Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы 11.02.2013

Мәктәбебездә Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы башланып китте. Аның тәртибе түбәндәгечә.
11.02.Музейларда-туган як тарихы чагылышы. Мәктәп музеенда экскурсияләр.
12.02. “Соңгы герой” уены.
13.02. Түгәрәк өстәл:”Коррупциягә минем караш”
14.02. Кроссворд чишү. Анаграммалар бәйгесе.
15.02. . “Әфганстан-йөрәк ярам”- Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуының 24 еллыгын билгеләп үтү.
16.02. Тарихи темага җырлар,шигырьләр бәйгесе.
Атналыкка йомгак.
Атналыкны уздыру өчен Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Вилданова Ләйсән Хәбир кызы җаваплы. Ул үзенең планы белән бүгенге линейкада таныштырып үтте. Аңа уңышлар телибез.
-
«Россия чаңгы юлы-2013” 11.02.2013

Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында безнең мәктәптә бүген “Татарстан чаңгы юлы-2013” уздырылды. Ярыш чыннан да массакүләм юнәлеш алды. Көн дә үзенең матурлыгы белән чаңгы ярышына килгән укучыларга да,укытучыларга һәм әти-әниләргә дә теләктәш булды.Барлык укучылар, укытучылар , техник хезмәткәрләр, әти-әниләр, авыл советы хезмәткәрләре дә чаңгы юлына басты. Ярышта җиңүчеләр махсус бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.Соңыннан чаңгы ярышында катнашучылар мәктәп ашханәсендә әзерләнгән кайнар коймак һәм чәй белән сыйландылар.
-
Тимурчылык. 06.02.2013

Без мәктәбебез белән авылыбызда ялгыз гына яшәүче әби-бабайларны инде күптән шефлыкка алдык. Тимурчылар ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләренә барып, карларны көрәп, хәл-әхвәл сорашып кайттылар.
-
4 че сыйныфларда тест эшләү 06.02.2013

Бүген, ягъни 6нчы февраль көнне, 4нче сыйныф укучылары татар теле һәм математика фәннәре буенча 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында белем бирүнең стратегик үсеш чараларын тормышка ашыру максатыннан уздырыла торган тест биремнәрен эшләделәр.
-
Бер күрешү- үзе бер гомер” 05.02.2013

2 нче февраль көнне мәктәбебез узенең чыгарылыш укучыларын кунакка дәште. Традициягә кергән "Студентлар белән очрашу" бәйрәме һәркемнең көтеп алган очрашуы. Чыгарылыш укучыларыбыз мәктәпләрен, белем-тәрбия биргән укытучыларын сагынып килә, сөйләшеп сузләр бетми, ” хатирәләр дөньясына" чумып, балачак иленең ин матур, куңелле мизгелләрен искә төшерүләр тарихка кереп кала.. Бугенгесе көндә югары уку йортларында белем алучылар, 8-9 нчы сыйныф укучыларына иң изге теләкләрен җиткерделәр, мәктәптә белемнең нигезе бирелгәнлегенә басым ясап, тырышып укырга өндәделәр. Укыткан укытучыларына зур хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр. Шулай ук студентлар арасында уткәрелгән уен бик узенчәлекле булды. Кыскасы, очрашу-кичәнең күңелле, хис-тойгыга бай мизгелләре куңелләрдә әле озак сакланыр!!!
-
Котлыйбыз!!! 05.02.2013

Кошман төп гомуми белем мәктәбе укытучылары район мәктәпләре арасында үткәрелгән спартакиадада катнашты.Турникта тартылу буенча уздырылган бәйгедә мәктәпнең физкультура укытучысы Насрутдинов Айдар Линар улы 2 нче урынны алды, шулай ук аркан тарту буенча булган ярышта мәктәп директоры Хамидуллин Ильмас Илдар улы 2 нче урынны алды. Афәрин, егетләр!!!
-
Изгелек җирдә ятмый 05.02.2013

Без, 8 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчебез Алия апа белән Насретдинова Мөнәвәрә һәм Салаватова Фәймә апаларыбызга ярдәм итәргә бардык Фәймә апа безне бик шатланып каршы алды. Ул безгә урамга чыгар өчен кар көрәргә, сукмак ачарга кушты. Кар көрәлеп беткәч, Фәймә апа безгә бик зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Аннан соң без Мөнәвәрә апага бардык. Мөнәвәрә апа да безне бик сөенеп каршы алды. Ул: " Бик зур рәхмәт килүегезгә, бер эшем дә юк, суым да өйгә кертелгән шул. Бик зур рәхмәт килгәнегезгә!" - дип озатып калды.
-
Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы
01.02.2013
Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. Алар түбәндәге план буеча эшлиләр
1.Милли уеннар
2. Интеллектуаль бәйге
3. Оста куллар - мастер класс
4. Күңелле эстафета
5. Әтием - канатым - иншалар бәйгесе
6. "Табигатьне саклыйк!" - рәсем конкурсы.
Атналыкны уздыру өчен башлангыч сыйныф укытучылары җаваплы. Бүгенге көндә укучылар атналык кысаларында үзләренең белемнәрен, көчләрен, тапкырлыкларын, зирәклекләрен, тәрбиялекләрен сыныйлар.
-
“Президент ярышлары” 31.01.2013

Иске Чәчкаб мәктәбендә уздырылган укучыларның Бөтенруссия спорт ярышларының районкүләм этабы “Президент ярышлары” мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйсән Рәмис кызына ике җиңү алып килде. Ул урыннан озынлыкка 2 метр 23 см сикереп,беренче урынны алды, грамота һәм медаль белән бүләкләнде.Шулай ук гәүдәне 50 тапкыр күтәреп, 2 нче урынны алып, медаль һәм Грамота белән бүләкләнде.
-
“Кыңгыраулы мәктәп юллары” 31.01.2013

Тар сукмаклар олы юлга үсеп,
Алып киткән кала ягына...
Әле һаман синдә укып йөргән
Ул елларны күңел сагына..
Алдагы елларда мәктәпне тәмамлап,хәзерге вакытта төрле югары һәм махсус урта уку йортларында, Кайбыч гомуми урта белем мәктәбендә белем алучы , соңгы вакытта төрле уку елларын тәмамлап,бүгенге көндә туган авылыбызда һәм районда яшәүче һәм эшләүче мәктәбебезнең укучыларын
2 нче февральдә узачак “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле очрашу кичәсенә чакырабыз.Очрашуның башлану вакыты 17 сәгать ,Кошман төп белем бирү мәктәбе. Сезнең килүне көтеп калабыз. Әлеге белдерүне сыйныфташларыңа да тапшырсаң иде.







