МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422321, РТ, Кайбицкий район, с. Мурали, ул. Молодёжная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-703-24-30 |
| E-Mail: | sch1495@rambler.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муралинская ООШ" |
| Руководитель: | Музаффарова Рушания Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 19 учащихся | 19 укучы |
| У нас учат: | 11 учителей | 11 укытучы |
МБОУ «Муралинская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ♦ «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Мөрәле төп гомуми белем мәктәбе» МБГБУ - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"School Theatre" конкурс- фестивале. Котлыйбыз! 12.04.2018

Инглиз телендәге мәктәп театр коллективларының "School theatre" Республика конкурс- фестиваленең муниципаль этабында инглиз теле укытучысы Минһаҗева Лилия Тәлгать кызы җитәкләгән "Лицедей" төркеме дәрәҗәле 2- урын яулады. 3-5 сыйныф укучылары инглиз балалар язучысы Памэла Трэверсның "Мэри Поппинс" әсәрен сәхнәләштереп, уңышлы чыгыш ясадылар. Аларга киләчәктә дә инглиз телен үзләштерүдә уңышлар телибез. Афәрин, укучылар!
-
Таныклыклар тапшырылды 10.04.2018

Хәрби комиссариат оешуга 100 ел тулу уңаеннан мәктәбебезнең яшь юнармиячеләренә тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылды.
-
7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. 07.04.2018

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне.Ул 1950 елдан башлап һәр ел саен бөтен дөнья буйлап билгеләп үтелә.Сәламәтлек –ул кешегә табигатьбиргән иң зур байлык.Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.Мәктәп укучыларына сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, класс сәгатьләре, әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрелде.
-
Фәнни конференция 06.04.2018

6 апрель көнне ЦВР "ЭКО" да "Эколог һәм Мин" дип исемләнгән региональ фәнни -практик конференция узды. Бу конференциядә мәктәбебезнең 7 сыйныф укучысы Садриева Илсинә дә катнашты. Ул биология укытучысы Сафина Лилия Рифкать кызы җитәкчелегендә "Туган як табигатенең экологик проблемасы" секциясендә "Мөрәле авылы табигатенең экологиясе" темасы дип исемләнгән чыгышы белән 3 дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Кошлар көне - күңелле бәйрәм. 04.04.2018

1 апрель -Халыкара кошлар көне.Россиядә дә 1927 елдан башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергәен. Шул уңайдан мәктәбебезнең биология укытучысы Сафина Лилия Рифкать кызы, биология,химия атналыгы кысаларында кошларга багышланган "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучылар кошлар тормышы, аларның яшәеше, ничек көн күрүләре турында сорауларга җаваплар бирделәр, кроссвордлар чиштеләр.Кичә барышында "Сыерчык оялары конкурсы"на нәтиҗәләр ясалды,җиңүче укучылар бүләкләнде.
-
4 чирек башланды! 03.04.2018

Уку елынын соңгы чиреге 4 нче чирекне башладык.Укучылар яңа көчләр җыеп мәктәпкә җыелды. Иртәнге линейканы матур мизгелләр белән башлап җибәрдек,мәктәп һәм районкүләм уздырылган конкурсларга нәтиҗәләр ясадык .
Кадерле укучылар! Уку вакытынын һәр мизгелен дөрес һәм файдалы итеп үткәрү күбесенчә сезнең үзегездән тора.Тырышып укыгыз, дәресләр һәм консультацияләргә жаваплы карагыз, үзлегегездән шөгыльләнегез. Алда сезне сынаулар көтә.
-
“Без бергә"республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы 30.03.2018 Бүген районыбызның сәләтле укуылары район мәдәният йортына җыелды.Алар Республикакүләм "Без бергә"балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсында "Халык җыры", "Халык ансамбле", "Инструменталь ансамбль", "Нәфис сүз" номинацияләрендә катнашып чыгышларын тәкъдим иттеләр. Мәктәбебезнең нәни йолдызчыгы-3 класс укучысы- Сабирова Ильвина "Нәфис сүз", "Салават күпере"ансамбле "Халык ансмабле" номинацияләрендә көчләрен сынадылар.Нәтиҗәдә, ансамбль 3 урынга лаек булды. Укучыларны уңышлары белән тәбриклибез,киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
НПК "Хочу все знать" 29.03.2018

27 марта ученица 4 класса нашей школы Гермашина М. (рук. Хасанова М.М.) участвовала в НПК "Хочу все знать", который проходил в г. Буинск. За свою работу она была награждена дипломом I степени. Поздравляем!
-
24 март - Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне 24.03.2018

Бүген, 24 мартта, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган.Бу көнне үткәрүнең максаты, барысыннан да бигрәк, әлеге авыруның глобаль эпидемиясе һәм аны бетерү юллары, профилактика һәм аның белән көрәш ысуллары турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру. Шул уңайдан мәктәбебездә дә укучылар белән сыйныф сәгатьәре уткәрелде,видеофильмнар каралды.
-
"Йолдызлык - 2018" 23.03.2018

Колаңгы мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең зона туры булып узды.Анда мәктәбебезнең нәни йолдызы - 3 класс укучысы- Сабирова Ильвина укытучысы Сәйфетдинова Алсу Мансур кызы җитәкчелегендә катнашып,"Конферанс"номинациясендә 3 урын яулады.Аларны шушы уңышлары белән котлыйбыз,алга таба яңадан-яңа үрләр яулауларын телибез.












