Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Бөек Җиңүгә 68 ел. 10.05.2013

8 нче май көнне Кошман җирлегенең Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз язылган һәйкәл янында тантаналы бәйрәм узды. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларыбыз үзләренең котлауларын шигырь, җыр аша җиткерделәр. Сугышта катнашкан каһарманнарны искә алып һәйкәлгә чәчәкләр куелды. Ветераннар белән берлектә һәйкәлгә веноклар салынды.Тантанадан соң ветераннар, өчен мәктәптә табын, концерт номерлары әзерләнде.
-
Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел. 08.05.2013

2005 нче елның 17 нче маенда Түбән Кошман зиратында шагыйрь, журналист Әбрар Сәгыйди каберенә таш һәм чардуган куелды. Истәлекле таш куюда әдипнең улы Марат Әбрар улы Сәгыйтов катнашты. Бу гамәл Кошман авыл халкына күренекле авылдашлары каберенә эзне суытмаска этәргеч булды.Шул көннән бирле безнең мәктәп укучылары ел дәвамында әлеге кабер өстен һәм тирәсен чистартып, карап торалар. Быел да бу игелекле гамәлдә мәктәп укучылары теләп катнашты.
-
“ Куркынычсыз тәгәрмәч – 2013”. 08.05.2013

7 нче майда 5 укучыдан торган “ Светофор” командасы Кайбыч паркында юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 40 ел тулу уңаеннан “ Куркынычсыз тәгәрмәч – 2013” смотр – конкурсында катнашты. Әлеге смотр – конкурста Садриев Салават, Салахова Илфия, Хайруллина Айзилә, Ахметшина Алия, Мотыйгуллин Фәнилләрдән торган команда составы 17 мәктәп арасыннан 6 нчы урынны яулады. Киләсе уку елында тагын да нәтиҗәле чыгыш ясап, алдынгы урыннар яулауларын теләп калабыз.
-
Халык хәтере – мәңгелек! 07.05.2013

9 Май – Совет гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында җиңү яулавын билгеләп үтәләр. 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы 1945 елның 9 маенда гына тәмамлана. Әлеге бәйрәм – илебездәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр җирдә, сугыш ветераннарын зурлап, парадлар уздырыла. Шул уңайдан 6 майда мәктәбебезнең бер төркем укучылары Бөек Җиңүнең 68 нче еллыгына багышланган “Парад Победы” строй җырлары смотрының Кайбыч мәктәбендә узган зона турында катнаштылар.
-
“ Кайбыч урманнары – горурлыгыбыз” 30.04.2013

29 нчы апрель көнне мәктәбебездә Кошман авылы китапханәче Сафиуллина Гөлия мәктәп коллективы белән бергәләп шул исемдәге чара үткәрде. Чарада Кайбыч урманчылыгының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында мавыктыргыч итеп сөйләнде, урман турында җырлар җырланды, шигырьләр укылды. Укучыларга“ Кайбыч имәнлекләре” табигать һәйкәле, “ Кайбыч имәнлекләре” фәнни – тикшерү үзәге турында күп мәгълүмат бирелде. Шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урманның әһәмияте тагын бер кат ачыкланды. Кичә әлеге матур сүзләр белән тәмамланды: “Әйдәгез, үзебезнең матур табигатебезне, шушы яшел байлыгыбызны саклыйк, киләчәгебез турында кайгыртыйк! Чөнки сез – балалар шушы җир, туган туфрак хуҗалары.”
-
Мәктәп яны тәҗрибә кишәрлеген эшкәртү. 29.04.2013

“Язның бер көне ел туйдыра” дигән девиз белән бүген мәктәп тәҗрибә кишәрлегендә мөгаллимнәр , техник хезмәткәрләр , мәктәбебез укучылары зур тырышлык белән бөтен тирә-юньне чистарттылар , суган, кишер чәчтеләр. Уртак хезмәтнең тырышлыгы бушка китмәде , барлык җир көлеп тора.
-
27 апрель – Балаларны яклау көне 29.04.2013

Балаларны төрле гадәттән тыш шартларда үз-үзләрен яклау максатында чираттагы 27 нче апрель көнне мәктәбебездә эвакуация үткәрелде, укучылар төрле тукталышларда: гражданнар оборонасы, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр буенча,тарих, беренче ярдәм күрсәтү буенча төрле сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. Дөньялар тыныч булсын! Көндәлек тормышта зур һәлакәтләр булмавын телибез.
-
Апрель - Тукай ае. 26.04.2013

Апрель - Тукай ае. 26 нчы апрель – халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бүген безнең илебездә , алай гына да түгел дөньяның татарлар яшәгән барлык төбәкләрендә татар әдәбияты күгендә янган иң якты йолдыз – татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм тантаналары уза.
Апрель... Яраткан шагыйребез язлар белән бергә 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә якты дөньяга килде һәм 1913 нче елның 15 нче апрелендә , 27 яше туларга санаулы көннәр калганда, мәңгелеккә күзен йомды: рәхимсез авыру , татар милләттен ятим итеп, Тукайны якты дөньядан алып китте.
-
Барыбыз да хезмәттә! 24.04.2013

Бүген мәктәптә укытучылар һәм укучыларыбызның тырыш хезмәте белән бакчабызда кишер чәчелде.
-
Укытучылар аттестация уза. 24.04.2013

2012 – 2013 нче уку елында мәктәптә укытучыларның квалификацион категорияләрен күтәрү өстендә эш нәтиҗәле алып барылды. Уку елы дәвамында 9 укытучы үзенең квалификацион категориясен күтәрде. 2 укытучы югары квалификацион категория, 6 укытучы һәм 1 тәрбияче беренче квалификацион категориягә ия булды.







