Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гиниятуллин Фанис Фагимович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 86 учащихся / укучы |
| У нас учат: | 17 учителей / укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 201 ( 202 ) 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
“Ачык ишекләр көне” 30.01.2013

Январь ае төрле чаралар белән сизелмичә узып та китте. 24 нче гыйнвардан мәктәптә һәрбер сыйныфта ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне” уздырылды.1, 2,3,4 нче сыйныф укытучылары Хамидуллина Мәдинә Сәлимхан кызы, Садриева Энҗе Рөстәм кызы,Саттарова Гүзәл Фәрит кызы һәм Сайранова Резеда Тавис кызы математикадан,татар һәм рус телләреннән ачык дәресләр күрсәтте.Ата-аналар балаларының дәресләрдә ничек катнашуларын күзәтте,яңа федераль стандартлар буенча укыту үзенчәлекләрен карады,үзләренә кирәкле күп кенә мәгълүмат алды һәм нәтиҗә ясады.
-
“Имтиханнарга бергәләп әзерләнәбез.” 30.01.2013

“Ачык ишекләр көне” урта сыйныф укучылары өчен Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек дәресләрен истә тотып оештырылды. 5 нче сыйныфта рус теле дәресен Багавиева Нәфисә Фәнил кызы, 7 нче сыйныфта математика дәресен Хамидуллин Ильмас Илдар улы, география дәресен Насрутдинов Илсур Риза улы, 8 нче сыйныфта физика дәресен Камалиев Ринат Әгъләм улы, математика дәресен Насрутдинова Алия Әүхәдулла кызы, 9 нчы сыйныфта математика дәресен Насрутдинова Алия Әүхәдулла кызы, рус теле дәресләрен Садриева Розалия Зөфәр кызлары күрсәтте.Әлеге дәресләрдә ата-аналар имтиханнарга әзерлек эшләренең тәртибе белән танышты,үзләрен борчыган сорауларга җавап тапты.
-
Яңа унышлар елы булсын. 23.01.2013

2013 нче елның беренче ае мәктәпкә яңа уңышлар алып килде.Мәктәбебезнең иҗат төркеме Татарстан Республикасының халыклары “Барысы да уйный” республика конкурсының район турында “Иң күңелле уен” номинациясендә җиңү яуладылар һәм район мәгариф бүлегенең Грамотасы белән бүләкләнделәр.Уенны педагог-оештыручы Сабирова Г.Х. хәзерләде.
-
“Я-Гражданин России”
23.01.2013
23 нче гыйнварда Кайбыч мәктәптән тыш эшләр үзәге “ЭКО” да “Я-Гражданин России” XII нче Бөтенроссия акциясенең район этабы булды. Бу акция кысаларында укучылар актуаль темаларга проектлар якладылар. Безнең мәктәптән педагог-оештыручы Сабирова Г.Х. җитәкчелегендәге укучылар командасы (Гарифуллина Ч., Нәфыйкова А., Хәйретдинова Л.) кызыксындыру призына лаек булды.
-
Белдерү 23.01.2013

26 нчы гыйнварда Кошман мәктәбендә "Аграр яшьләр берләшмәсе" призына "Без сәламәт милләт өчен!" дигән девиз астында татар милли көрәше буенча ярыш була.Турнирда 30,40. 50 һәм 50 кг нан югары үлчәү категориясендә көч сынашачаклар. Барлык көрәш сөючеләр ярышка рәхим итегез!
-
Лагерьда бик күңелле булды” 09.01.2013

Бүген балаларның йөзләрендә бераз моңсулык сизелә. Ник дигәндә, бүген лагерьның соңгы көне. Аларның бер дә лагерь белән хушлашасылары килми. Бүген бик тә кызыксынып лоторея билетлары уйнатылды. Һәрбер бала төрле бүләк отып, бик канәгать калдылар. “Кояшкай” ял лагерен ябу линейкасында лагерь дәвамында төрле уеннарда, ярышларда, бәйгеләрдә актив катнашкан , урыннар алган укучылар билгеләнеп үтте. Аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Өйләренә һәрбер бала бүләк алып, уңай фикерләр белән таралыштылар. 3 нче чирек башларга һәрбер бала үзендә күп көч туплады, сәламәтлеген ныгытты. Уңышлар юлдаш булсын барыгызга да, укучылар!
-
Без универсиадага әзерләнәбез” 08.01.2013

Бүген бездә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Без универсиадага әзерләнәбез” дигән чара астында төрле спрот ярышлары уздырылды. Балалар саф һавада рәхәтләнеп ярышларда катнаштылар, универсиадага бәйле викторина сорауларына җавап эзләделәр, кыскасы бик күңелле ял иттеләр.
-
“Китапханәгә сәяхәт 07.01.2013

Бүген төп максат китап йортында булу. Балаларга авылыбыз китапханәсенә экскурсия оештырылды. Китапханәче Гөлия апалары аларга бик эчтәлекле, мавыктыргыч очрашу уздырды. Китапханәгә йөреп иң күп китап укучы укчыларны билгеләп үтте. Шуннан соң сәяхәтебез “Аныстауда” чана шуу, төрле кызыклы уеннар уйнау булды.
Таудан выжылдап төшеп китәбез ,
Нәкъ апа торган җиргә җитәбез.
-
“Тимераякта шуулары рәхәт тә соң” 06.01.2013

Бүген балалар үзләре белән тимераяклар да алып килделәр. Чөнки алар бүген тәрбияче апалары белән бергәлектә бозда рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Саф һавада уйнап туйгач,”Минем туган ягым” дигән чара уздырылды. Балалар рәсемнәргә үзләренең туган авылларын төшерделәр. Соңыннан тәмле ашлар белән сыйланып, төрле тәм-томнар ашап, өйләренә таралдылар.
-
Лагерьдагы күңелле көннәр. 04.01.2013

Бүген лагерьның икенче көне. Балалар тәрбияче апалары белән бергәлектә авылыбызның “Тукый” тавына чана шуарга бардылар. Рәхәтләнеп таудан шуып, күңелле итеп ял иттеләр. Шуннан соң балалар белән тәрбиячеләре Лилия Рәшитовна “Саулыгым үз кулымда” дигән әңгәмә үткәрде. “Сау бул, Кыш бабай!” дигән исем астында яңа елны озату кичәсе булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Чыршы тирәсендә уеннар уйнадылар







