Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
“Парламент дәресе – 2013” 24.04.2013

Классларда парламент дәресләре бара. Бүген укучылар парламент, законнарның кайда тууы турында фикер алыштылар.
-
Зур бәйрәм булды.
24.04.2013
20 нче апрель көнне район мәдәният йортында Кайбыч районы оешуга 22 ел тулу уңаеннан зур тантана – концерт булды. Бу концертта районда уздырылган “ Халкым хәзинәсе” фольклор фестивалендә финалга чыгучылар да чыгыш ясады, аларга урыннар билгеләнде. Алар арасында безнең мәктәпнең фольклор ансамбле дә бар иде. Ансамбль татар халкының милли йоласы “ Аулак өй” не күрсәтеп район буенча 2 нче урынга лаек булды. Без үзебезнең укытучыларыбызны котлыйбыз!
-
23.04.2013

20 апреля 2013 года в МБОУ «СОШ № 78» Приволжского района г. Казани состоялся IV Республиканский конкурс историко-культурных информационных проектов «Служу Отечеству».
-
Мәктәптә өмә! 20.04.2013

Табигатътә җылы яз, кояш елмая, урамнан керәсе дә килми. Шул уңайдан без бүген өмәгә чыктык. Мәктәп тирәсендәге чүпләрне җыйдык. Тирә – ягыбыз чистарды.
-
Әбрар Сәгыйди – талантлы шәхес. 20.04.2013

Мәктәбебездә ХХ гасыр башының күренекле шәхес, татар әдәбиятында үзеннән саллы өлеш керткән әдип талантлы авылдашыбыз Әбрар Сәгыйдинең туган көне уңаеннан класстан тыш чаралар үткәрелде. 5 – 9 нчы сыйныф укучылары шагыйрь иҗатына багышланган кичәдә әдипнең тәрҗемәи хәле һәм иҗаты турында чыгышлар ясадылар, шигырьләрен сөйләделәр. Татар әдәбияты дәресләрендә класстан тыш укулар үткәрелде. Атна барышында укучылар викторина сорауларына җаваплар хәзерләделәр. Сыйныф җитәкчеләре Әбрар Сәгыйдинең киң кырлы эшчәнлеге турында тәрбия сәгатьләре үткәрделәр. Укучылар мәктәбебезнең “Туган якны өйрәнү” музеенда Ә. Сәгыйдинең тормыш юлын, иҗатын һәм төрле өлкәдәге эшчәнлеген чагылдырган материаллар белән таныштылар.
-
“ Поиск “ фәнни – практик конференция. 20.04.2013

19 апрель көнне Кайбыч урта мәктәбендә Кайбыч районының 22 еллык туган көненә багышланган 1 нче район “ Поиск” фәнни – практик конференциясе булды. Бу конференциядә безнең мәктәптән 7 нче сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан ( җитәкчесе Саттарова Г.Ф.), 9 нчы сыйныф укучысы Нәфыйкова Айгөл ( җитәкчесе Нәфыйкова Р.М.), Хәйретдинова Ләйсән (җитәкчесе Сабирова Г.Х.) катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Гарифуллина Чулпан “Авылдашым Саттаров Рафил – техник фәннәр кандидаты, галим” фәнни тикшеренү эше белән 3 нче урынны алды һәм грамота белән бүләкләнде. Нәфыйкова Айгөл “ Әбрар Сәгыйди – татар халкының талантлы улы ” фәнни – тикшеренү эше белән “Яшь тикшерүче” дипломына, ә Хәйретдинова Ләйсән “ Кошманым табигате кошлар җырында “ проблемалы – рефератив эше белән “Җиңүгә омтылыш “ грамотасына лаек булдылар. Укучы кызларны һәм аларның җитәкчеләрен бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Өмәләр башланды. 18.04.2013

Яз җитү белән, җир кардан арынгач, кыш буе җыелып яткан чүпләр чыга башлый. Бүген Кошман төп гомуми белем мәктәбе коллективы дәресләрдән соң ,авыл буйлап өмәгә чыкты. Өмә барышында авылыбыз урамнары чүп- чардан арындырылды, баганалар агартылды. Авылыбыз күзгә күренеп чистарып,яшәреп калды.Һәрбер кеше дә туган ягыбызның матур табигатенә карап сөенә,аның матурлыгы белән горурлана. Шушы матурлыкка авылның чисталыгы да күркәм төс өсти. Чисталык-сәламәтлек нигезе дә.Сәламәт яшәргә теләсәк, әйдәгез, барыбыз да чисталык өчен көрәшик.
-
«Зирәк тиен» Бөтенроссия конкурсында катнаштык.
17.04.2013
Мәктәбебездән 23 укучы “Зирәк тиен” конкурсында катнашты. Укучылар биремнәрне аңлап, бик тырышып эшләделәр.
-
Китапларны дәвалыйбыз. 17.04.2013

16 апрель көнне 3 нче сыйныф укучылары таушалган китапларны ремонтладылар. Бу эшне укытучылары Гүзәл Фәрит кызы җитәкчелегендә алар бик теләп башкардылар. Китапханәче Сабирова Г.Х. нәни булышчылардан бик кәнәгать калды. Бу саваплы эшне тагын дәвам итүләрен теләде.
-
Сыерчыклар килде !!! 09.04.2013

Үзебез ясаган сыерчык ояларын чишмә буйларына, агачлыкларга урнаштырдык. Бүген шул ояларда сыерчыклар сайрый. Кошларның рәхмәтен ишетү һәр укучының күңеленә шатлык өсти.
Без сыерчыкларны оялар белән сөендерсәк, алар безне шат авазлары белән сөендерә.







