МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
КВН 21.03.2017

Ульянково мәктәбендә "Табигать фәннәре дөньясында" темасы астында КВН үткәрелде. Әлеге КВНда безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. Укучылар зирәклектә, җитезлектә, фикерли белүдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Өстәмә белем туплау беркемгә дә комачау итмәс.
-
ОГЭга әзерлек 20.03.2017

Тиздән, бик тиздән 9 нчы сыйныф укучылары өчен сынаулар башланачак. Бүген математика фәненннән укучылар өчен консультация үткәрелде.
-
Якты йолдызыбыз 18.03.2017

Мәктәбебезнең нәфис сүз остасы Гобәева Миләүшә "Созвездие - Йолдызлык- 2017" фестиваленең район этабында "Конферансье" номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Аның чыгышы этабында да дәвам итәчәк.
-
Г.Кариев исемендәге театр бездә кунакта 18.03.2017

Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры кече яшьтәге балалар өчен "Светофорда кунакта" исемле тамаша тәкъдим итте. Юлда йөрү кагыйдәләре юлларда хәвеф-хәтәр булудан саклый. Шуңа да юл кагыйдәләрен өйрәнергә кирәклеген тагын бер кат искәрттеләр.
-
Бөреләрне күзәтү 17.03.2017

Урамда яз исе. Кояш елмая. Көннәр дә җылынганнан җылына бара. Күңел табигатькә ашкына. Бүген башлангыч сыйныф укучылары агач бөреләренә күзәтү ясады.
-
Авиамодельный спорт 16.03.2017

Учащиеся нашей школы Мифтахов Айрат, Тимургалиев Наиль, Валеев Роберт участвовали в районном лично - командном соревновании по авиамодельному спорту в классе FM - 1 моделей. В номинации "Продолжительность полёта авиамодели" заняли 1 место. Руководителем является Гарифуллин С.Ш. Молодцы!
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 14.03.2017

Дәресләр тәмамлану белән укучылар өчен дәрестән тыш эшчәнлек белән шөгыльләнү башлана. Башлангыч сыйныф укучылары бүген төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнделәр. Скакалкада иң оста сикерүчене ачыкладылар. Зайнуллина Алия бу ярышта - җиңүче. Котлыйбыз.
-
Мин Россия гражданины 14.03.2017

Галия Кайбицкая исемендәге музейда "Мин Россия гражданины" дигән тантаналы төстә паспортлар тапшыру чарасы үтте. Шушы чарада мәктәбебезнең 7 сыйныф укучысы Тимургалиев Наил дә катнашты. Наилне котлыйбыз һәм укуында уңышлар теләп калабыз.
-
Табышмаклар кичәсе 11.03.2017

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфетдинова А.М. 2, 4 класс укучылары белән табышмаклар кичәсе үткәрде. Укучыларның фикерләү сәләтләрен үстерү, кызыксынуларын арттыру өчен менә дигән мөмкинлек.
-
Язның беренче бәйрәме 06.03.2017

Мәктәбебез укытучылары бәйрәм көне уңаеннан "Өч буын очрашуы" кичәсе оештырды. Әбиләр, әниләр һәм сөйкемле кызларыбыз узара көч сынашты. Бәйрәм күңелле, истәлекле вакыйгалар белән үрелеп барды.












