МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Кызыклы биремнәр көне 08.06.2017

Бу көн тагын да могҗизалырак итеп үткәрелде. Авыл уртасындагы чишмәбезгә барып ярдәм итеп кайттык. Авыл клубында нинди генә яңа биремле уеннар өйрәнмәдек. Посадкага барып нарат күркүләренә күзәтү ясадык. Бер генә минутыбыз да бүген бушка үтмәде. Ә пешекче апаларыбызның тәмле сыйлары телеңне йотарлык. Рәхмәт сезгә, лагерьны оештыручылар.
-
Исәнме, җәй! 07.06.2017

Җәйге көннәрнең төрлечә булуы беркемгә дә комачауламый. Әле кояш чыга, әле яңгыр явуга карамастан, укучыларыбызның кәефләре күтәренке. Тәрбияче апалары нинди генә яңа уеннар, мавыктыргыч экскурсияләр оештырмый. Бездә бик күңелле.
-
Лагерьның беренче көне 06.06.2017

Көтеп алынган лагерь үзенең ишекләрен ачты. Без янәдән шатланып мәктәп бусагасын атлап кердек. Тәрбияче апаларыбыз инде күптән биредә, безне көтә. Йөзләрендә елмаю. Могҗизалы көн булырга охшаган. Без бүген үз отрядларыбызны булдырдык.
-
День русского языка 06.06.2017

Первый день лагеря был посвящен ко дню русского языка. Полезная информация воспринимается детьми в игровой форме. Поэтому Сайфутдинова А.М. провела разные викторины и игры. Путешествовали по Пушкинским сказкам.
-
Кычытканның файдасы 02.06.2017

Усемлекләр бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар,аларның файдалы якларын ачканнар. Май кычытканы бигрәк тә файдалы. Ел саен мәктәп коллективы "Ак барс Кайбыч - 1" филиалына терлек азыгы өчен кычыткан җыеп тапшыра. Быел да мәктәп коллективы бу эштән читтә калмады.
-
Биологиядән сынаулар 01.06.2017

Бүген 9 нчы сыйныф укучылары биологиядән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар. Уку елы буена туплаган белемнәренең югары булуын исбатлап күрсәткәннәр дип өметләнәбез!
-
Каникуллар җитте! 01.06.2017

Менә каникуллар килеп тә җитте. Алда өч айлык күңелле җәй. Җәй – ял гына түгел, балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен дә иң әйбәт вакыт бит. Моның өчен бездә тиздән мәктәп янындагы лагерь эшли башлаячак.
-
Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2017

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне ел саен төрле чаралар белән үрелеп билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык почмакларында кызлар-малайлар өчен бәйрәм чаралары, концертлар, төрле бәйгеләр оештырыла. Безнең мәктәптә дә бәйрәм хөрмәтенә балалар Сабантуе оештырылды.
-
Уку елына нәтиҗә 31.05.2017

2016-2017 нче уку елы ахырына якынлашты. Мәктәпне 3 укучы "5" билгеләренә (Гобәева Миләүшә, Зайнуллина Алия, Мадаминова Асия - 4 кл); 15 укучы "4" һәм "5" билгеләренә тәмамлады. Җәй көннәрендә дә укуны онытмыйча, алган белемнәрне ныгыту өстендә эшләргә кирәк.
-
Рус теленнән имтихан 30.05.2017

Бүген мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырдылар. Укучыларга барлык имтиханнарын уңышлы тапшырып чыгып максатларына ирешүләрен теләп калабыз!












