Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 201 202 ( 203 ) 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
КЫШКЫ КАНИКУЛ 03.01.2013

Каникул вакытында балалар тагын мәктәптә. Бүген кышкы лагерь башланды.Укучылар ял итергә бик теләп килделәр. Без алар белән уеннар уйнадык, биедек, җырладык.Бүгенге көн бик күңелле узды.
-
Яңа ел бәйрәме. 29.12.2012

Ниһаять, сагындырып килгән чыршы бәйрәмнәре дә гөрләп узды. 29 нчы декабрь көнне башлангыч һәм 5-9 нчы класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре узды. Укучыларыбыз Яңа ел җиткәнгә шатланып, Яңа ел турындагы шигырь ләр, җырлар, биюләрне бик теләп башкардылар. Бәйрәмебез бик күңелле үтте. Тагы бер кат Яңа еллар белән!!!
-
Хөрмәтле коллегалар, укучылар һәм сайтны кулланучылар !!! 25.12.2012

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Киләсе 2013 нче ел барыбыз өчен дә иң уңышлы , иң бәхетле ел булсын ! Авыр, ләкин мактаулы хезмәтебездә сабырлык һәм яңа иҗади уңышлар телибез. Барыбыз да рәхәт тормышта яшик Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы насыйп булсын. Яңа ел нык сәламәтлек, тормыш иминлеге, гаилә бәхете алып килсен!
Иң изге теләкләр белән Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем мәктәбе коллективы.
-
Математикадан имтихан 22.12.2012

22 нче декабрьдә 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән сынау имтиханы бирәләр. Әлеге имтиханнар укучыларга үзләрен сынап карау максатыннан үткәрелә. Сынау имтиханнарында укучылар имтихан үткәрү тәртибе белән һәм ДЙА се бланкларын тутыру процедурасы белән танышачак. Укучылар уңай нәтиҗәләргә ирешсеннәр иде дигән теләктә калабыз.
-
Котлыйбыз! 19.12.2012

Хөрмәтле Фәрит Абзаллович!
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып сиксәнне тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң кыш – ул салкынын да, аклыгын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып картлык көнегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор. «Олы кеше – солы төше» дигән 80 яшьләрне узган кешеләргә әйтә торган әйтемнәр бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Йөзенчене тутырганда телисе изге ният- теләкләр бар. Ә хәзергә исә, юбилеегыз белән сезне!!! 80 яшьлек кабатланмаслык бәйрәмегез белән!Сезгә иң изге теләкләр белән Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман мәктәбе коллективы
-
Яңа елга әзерлек 19.12.2012

Мәктәптә бик зур кызыксыну белән Яңа 2013 елга әзерлек башланып китте.Укучылар газета чыгаралар, бал маскарадка костюмнар әзерлиләр. Классларны һәм мәктәпне бизәүне дә укучылар бик теләп башкардылар.
-
Котлыйбыз! 18.12.2012

15 нче декабрь көнне районда зур чара булып узды. “Олимп” спорт комплексында Кайбыч районы администрация башлыгы призына милли көрәш ярышлары уздырылды. Анда безнең мәктәптән Гатауллин Динар җитәкчелегендәге укучылар командасы катнашты. Бу ярышта 36 кг.га кадәрле авырлыкта Файзуллин Шәфкать I урынны алып , Грамота һәм акчалата бүләккә ия булды, Файзуллин Нәфкать “Җиңүгә омтылыш “ номинациясендә җиңү яулап ,Грамота белән бүләкләнде. 4 нче сыйныф укучысы Мотыйгуллин Фәнил 32 кг. га кадәрле авырлыкта IV урынны яулады.
-
Дәресләрдән соң мәктәп 15.12.2012

Мәктәбебез укучылары уку белән беррәттән спорт белән шөгыльләнәләр .Бездә “Волейбол” түгәрәге эшләп килә.Укучылар түгәрәкне яратып көтеп алалар. Районда уздырылган ярышларда катнашалар. УҢЫШЛАР СЕЗГӘ!!!
-
Мәрхәмәтле балалар тәрбиялибез 15.12.2012

Кошман мәктәбе укучылары Норлат балалар йортына бәйләнгән әйберләр , уку кирәк яраклары җыюда актив катнаштылар.
-
Рус теленнән имтихан 15.12.2012

Бүген безнең мәктәптән 6 укучы рус теле фәне буенча ДЙА тапшырып карый. Укучылар әлеге имтиханнарга дәресләрдән соң калып һәм фән түгәрәкләренә йөреп әзерләнәләр. Аларга 4 сәгатъ вакыт бирелә. УҢЫШЛАР ТЕЛИБЕЗ УКУЧЫЛАР!!!







