МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Республика контроль эшләре 12.05.2017

6, 7 нче сыйныф укучылары рус теленнән, 8 нче сыйныф укучылары тарих фәненнән республика контроль эшләре үткәрелде. Район мәгариф бүлеге методисты
Зиядиева Л.Р. укучылар эшенең объективлыгын тикшерүдә катнашты.
-
"Укучыларның җәйге ялы" 11.05.2017
Ата-аналар һәм укучылар игътибарына!Укулар тәмамланырга санаулы көннәр генә калып бара. Тиздән, бик тиздән көтеп алынган җәйге яллар башланачак. Укучыларның ялын файдалы оештыру максатыннан, тәкъдим ителгән ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары бихисап. Теләгәнен сайла һәм ял ит! Тулырак мәгълүмат "Тәрбия эше" бүлегендә. -
Җиңү көне 09.05.2017

9 май илебезгә шатлык алып килгән көн. Һәр кешенең йөзендә елмаю, күзләрендә яшь булган. Бу яшьләр-шатлык һәм кайгы яшьләре. Кайгы яшьләре, чөнки миллионлаган кеше бу сугышта һәлак булган, якыннарын югалткан. Шатлык яшьләре, чөнки бу бит яшәргә тырышып-тырмашып, озак көттереп килгән Җиңү көне. Быел без Җинүнең 72 еллыгын билгеләп үтәбез. Кешелек дөньясы сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. Сугышлар беркайчанда булмасын иде.
-
"Җиңү бакчасы"акциясе 08.05.2017

"Җиңү бакчасы" акциясе Россия буенча киң колач ала. Акция кысаларында мәктәп территориясенә җиләк - җимеш агачлары утыртуны максат итеп куйдык. Бүген ветеран укытучыбыз Зиннатуллина Сания апа укучыларыбыз белән алмагач утыртуда катнашты. Тыныч тормышта үскән алмагачыбызның җимешләрен татып карау барыбызга да язса иде.
-
Үлемсез полк 08.05.2017

Мәктәбебез укучылары "Үлемсез полк" акциясендә катнашу өчен, бабаларының портретларын барлады, аларны яңартты, әби - бабайлары сөйләгән хатирәләрне искә төшерде. Безнең тыныч тормышыбыз өчен аяусыз көрәшкән якыннарыбызны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар һәрчак безнең янәшәдә.
-
Балаларны яклау көне 05.05.2017

Балаларны яклау көне уңаеннанн мәктәбебездә төрле ситуацияләрне үз эченә алган зур чара үткәрелде. Укучылар үзләренең мөмкинлекләрен төрле станцияләрдә сынап карадылар. Ахырдан чарага йомгак ясалды.
-
Юлда булсаң, бул өлгер! 04.05.2017

Юл йөрү кагыйдәләрен даими искә төшери беркемгә дә комачау итми. Юлда йөргәндә һәрдаим уяу булырга кирәк. Башлангыч сыйныф укучылары юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, искә төшерү буенча дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында практика үтәләр.
-
Шимбә өмәсе 29.04.2017

Шимбә өмәсендә мәктәп укучылары һәм барлык хәзмәткәрләр дә актив катнашты.
-
ОБЖ фәненнән ачык дәрес 28.04.2017

ОБЖ фәненнән үткәреләсе ачык дәрес Федоровское авылында урнашкан янгын сүндерү бүлегендә үткәрелде. Укучыларыбыз практик күнегүләр башкарды.
-
Экологик тәрбия 27.04.2017

Җылы яңгырлардан соң табигать яшеллеккә төрендә. Экологик чисталыкны саклау, тирә - юнебезне матурлау максатыннан мәктәп территориясен чүп - чардан арындыруда барлык сыйныф укучылары да актив катнашты.












