МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2018

Бүген Олы Кайбычтагы Сабан туе мәйданында — Халыкара балаларны яклау көне һәм Россиядә балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгы уңаеннан Татарстан варислары берлегенең “Кайбыч имәннәре” балалар оешмасының район слеты үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән иң актив, кызыксынучан, мәдәниятне, спортны яратучы балалар катнашты. Ел әйләнәсе төрле конкурсларда,олимпиадаларда һ.б.чараларда катнашкан балаларны бүләкләделәр.Соңыннан мәйданда балалар Сабан туе гөрләде.Балалар халык, спорт уеннарында актив катнашты, бүләкләр отты, төрле аттракционнарда уйнады, концерт карады, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-
Уку елының соңгы линейкасы 31.05.2018

Бүген укучылар 2017-2018 нче уку елының соңгы линейкасына җыелды.Уку алдынгыларын,төрле конкурс,олимпиадаларда катнашучыларны тәбрикләделәр,киләсе уку елында да уңышларның чиксез булуы теләнде.Укучыларга тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртелде һәм җәйге ялларның файдалы,матур үткәрүләрен теләдек.
-
Куркынычсыз җәй 30.05.2018

Һәр елны, соңгы уку көннәре алдыннан , җәйге каникулларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча классларда инструктажлар үткәрелә.Бу уку елында «Куркынычсыз җәй»темасына сыйныф сәгатьләре узды. Һәрбер укучы җәйге каникулларда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар һәм истә калдырдылар.
-
Имтиханнар башланды 29.05.2018

Мәктәпләрдә чыгарылыш класс укучылары өчен гаять җаваплы чор - бердәм дәүләт, төп һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнары бирү башланды.Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханы тапшырдылар.Аларга уңышлар телибез!
-
Күңелле экскурсия 26.05.2018

Балаларга экологик тәрбия бирү һәм белем бирүдә, аларда табигатькә, тереклек ияләренә аңлы,сакчыл караш, кешелеклелек, киң күңеллелек сыйфатлары тәрбияләүдә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уятуда экскурсияләр зур әһәмияткә ия.Шул уңайдан бүген башлангыч сыйныф укучылары экскурсиягә бардылар.Күңелле уеннар уйнап,табигатьнең шифалы һавасын сулап, дару үлләнәре белән танышып,ялларын файдалы үткәрделәр һәм зур канәгатьлелек хисләре белән кайттылар.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2018

Мөрәле төп белем бирү мәктәбен быел 2 укучы тәмамлый.
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучымның моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә.
-
Шатлык көне 21.05.2018

19 май - Пионериянең туган көне буларак билгеләп үтелә иде. Ә хәзер бу бәйрәмне "Шатлык көне" буларак бәйрәм итәбез. Шулай да мәктәпнеэ педагог-оештыручысы Сафина Лилия Рифкать кызы бу көнең тарихы белән таныштырды,ә соңыннан бәйрәмне ямьле Бәрле елгасы буенда үткәрдек.Традиция буенча тәмле итеп уха пешердек. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә төрле уеннар уйнап күңел ачты, җырлар башкарды, үзләре алып килгән тәм-томнар белән бергәләп сыйландылар.
-
#СтопВИЧ/СПИД 18.05.2018

СтопВИЧ\СПИД акциясе кысаларында мәктәбебезнең өлкән сыйныф укучылары белән ачык чара узды.Бу чарада авыл фельдшеры Сибгатова Ф.катнашты һәм укучыларга кирәкле мәгълүматлар бирде,бергәләшеп сорауларга җаваплар таптылар.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 16.05.2018

17 мая 2018 года состоится республиканское родительское интернет-собрание на тему «Внимание! Особенный ребенок…» (Об особенностях воспитания и обучения детей с ограниченными возможностями здоровья) с участием Министра образования и науки Р.Т. Бургановым, сообщает Отдел образования исполкома ТМР.
Очередное республиканское родительское интернет-собрание пройдет в формате видеоконференции.
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г. Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/ , сайт киу.рф
Приглашаем Вас принять участие в Республиканском родительском интернет-собрании путем подключения к трансляции.
Начало трансляции:10.30–12.00часов.
-
Юл кагыйдәләре буенча спектакль 14.05.2018

Бүген башлангыч һәм 5 нче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлекдт Федоровск урта мәктәбендә юл кагыйдәләре буенча Казан шәһәреннән килгән театр артистлары чыгышын карадылар.Укучылар бу темага бик күп сорауларга җавап та бирделәр.












