МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Россия көне 12.06.2018

"Дуслык" мәктәп яны лагеренда 12 июнь-Россия көне уңаеннан күп кенә чаралар уздырылды. Укучыларга дәүләт символлары аңлатылды, Россия гимнын җырладылар.Ә иң күңеллесе, мөгаен, асфальтка рәсем ясау конкурсы булгандыр. Балалар рәхәтләнеп, бөтен фантазияләрен эшкә җигеп ярыштылар.
-
Могҗизалар көне 11.06.2018

Могҗизаларны кем генә яратмый икән?! Лагерьның сигезенче көне юкка гына "Могҗизалар көне" дип аталмаган икән. Тәрбияче апалары Хәсәнова Миләүшә Мансур кызы балалар төрле фокуслар күрсәтте,соңыннан командалар үзләре дә кызыксынып бер-берсен бүлә-бүлә,ярыша-ярыша осталыклары белән бүлештеләр.
-
Сәламәт булыйк! 10.06.2018

Бүген, лагерьның 7 көне, "Сәламәтлек көне".Балалар табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
"Дуслык"та әкият көне 09.06.2018

Серле,кызыклы,тылсымлы әкиятләрне кем генә яратмый икән?! Аларның нигезендә мавыктыргыч та, гыйбрәтле дә, үгет-нәсыйхәт бирә торган хәлләр ята.Шул уңайдан,бүген лагерьда әкиятләр көне уздырылды.Балалар рәхәтләнеп әкиятләр укыдылар,карадылар,хәтта үзләре дә уйнадылар.Бер мизгелгә әкият геройлары да булып алдылар.
-
" Иҗат көне" 08.06.2018

Бүген, лагерьның 5 нче көне,"Иҗат көне"дип аталды.Балалар көн дәвамында үзләренең сәләтләрен сынадылар,остазлары оештырган төрле иҗади бәйгеләрдә көч сынаштылар,рәхәтләнеп күңел ачтылар,мультфильмнар карадылар,рәсемнәр ясадылар.Бүгенге көн дә күңелләрендә онытылмаслык тәэсирләр калдыргандыр.
-
Лагерьда экология көне 07.06.2018

Бүген лагерьда экология көне узды.Әлеге уңайдан балалар тәрбияче апалары белән табигать кочагында төрле уеннар уйнадылар,авыл уртасында челтерәп аккан чишмәгә сәяхәт иттеләр, тирә ягының чисталыгына игътибар иттеләр.
-
Республиканское родительское интернет-собрание в он-лайн режиме «Каникулы с пользой» 07.06.2018

В соответствии с планом работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 8 июня 2018 года в 10:30 состоится заседание Республиканского родительского интернет-собрания на тему: «Каникулы с пользой». На повестке дня планируется рассмотрение вопросов организации летнего отдыха детей в 2018 году.Онлайн-трансляция собрания организуется на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: http://киу.рф/. Предварительная регистрация для просмотра интернет-собрания не требуется. В процессе трансляции будут даны ответы на наиболее интересные вопросы, направленные ранее. Вопросы принимаются по адресу электронной почты: roditelirt@mail.ru/.
-
Спорт - син тормыш! 06.06.2018

Бүген лагерьда "Сәламәтлек көне".Балалар саф һавада төрле спорт уеннары уйнадылар,шул темага викторина уткәрделәр. А.С.Пушкин туган көнен искә алдылар.Тормышы һәм иҗаты буенча презентация карадылар,кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Юл кагыйдәләрен истә тот! 05.06.2018

Лагерьның икенче көне юл кагыйдәләренә багышланган.Балалар тәрбиячеләр белән берлектә юл кагыйдәләрен искә төшерделәр,төрле ситуацияләр турында әңгәмә оештырдылар,рәсемнәр ясадылар.
-
Мәктәп яны лагере ачылды 04.06.2018

Бүген мәктәбебездә "Дуслык" исемле ял һәм сәламәтлек лагере эшли башлады. Балалар тәрбиячеләре белән берлектә лагерьны тантаналы төстә ачып җибәрделәр, Гимн музыкасы астында Татарстан флагын күтәрделәр,режим белән таныштылар,командаларга бүленеп исемнәр билгеләделәр,хәрәкәтле уеннар уйнадылар.Фельдшер Сибгатова Ф. балаларның сәламәтлек торышларын тикшерде.Лагерьда балаларны экскурсияләргә алып бару планлаштырылган. Экскурсияләр туган ягыбызны, аның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уятырга ярдәм итәчәк. Җәй хәвеф-хәтәрсез үтсен, ул балаларга бары шатлык китерсен.












