Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 199 ( 200 ) >>
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 06.03.2013

олдызлык” фестивалендә мәктәбебез укучылары музыка укытучысы Кадырова Айгөл Сәлимулла кызы җитәкчелегендә уңышлы гына чыгыш ясадылар. Хикматуллина Кадрия, Насретдинов Алмаз, Х
-
IT-ЧЕМПИОН 05.03.2013

1нче марттан башлап “ IT-ЧЕМПИОН» конкурсы башланып китте. Әлеге конкурсның эчтәлеге белән укучыларга алдан таныштырылды. Дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәт күрсәтүне популярлаштыру максатыннан иң актив укучыны ачыклаячакбыз. Без исемлекне бүгеннән терки башладык.
-
Математика атналыгы дәвам итә. 02.03.2013

1 нче мартта математика һәм информатика укытучысы Хамидуллин Ильмас Илдар улы 6-8 сыйныф укучылары арасында математик “Үз уен”уздырды.Шулай ук калган укучы-тамашачылар арасында логик фикер йөртүгә багышланган төрле конкурслар уздырылды.
-
Математика атналыгы. 28.02.2013

Мәктәбебездә математика атналыгы бара. Атналык кысаларында класслар үзләренең белем дәрәҗәләрен, логик фикерләүләрен сыныйлар. Математика укытучысы Алия Әүхәдулла кызы 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Мисс математика” уздырды. “Мисс математик” булып 9 нчы сыйныф укучысы Хайрутдинова Ләйсән танылды.
-
Котлыйбыз!!! 28.02.2013

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан Илшат кызы район күләм “Иң шәп вожатый» конкурсында уңышлы чыгыш ясап 2 нче урын алды. Чулпанның бу уңышы белән чын күңелебездән котлыйбыз!!!
-
Бәйрәм белән сезне, Әтиләр!!! 27.02.2013

26 нчы февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләр конференциясе уздырылды. Әлеге конференциядә әтиләр бала тәрбияләүдә туплаган тәҗрибәләре турында сөйләделәр, яшь әтиләргә киңәшләр бирделәр. Соңыннан ике төркемгә бүленеп, мәктәп елларын искә төшереп, төрле ярышларда катнаштылар. Ярышларның төре дә бала тәрбияләү серләренә багышлап уздырылды. Конференция әтиләрдә уңай тәэсир калдырды.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы нәтиҗәләре. 27.02.2013

18 февральдән 23 нче февральгә кадәр мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты атналыгы уздырылды.Әлеге атналык кысаларында “И туган тел,и матур тел”дигән темага шигырь иҗат итү бәйгесе,патриот –шагыйрь Муса Җәлилнең шигырь һәм поэмаларына иллюстрацияләр бәйгесе,Гаяз Исхакыйның 135 еллык юбилеена багышлап “Йомшак буын” интеллектуаль уены,”Әтиләр сүзе-күңелнең күзе”дигән темага иҗади эшләр бәйгеләре тирән эчтәлекле итеп уздырылды. Атналыкның иң төп өлеше булып 21 нче февральдә “Туган телем-иркә гөлем”дигән темага туган тел көне уздыру булды.Әлеге кичәдә Казан шәһәренең Галимҗан Ибраһим исемендәге Тел,Әдәбият һәм Сәнгать институты белгечләре дә катнашты. Атналыкны уздыруда татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нафикова Рушания Мөхәммәтша кызы һәм Вильданова Ләйсән Хәбир кызы зур тырышлык куйды.
-
Ата-аналар игътибарына! 25.02.2013

Татарстан Республикасында февраль аенда ике хәвефле хәл барлык республика халкын кайгыга салды.Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендә булган күңелсез вакыйгалар барыбызны да тетрәндерде.Шул уңайдан балаларның мәктәпкә һәм башка кирәкле урыннарга ата-аналары белән баруларын,мәктәпкә бару-кайту вакытларын контрольләү кирәклеген һәркем истә тотсын иде. 22 нче февральдә мәктәптә район эчке эшләр бүлеге штабы өлкән инспекторы Галиуллина Розалия Фәрит кызы белән очрашу уздырылды.Укучыларга чит кешеләр белән аралашмаска,чит машиналарга утырмаска,мәктәптә мероприятиеләр вакытында соңга калынса ата-ана һәм сыйныф җитәкчесе тыгыз элемтәдә торырга кирәклеген Розалия Фәритовна кат-кат искәртте.Шулай ук Мәгариф һәм Фән Министры Э.Н.Фаттаховның хаты белән дә һәрбер ата-ана таныштырылды.
-
13.02.2013

12 нче февральдә беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Хәмидуллина Мәдинә Сәлимхан кызы “Ел укытучысы-2013” муниципаль конкурсының зона турында катнашты. Мәдинә Сәлимхановна әлеге конкурста үзенең һәм балаларының республикакүләм һәм муниципаль конкурсларда катнашкан эшләрен тәкъдим итте, 2 нче сыйныфта татар теленнән дәрес күрсәтте, дәрескә үзанализ ясады.Шулай ук мәртәбәле жюри бәйгедә катнашучыларның интернет-ресурслардан файдалануларын да, педагогик технологияләрдән дә куллану осталыкларын бәяләде.Әлеге бәйгедә Мәдинә Сәлимхановна үзенең педагогик осталыгын уңышлы тәкъдим итте. Авыр, әмма мактаулы хезмәтендә Мәдинә Сәлимхановнага уңышлар телибез.
-
“Коррупциягә минем карашым”
13.02.2013
Мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы уңышлы дәвам итә. Җәмгыять белеме укытучысы Вильданова Ләйсән Хәбир кызы бүген “Коррупциягә минем карашым”дигән темага түгәрәк өстәл уздырды. 6 нчы сыйныф укучысы Ахметшин Илнур үзенең белемлелеге белән аерылып торды,сорауларга төгәл җавап бирде. Калган укучылар да актив катнашып,призлар отты.







