МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Бергәләп эшлибез! 15.04.2017

Мәктәптә макулатура җыю "Бергәләп эшлибез!" экологик дәресе кысаларында тупланды. Макулатура җыюда һәр укучы актив катнашты.
-
“School theatre” 14.04.2017

В районе прошел фестиваль-конкурс школьных театральных коллективов на английском языке “School theatre”. Коллектив учащихся нашей школы приняли активное участие, представив сказку Андерсена "Оловянный солдатик". Победителями стали в номинации "Без воля к победе". Руководителя и учащихся поздравляем с победой.
-
Фәнни - практик конференция 13.04.2017

Мәктәбебез укучылары Тимергалиев Наил, Шәрәфиева Адилә, Гөбәева Миләүшә, Гермашина Милана районыбызда үткәрелгән V зона фәнни - практик конференциясендә катнашты. Фәнни - практик эш башкару укучыларда фәнгә кызыксыну уята, фикер йөртү сәләтен арттыра, шуның нигезендә укучы үзлектән белем - күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практикада кулланырга өйрәнә. Барлык укучыларны да безгә кушылырга чакырабыз! Читтә калмагыз!
-
Космонавтика көне 12.04.2017

1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше – очучы – космонавт Юрий Алексеевич Гагарин иде. Бүгенге көн тулысы белән аңа багышланды. Мәктәп укучылары көн дәвамында мәгълүмат туплады.
-
Яшь бадминтончылар 11.04.2017

Аксубайда үткәрелгән бадминтончылар ярышында безнең мәктәптән Ахметзанов Ислам, Гермашина Милана, Мадаминова Асия катнашып кайтты. Тренер Зиганшин Ф.Г. укучыларның матур чыгыш ясауларын билгеләп үтте. Укучыларга мактау кәгазләре тапшырылды.
-
Атналык нәтиҗә 10.04.2017

Узган атна вакыйгаларга бай булган. Экология атналыгы, фән буенча конкурсларда катнашу, спорт ярышлары... Мондый матур эшләребез күп булсын. Ирешелгәннәрдә генә туктап калырга ярамый. Алга атларга кирәк. Сынатмыйк, укучылар!
-
Табигатебезне чиста тотыйк! 08.04.2017

Экология атналыгы кысаларында укучыларыбыз олы юл буен чүп - чардан арындыруда катнашты. Кышкы йокыдан соң уянган табигать шактый гына пычранган икән шул. Экологиядән зарланабыз, ә кемне гаепләргә соң? Моңа, билгеле, үзебез гаепле. Әйдәгез, тирә - ягыбызга күз салыйк! Һәм үзебез кылган хаталарны төзәтергә ашыгыйк! Син дә бу эштән читтә калма!
-
Чишмәләребезне саклыйк! 07.04.2017

Җир йөзендә мәңгелек кыйммәтләр бар. Шундый кыйммәтләрнең берсе, һичшиксез, чишмәләребездер. Кеше гомер буе аларның тылсым көченә табынган, алардан көч алган. Нинди генә тавышларны яшереп сакламый су үзендә. Чулпы чылтыравы да, кыңгырау чыңы да бар ул тавышлар арасында.Олы юл буенда урнашкан чишмәбезгә дә кем генә туктап су эчми, чистарынмый. Без һәрдаим чишмәбезне чистартып торабыз.
-
КВН 07.04.2017

Экология атналыгы кысаларында үткәрелгән чаралар белән атнаның үткәне сизелмәде дә. Укытучыбыз Сафина Лилия Рифкатовна атналыкны эчтәлекле итеп планлаштырган. Укучылар өчен күп кенә кызыклы уеннар, плакатлар конкурсы, Кошлар көне һ.б. үткәрелде. Ә бүген 7-9 сыйныф укучылары өчен КВН, гаҗәп күңелле уен.
-
Тату сыйныф серләре 06.04.2017

Мәктәбебезнең 7-8 нче сыйныф ата аналар комитеты "Тату сыйныф серләре" Республика конкурсының район этабында катнашты. Алар сыйныфның дус, тату, бердәм булуын раслады. "Мәктәп һәм гаиләнең бердәм эшчәнлеге"н яктырткан проект якладылар. Ата - аналарга һәм балаларга рәхмәт белдерәбез.












