МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово ул.Колхозная д. 20 б |
| Телефон: | +7(855)-562-40-31 |
| E-Mail: | DKarlygach.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Карлыгач" |
| Руководитель: | Фазлиева Гульнур Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 90 |
| У нас учат: | 8 |
МБДОУ - Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Карлыгач» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
17.03.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Туган ягымның ачык китабы"дип аталган проект эшләп килә. Балалар әти-әниләр белән берлектә Мөслимебезнең биналарының макетларын ясап алып килделәр.
В подготовительной группе проект "Туган ягымның ачык китабы". Дети совместно с родителями сделали макеты зданий села Муслюмово.
-
16.03.2022

Уртанчылар төркеме балалары иртәнге гимнастиканы көндәлек ясап баралар. Төрле алымнар һәм хәрәкәтләр ярдәмендә, балаларда сәламәт яшәү рәвеше уяту бурычы тора.
В средней группе большое внимание уделяется здоровью детей. Каждое утро начинается с утренней гимнастики.
-
15.03.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Май чабу" бәйрәмен уздырды. Күңелле уеннар, җыр-биюләр белән балалар кышны озату чарасында Кыш бабай һәм Кар кызы белән саубуллашып, Яз кызын каршы алдылар. Бәйрәмнең иң көтеп алынган һәм иң тәмле вакыты - җылы коймактан авыз итү булды.
Дети второй младшей группы провели праздник "Масленица". С веселыми играми, песнями и танцами ребята попрощались с Дедом Морозом и Снегурочкой, встретили весну. Самое долгожданное и вкусное время праздника для детей - это, конечно же,отведать теплых блинов. -
14.03.2022

Уртанчылар төркемендә "Савыт-саба" темасына әңгәмә узды. Балалар татар авылы көнкүреше белән таныштылар; хәзерге һәм элекке заманда кулланылган савыт-саба турындагы белемнәрен ныгыттылар.
В средней группе прошла беседа на тему "Посуда". Дети познакомились с бытом татарской деревни; укрепили свои знания о посуде, применявшейся в наше время и в прошлом. -
11.03.2022

Уртанчылар төркемендә "Матур чәчәкләр" дигән темага рәсем эшчәнлеге. Чәчәкнең төп өлешләре формаларын өйрәнделәр. Рәсем ясауның төрле формаларын кулланып ясадылар.
В средней группе занятие по рисованию на тему "Расцвели красивые цветы". Изучали формы основных частей цветка с использованием различных форм рисования.
-
10.03.2022

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сәламәтлек көне булып узды. Балалар төрле катлаулы гимнастика күнегүләре ясап, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
В подготовительной группа прошел День здоровья. Дети выполняли гимнастические упражнения различной сложности, играли в подвижные игры.
-
09.03.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Әнием-кадерлем" дип исемләнгән, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, бәйрәм иртәсе уздырды. Нәниләр матур шигырьләр сөйләп, җыр-бию осталыкларын күрсәтте. Иң истәлекле мизгел, әниләргә үз тырышлыклары белән әзерләгән бүләкне тапшыру, әлбәттә.
Дети второй младшей группы провели праздничное утро, посвященное Международному женскому дню "Моя дорогая мама". Малыши рассказывали красивые стихи, демонстрировали мастерство пения и танца. Самый памятный момент-вручение мамам подарка, который они приготовили своими руками. -
08.03.2022

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз!
Сезне ихлас күңелдән язның тәүге һәм якты бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!
Сез – яшәү чыганагы, гүзәл яз гөлләре кебек дөньяга матурлык, яктылык сибәсез. Гаилә учагын, күркәм гореф-гадәтләрне саклаучы бөек затлар да сез.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, тормышларыгызның һәрвакыт шатлык, бәрәкәт белән тулы булуын, гаиләләрегездә иминлек, татулык телибез. Бәйрәм белән!
-
04.03.2022

Икенче кечкенәләр төркеме балалары "Су һәм аның үзлекләрен өйрәнү" проекты кысадарында, "Тәрәз төбем гөлбакча" темасы астында күрсәткечне баета. Балалар тәмләткеч үләннәр янына иң файдалы үсемлек - суган утыртты. Нәтиҗәне бергәләп, тәмле ашта авыз итү үзе зур сөенеч була.
Дети второй младшей группы в рамках проекта "Свойства воды", продолжили работу над темой "Сад у окна". Дети посадили к пряным травам самое полезное растение - лук. Пробовать на вкус посаженные своими руками полезные травы, приятное и полезное занятие.
-
03.03.2022

Уртанчылар төркеме балалары "Һөнәрләр илендә" дип исемләнгән проектка нигезләнеп тәрбия алалар. "Сатучы, кассир" һөнәре белән якыннан таныштылар. Балаларда кешеләрнең хезмәтенә карата хөрмәт хисе тәрбияләү олы бурыч булып тора.
В средней группе реализуется проект "В стране профессий". Дети познакомились с профессией "Продавец-кассир ". Главной целью проекта является воспитание у детей уважения к профессиям.












