МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
"Без бергә"конкурс фестивале 06.03.2018

Бүген мәктәбебездә Республика күләм халык балалар иҗаты "Без бергә" конкурс фестиваленең мәктәп туры уздырылды. Конкурска һәр сыйныфтан да катнашучылар тәкъдим ителгән иде.Укучылар төрле номинациялә буенча чыгыш ясадылар.Һәр чыгыш тырышып.җиренә җиткереп әзерләнгән.Укучылар бик теләп катнаштылар.Чыгышларны әти-әниләр дә бәяләде.
-
“Строй һәм Җыр смотры" 02.03.2018

Бүген мәктәптә "Строй һәм Җыр смотры" конкурсы узды.Әлеге чара белем йортында укучы һәрбер балада ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырылды.Рәт белән атлау һәм җырлап көч сынашу бик ансат булмады.Һәрбер сыйныф,алдан әзерләнеп,үзенчәлекле чыгыш күрсәтте.Бер төрдәге киемнәрдән булган, җыр башкару осталыгы,атлап йөрүләре белән игътибарны җәлеп итүчеләрнең чыгышлары жюри тарафыннан бәяләнде.Нәтиҗәдә, 8-9 сыйныф укучыларыннан торган команда җиңүче дип иглан ителде.
-
"Казан каймасы" 28.02.2018

Бүген районның мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Казан каймасы: тарихта язылып бетмәгән еллар" исемле фәнни-гамәли конференция булып узды.Анда мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хамидуллина Альбина Искәндәр кызы җитәкчелегендә 8 класс укучысы Шәрәфиева Адилә катнашып дипломга ия булдылар. Алга таба да аларга уңышлар телибез.
-
Кошларга ярдәм итик! 27.02.2018
Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, агач ботагына кунып чыркылдашып , адәм балаларының игелекле гамәлләренә, мәрхәмәтенә өметләнәләр.Чөнки кошларга салкыннар түгел, ә ачлык күбрәк куркыныч тудыра.Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, Мөрәле мәктәбе укучылары , әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларны мәктәбебез тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Укучылар һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек. -
Бөтенроссия "Туган тел"мастер-класс бәйгесе 26.02.2018
Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе буенча районыбызның татар теле, рус теле һәм әдәбияты укытучылары ел саен Бөтенрәсәй "Туган тел" мастер-класс бәйгесенә катнашып килә.22 февральдә бәйгенең муниципаль этабы узды. Укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын сынадылар.Безнең мәктәбебезнең татар теле, рус теле һәм әдәбияты укытучылары Шәрәфиева Ләйсән Әлхәт кызы белән Садриева Алсу Зөлфәкарь кызы да бу бәйгедә катнаштылар һәм икесе дә 3 урынга лаек булдылар. -
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне! 23.02.2018
Кадерле ир- егетләребез!Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне.Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.Сезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез. -
ЮНАРМИЯгә кабул итү тантанасы 22.02.2018

Мәктәбебезнең 5 сыйныфыннан 6 укучы ЮНАРМИЯ сафларына кабул ителделәр.Юнармиячеләр ант кабул иттеләр, мәктәп һәм район йөзенә тап төшермәскә вәгъдә бирделәр. Аларга өлкәннәр теләкләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Соңыннан укучылар юнармиячеләр гимнын башкардылар.
-
Халыкара туган тел көне! 21.02.2018

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез.Шул уңайдан мәктәбебездә бәйрәм кичәсе уздырылды.Бәйрәм Габдулла Тукайның мультфильмы белән башланды һәм "Туган тел"җыры белән тәмамланды.Укучылар бу кичәдә шигырьәр дә сөйләделәр, ярыштылар да,белемнәрен дә сынадылар.
-
Фәнни -гамәли конференция 17.02.2018

16 февральдә 8-9 сыйныф укучылары "Россия патриотларын үстерәбез"исемле 1 республика фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнаштылар.Укучыларның бер төркеме кадет мәктәпләре укучылары белән хәрби биремнәр буенча көч сынашты,ә Шәрәфиева Адилә "Хәтерләүдән курыкма син,үткәннәрне онытма син" исемле эзләнү-тикшеренү эшен тәкъдим итте.
-
Республиканское родительское интернет-собрание. 15.02.2018

16 февраля состоится Республиканское родительское интернет-собрание. В этот раз эксперты соберутся для того, чтобы разобраться в вопросе школьных конфликтов. Тема февральского интернет-собрания «Стресс у ребенка: как распознать и чем помочь». Собрание проведет заместитель министра образования и науки Татарстана Лариса Сулима.Республиканское интернет-собрание назначено на 12.00. Онлайн-трансляцию можно посмотреть на сайте КИУ.РФ, все интересующие вопросы можно задать через электронный адрес: roditelirt@mail.ru.












