 110 еллыгы уңаеннан Республика мәктәпләре арасында үткәрелүче конкурсның зона этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә безнең мәктәптән “Спектакльдән җыр” номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Хикматуллина К. катнашты. Ул К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәреннән Сәрвәр башкаруындагы "Каз канаты" җыры белән уңышлы чыгыш ясады. Җитәкчесе - музыка укытучысы Кадырова А.С.
-
Педагогик киңәшмә 10.11.2016

Бүген бездә укытучыларның I нче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
1. I нче чирек нәтиҗәләре, алда торган бурычлар.
2. Федераль дәүләт белем бирү стандартларының укытучыларга таләпләре.
3. Чыгарылыш имтиханнарына әзерлек эшләре.
4. Инклюзия буенча укыту мәсьәләсе.
5. Төрлеләр.
Киңәшмәдә мәктәп директоры Хәмидуллин И.И., уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Садриева Р.З. һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Вилданова Д.Р. чыгыш ясады.
-
Сәламәтлек күнегүләре 09.11.2016

Бүген мәктәпләрдә "Приседайте на здоровье!" Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Бу акциядә безнең мәктәп тә актив катнашты. Әлеге акциянең төп максаты - укучылар, ата-аналар һәм укытучылар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортка кызыксыну уяту. Акция кысаларында укучылар бердәм рәвештә чүгәләү күнегүләрен башкардылар, сәламәт яшәү рәвешенә кагылган викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук, укучыларга "Сәламәтлек кагыйдәләре" исемле буклетлар таратылды.
-
Мәктәп тормышы 08.11.2016

Мәктәбебездә укучылар дәрес уку белән генә чикләнеп калмыйча, төрледән-төрле түгәрәкләргә дә яратып йөриләр. Шундый түгәрәкләрнең берсе - "Бию" ("Хореография") түгәрәге. Әлеге түгәрәк бездә икенче елын эшләп килә, җитәкчесе - Миршинова Д.М. Түгәрәктә мәктәп укучылары ике төркемдә (кечкенәләр һәм зурлар) шөгыльләнәләр.







