Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
Татар теленнән диагностик тест 27.10.2016

Бүген мәктәбебездә 4, 6, 8 нче сыйныф укучылары татар теле фәненнән республикакүләм диагностик тест эшләрен башкардылар.
-
III Халыкара квест 27.10.2016

Интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча үткәрелүче Бердәм дәрес кысаларында балалар һәм яшүусмерләр арасында "Сетевичок 2016" дип исемләнгән III Халыкара квест оештырыла. Квестның төп максаты: Россия укучыларында Интернет челтәрен укуда һәм тормышта куркынычсыз һәм уңышлы куллану ысуллары формалаштыру. Квест онлайн режимда уздырыла, анда төрле җайланма аркылы, теләгән вакытта һәм урында керергә мөмкин. Әлеге квест кысаларында безнең мәктәпнең 8 - 9 нчы сыйныфларында бүген "Куркынычсыз интернет" дәресләре үтте.Укучылар онлайн-курслардагы укуларда, викториналарда, рәсем һәм эссе конкурсларында, тестлар һәм сораштыруларда катнаштылар. Катнашкан өчен аларга баллар бирелде. Әлеге мәгълүмат Сезне дә кызыксындырган булса, СЕТЕВИЧОК.РФ сайтына кер, теркәл һәм катнаш!
-
Ата-аналар җыелышы 26.10.2016

Бүген мәктәбебездә 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен җыелыш үткәрелде. Җыелышның төп максаты: ата-аналарны укучыларның тапшырачак имтиханнарына әзерлек эшләре һәм бүгенгесе көнгә кадәр алып барылган эш нәтиҗәләре белән таныштыру. Җыелышта мәктәп директоры, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм фән укытучылары катнашты.
-
Котлыйбыз! 24.10.2016

Бүген Кайбыч муниципаль районы “Экология, сәнгать, мәгариф” мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә Бөек драматург, артист, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 129 ел тулуга һәм Татар театрның 110 еллыгы уңаеннан Республика мәктәпләре арасында үткәрелүче конкурсның район этабы уздырылды. Әлеге бәйгедә безнең укучыларыбыз да актив катнашты. “Спектакльдән җыр” номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы Хикматуллина К. чыгышы I нче урынга лаек дип табылды! Ул К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәреннән Сәрвәр башкаруындагы "Каз канаты" җырын җырлады. Җитәкчесе - музыка укытучысы, Кадырова А.С. Чын күңелебездән аларны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы бәйгеләрдә уңышлар теләп калабыз!
-
"Сөмбелә бәйрәме" 22.10.2016

Без бүген мәктәбебездә халкыбызның матур бәйрәмен "Сөмбелә бәйрәмен" үткәрдек. . Елның сихри фасылында- көз аенда татар халкы элек-электән шушы бәйрәмне уздырган. Ул - көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Сөмбелә тамашасында уеннар үткәрелгән. Бүген дә "Игенчеләр", "Шат йөзләр", "Могҗизалар" һәм "Листопад" командалары Сөмбеләгә үз программалары белән килгәннәр иде. 6 - 9 нчы сыйныф укучылары җиләк-җимеш һәм яшелчәгә багышлап төшерелгән реклама роликларын күрсәттеләр, "Көзге букет" композициясен якладылар, "Парижда көзге мода" номинациясендә үзләренең кием коллекциясен тәкъдим иттеләр. Шулай ук, һәр сыйныфтан Сөмбеләләр дә үзара ярышты: прическалар ясадылар, интеллектуаль сорауларда үз тапкырлыкларын күрсәттеләр, төрле милләт көйләренә биюләр башкардылар. Әлеге чара матур үтте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: I нче урынны 6 нчы сыйныф яулады, II нче урында - 7, 8 нче сыйныфлар, III нче урында - 9 нчы сыйныф. Котлыйбыз!
-
"Уңыш бәйрәме - 2016" 21.10.2016

Бүген мәктәптә 1-5 сыйныф укучыларының "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Бәйрәмне педагог-оештыручы Кадырова А.С. әзерләде. Һәр сыйныф укучылары да, класс җитәкчеләре белән берлектә бу матур бәйрәмгә бик яхшылап әзерләнгәннәр иде, әлеге чара бик күңелле үтте. Сыйныфлар төрле номинацияләр буенча көч сынаштылар: Сөмбеләләр чыгыш ясады, яшелчәләр турында сценкалар куелды, мода күрсәтелде. Шуларга өстәп, укучылар көзге композиция һәм тәм-томнар да әзерләп килгәннәр иде. Нәтиҗәләр буенча, 1 нче урынны 3 нче сыйныф яулады, 2 нче урында - 1, 2-4 сыйныф укучылары, 3 нче урында - 5 нче сыйныф. Котлыйбыз!
-
Татар теле һәм әдәбиятыннын олимпиада 19.10.2016

Мәктәбебезнең 4-9 нчы сыйныф укучылары бүген татар теленнән республика күләмендә үткәрелүче олимпиада эшләренең мәктәп туры эшен башкардылар. Шундый ук биремнәрне укучылар иртәгә татар әдәбиятыннан эшләячәкләр. Барлык укучыларга да уңышлар теләп калабыз!
-
Директор контроль эшләре 19.10.2016

Укуның беренче чиреге ахырына якынлашып килә. Димәк, алган белемнәргә йомгак ясар вакыт җитә. Мәктәбебездә 6-9 сыйныфларда директор контроль эшләре башланып китте. Бүген, 19 октябрь көнне 7, 8, 9 нчы сыйныфлар математика фәненнән шундый контроль эш башкардылар, 6 нчы сыйныф укучылары рус теленнән диктант яздылар. Шундый ук контроль эшләрне укучылар физика һәм химия фәннәреннән дә эшләячәкләр. Укучыларга чирекне уңышлы тәмамлауларын телибез!
-
Республика олимпиадаларына старт бирелде 18.10.2016

17 сентябрьдән укучылар өчен республика олимпиадаларының мәктәп туры биремнәрен эшләү башланды. 5-9 нчы сыйныф укучылары кичә һәм бүген рус теле һәм рус әдәбияты фәннәреннән олимпиада эшләрен башкардылар.
-
"Шомбай" спектаклен карадык 17.10.2016

Бүген мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Кайбыч мәдәният йортында мавыктыргыч спектакль күрсәтелде. Районга Түбән Кама татар дәүләт драма театры артистлары килгән иде. Алар тамашачыларга "Шомбай" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балаларга әлеге әкият бик ошады. Шулай ук, артистлар белән бергәләп фотосурәткә дә төштеләр.







