Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Каникул-лар-р!!!!!
05.04.2013
Укучыларның көтеп алган язгы каникуллар башланды. Аларга язгы су басу очракларында куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, каникул чорында үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрелеп, инструктажларга куллар куйдыртылды. ХӘЕРЛЕ КАНИКУЛЛАР СЕЗГӘ, УКУЧЫЛАР!!!
-
Игътибар! Язгы ташу. 04.04.2013

Укучыларны төрле куркыныч хәлләрдән саклау максатыннан өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылары тарафыннан авылдагы елга һәм күл буйларына график буенча кизү тору оештырылды.
-
Кошлар дөньясында. 03.04.2013

Кошлар көненә багышланган кичәне биология укытучысы Сабирова Гөлшаһидә Харис кызы кошларның күптөрлелеге, үзенчәлекләре турында сөйләп башлап җибәрде. Шулай ук 2013 нче елның ел кошы белән таныштырды. Кичә 7 нче сыйныфларның “ Тургайлар” һәм “Бөркетләр” командалары арасындагы уен-ярыш дәвам итте. Ярышта укучыларга төрле киртәләрне үтәргә туры килде. Алар кошлар кебек оя да кордылар, кошлар кебек биеделәр, хәрәкәтләнделәр, кошларга багышлап шигырь чыгардылар кошлар турында белемнәрен күрсәттеләр һәм башка ярышларда катнаштылар. 1 нче уен белән 2 нче уен арасында укучылар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, кошлар турында табышмакларга җавап таптылар. Нәтиҗәдә “ Бөркетләр” командасы җиңеп чыкты. Бу кичәдән укучылар күп файдалы мәгълүмат алдылар. Чара бик җанлы һәм истә калырлык булып үтте.
-
К үңелле итеп ял иттек. 02.04.2013

30 нчы март көнне район мәдәният йортына 7-8 нче сыйныф укучылары Маликовлар концертын карарга бардылар. Муса һәм Гәйсә Маликовлар укучыларга бик матур, эчтәлекле очрашу үткәрделәр. Алар үзләренең сәләтләре, иҗат эшләре белән таныштырдылар,концерт күрсәттеләр. Без аларга рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗат эшләрендә зур уңышлар телибез.
-
1 апрель –Кошлар көне. 02.04.2013

Гомуми мәктәп линейкасында Кошлар көненә багышлап үткәрелгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар. Конкурска 35 рәсем килде. Башлангыч сыйныфлар һәм өлкән сыйныфлар арасындагы аерым урыннар билгеләнде.Өлкән сыйныфлар арасында :
1 урында- Хәйретдинова Ләйсән 9 кл.
2 урында-Минвәлиева Мәрьям, Хәйретдинова Эльвира 5 кл.
3 урында-Вилданова Илүзә 8 кл.
Башлангыч сыйныфлар арасында:
1 урын-Саттаров Айназ 3 кл.,Хәйретдинова Ләйлә 1 кл.,Сабирова Илсия 1 кл.
2 урын-Салаватуллина Айзилә 4 кл., Гирфанова Ләйлә 3 кл., Әсәдуллин Айзат 1 кл.
3 урын- Әхмәтшина Алия 4 кл., Гиниятуллина Камилә 4 кл., Хәйретдинов Айназ 2 кл.
-
Рәхәтләнеп көлдек бүген. 02.04.2013

Көлке көне уңаеннан мәктәбебездә матур кичә үтте. Укучылар бу көннең тарихы, төрле илләрдә бу бәйрәмне үткәрү традициясе белән таныштылар. Шаян шигырьләр укыдылар, мәзәкләр сөйләделәр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр ,күңелле уеннар уйнатылды. Укытучылар да читтә калмадылар , алар театр-экспромт күрсәттеләр.
-
Без эзтабар булдык… 01.04.2013

2 нче сыйныф укучылары эзтабар сафларына кабул ителде. Алар бу вакыйгага ныклап әзерләнгәннәр, барлык сорауларга да дөрес, тулы иттереп җавап бирделәр, эзтабар кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр.Укытучылары Энҗе Садриева балаларны эзтабар сафларына кабул ителүләре белән котлап бүләкләр тапшырды. Бәйрәм күңелле узды.
-
«Туган авылым табигате» 28.03.2013

География укытучысы Насретдинов Илсур Ризатдин улы җитәкчелегендә төзелгән презентацияләр күрсәтелде.Презентацияләрне 8 нче сыйныф укучысы Вильданова Илүзә төзегән.Бу күренешләрдә Кошман авылының искиткеч табигате чагыла. Укучыларга бу кичәдә авылыбызны тагын да яратырга кирәклеге, авылыбызның чисталыгын саклауның үзебезнең бурыч икәнлеге тагын бер кат искәртелде.
-
2013 нче ел – Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы. 28.03.2013

Экология елына багышланган кичә үтте. Бу кичә барышында биология укытучысы Сабирова Гөлшаһидә Харис кызы экология елының символы мәгънәсен , бу елның максаты турында аңлатты, глобаль экологик проблемалар белән таныштырды. Соңыннан экологик темага ярыш үткәрелде. Ярышта 9 нчы сыйныфның кызлар һәм егетләр командасы катнашты. Нәтиҗәдә кызлар командасы 1 генә очкога алга чыгып 1 нче урынга чыкты.
-
Химия, биология, география атналыгы дәвам итә. 28.03.2013

“Химия- могҗизалар фәне “
Химия- могҗизалар фәне икәнен, шул исемдәге кичә раслады. Кичә барышында төрле кызыклы тәҗрибәләр үткәрелде.Тәҗрибәләрне “фокусник” 9 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Ләйсән үткәрде. Кичәне укучылар кызыксынып карады.







