Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Күңелле стартлар 25.06.2013

Бүген лагерьның 16 нчы көне. Балалар көннәрнең үткәнен сизми дә калалар. Айдар абыйлары иртәнге чәйдән соң аларны “ Күңелле стартлар” уенына көтә иде. Уен бик киеренке, җанлы барды, командаларның бирешәсе килми, шулай да “Җитезләр” командасы өлгерерәк булып чыкты.
-
Чишмәләрнең хәлләрен белик әле 24.06.2013

Балаларның ял көннәре дәвам итә. Бүген алар тәрбияче апалары белән “Өянкеле “ кизләвенә юл тоттылар. Анда алар чишмәне чистарттылар, чишмәнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Төшке аштан соң, “Яшел дәвалаучылар” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Укучылар бакчада үсүче шифалы үләннәр белән таныштылар. Көн бик файдалы үтте.
-
Кирәкми безгә сугыш! 22.06.2013

Һәр ел саен 22-нче июнь көне илебезгә, халкыбызга кайгы-хәсрәт китергән сугыш башлануын искә төшерергә һәм бәгенге тыныч, матур тормышыбызның кадерен белергә кирәклеген искәртә.
-
Наркотик бик зур бәла. 20.06.2013

Бүген лагерьда балалар унберенче көн ял итәләр. Аларга монда ошый, чөнки һәр көнне төрле- төрле шөгыльләр өйрәтәләр тәрбияче апалары. Бүген "Наркотикларга "ЮК!"-дибез" дигән темага асфальтка рәсем ясау конкурсы булды. Җиңүчеләргә шоколадлар бүләк ителде.
Аннан соң "Мин -Россия гражданины" дигән темага түгәрәк өстәл янында сөйләшү булды. Һәркем күрсәтелгән темага үзенең фикерен әйтте. -
Аныс тавы итәгендә каен җиләк тә җир җиләк... 18.06.2013

Лагерьның бүгенге көне дә балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Аныс тау итәгенә сәяхәт балалар күңеленә хуш килде. Ул балаларны җир җиләге, каен җиләге белән сыйлады. Яшел чирәм өстендә рәхәтләнеп уйнадылар. Иң актив балаларга бүләкләр дә бирелде. Арып- талып, көндезге ашка кайттылар. Бераз ял иткәч, күңелле эстафеталар уздырылды. Балалар кәнагать булып өйләренә таралаштылар.
-
Лагерьда күңелле уеннар. 18.06.2013

Алдагы көндә алган күтәренке кәеф бүген дә дәвам итте лагерыбызда. Балалар бик теләп музыкаль викторинада катнашты, табигать турындагы җырларны искә төшерделәр, командаларга бүлешеп уеннар уйнадылар. Бу көн табигатьне саклауга багышланган иде, шуңа күрә укучылар белән “Суны ничек итеп саклап калырга?” дигән әңгәмә оештырылды. Саф һавада спорт уеннары белән беррәттән башка уеннар да күңелле үтте.
-
Барыбыз да яфраказыкка! 17.06.2013

Районыбызда кышка яфрак азык әзерләү вакыты гөрләп бара. Бу эштән безнең мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәт коллективлары да читтә калмады. Берничә көн рәттән хезмәттәшләребез белән урманда37 центнер күләмендә яфрак себеркеләре әзерләдек. хуҗалыгыбызга ярдәм итү максатыннан эшләнгән бу чарада һәр кеше үзенән зур өлеш кертте. Кабул итү пунктында терлекчеләр зур рәхмәтләр әйтеп калдылар. Быелгы коры елда без җыйган шушы азык запаслары бик кирәк булыр дип ышанабыз.
-
11 нче һәм 13 нче июнь – физик культура һәм сәнгать фәннәреннән сайлау имтиханнары булды. 14.06.2013

11 нче июньдә 9 нчы сыйныфның 4 укучысы физик культурадан имтихан тапшырды. Гатиятуллин Ринат - “Волейбол”, Ногманов Булат - “Баскетбол”, Сабирова Зөлфия -“Лыжные ходы”, Хәмидуллин Алмаз “Хоккей с шайбой” темаларына реферат якладылар. Һәрбер укучы бу имтиханга тырышып әзерләнгән, һәрберсе үз темасының үзенчәлекләрен күрсәтә алды.
14 нче июнь көнне 9 нчы сыйныфның 4 укучысы сәнгать фәненнән реферат яклады. Алар үзләре яраткан темалар сайлап алганнар. Һәрбер укучы үз темасының эчтәлеген ачып бирә алды. Нәфыйкова Айгөл “Архитектура современного города” рефератында Казан архитектурасының үткәне һәм бүгенгесе турында кызыклы итеп сөйләде, ә Ләйсән Хәйретдинова исә ”Развитие дизайна и его значение в жизни современного общества” темасына язылган рефератында дизайн төрләрен мавыктыргыч итеп сөйләп, төрле мисаллар китерде. Комиссия әгъзалары Ләйсән чыгышыннан бик канәгать калды. Юкка гына Ләйсәнебез дизайнер һөнәрен турында хыялланмый шул.
Зөлфия Сабирова - “Искусство в жизни человека”, Хәмидуллин Алмаз “Художественный образ-стиль - язык” темаларына язылган рефератларын шулай ук уңышлы яклады.
-
13 нче июнь – лагерыбызда спорт көне. 14.06.2013

Бүген күп кенә бәйгеләр һәм әңгәмәләр сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортка бәйләнгән иде. Иртән укучылар белән “ Чисталык һәм хәрәкәт – сәламәтлекнең нигезе” дигән темага әңгамә үткәрдек , шуннан соң балалар авылда урнашкан медпунктка төштеләр.Рузалит абыйлары һәрберсен тиешенчә дәрәҗәдә тикшерде, үзенең киңәшләрен бирде. Көннең икенче яртысында лагерьда чын спорт бәйрәме үтте: балалар арасында “ Футбол йолдызы”исемле пенальти - шоу ярышы, күңелле стартлар һәм башка төрле спорт ярышлары оештырылды. “ Футбол йолдызы”исемен Хайрутдинов Илмас яулады.
-
РОССИЯ КӨНЕ. 12.06.2013

Бүген лагерыбызның өченче көне. Ул безнең сәяхәткә багышланган иде, шуңа күрә дә балалар белән иртәнге якта җәйге табигатьтә экскурсиягә бардык, саф һавада уеннар уйнадык , чәчәкләр һәм бүлмә гөлләре турында әңгәмә үткәрдек .Төшке аштан соң балалар белән бергә юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшердек, ЮЙК нә багышланган рәсем конкурсы үткәрдек . Шулай ук бүген бөтен илебез буенча билгеләп үтелә торган бәйрәм – Россия көне турында әңгәмә үткәрелде , укучыларга бу бәйрәмнең тарихы сөйләнелде , соңыннан балалар Россия гимнын башкардылар , сорауларга җавап биреп, белемнәрен ныгыттылар.







