Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423822, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Ак.Королева, д.20 (32/20) |
| Телефон: | +7(855)-234-70-72 |
| E-Mail: | G2.Nc@tatar.ru; gim2_chelny@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №2 им. М. Вахитова» |
| Руководитель: | Набиуллина Лиза Рихмановна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 821 учащихся/ 821 укучы |
| У нас учат: | 50 педагогов/ 50 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №2 имени Мулланура Вахитова" города Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең "Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Пермь кунаклары 27.01.2022

27 нче гыйнар көнне гимназиядә “Туган телдә белем һәм тәрбия бирү: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән темага региональ семинар узды. Әлеге семинарда Пермь төбәгеннән килгән методистлар һәм татар теле укытучылары катнашты. Килгән кунаклар “Ике яр”, “Техник модельләштерү”, “Журналистика”, “Милли көрәш”, “Тхэквондо”, “Музей”, түгәрәкләрендә шөгыльләнүче укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеге белән таныштылар. Физика кабинетының, спортзал һәм китапханәнең техник яктан югары дәрәҗәдә җиһазландырылуын билгеләп үттеләр. Пермьлеләр “Икенче гимназиядә милли рух сизелеп тора. Шушылай тырышып эшләгәндә генә туган телне үстерегә мөмкин” -, дип гимназия коллективы эшчәнлегенә югары бәя биреп киттеләр.
-
"Демокрит – стелит"
27.01.2022
27 нче гыйнвар «Шатлык» Яшьләр үзәгендә шәһәребез укучылары арасында КВН командаларының ярымфинал ярышы уздырылды. Гимназиябезнең “Демокрит – стелит” КВН командасы да бу ярышка ныклап әзерләнде. Гимназия Спикеры Нотфуллина Мәликә җитәкләгән КВН командасы 3 нче урында калды. Әлеге команданы җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә зур уңышлар телибез.
-
"Ак Ладья" 23.01.2022

Гимназиябез командасы шәһәрнең мәктәпләре арасындагы "Ак Ладья" исемле турнирда 3нче урынны яулады һәм 25нче февральдә башланачак Татарстан беренчелегенә катнашу хакы яулады!
Гимназиябез командасы уенчылары:1. Әхмәдишин Илхан
2. Хөснуллин Тимерхан
3. Хәмитов Самир
4. Харисова Нәҗибә
Команданың уңышыннан тыш, Әхмәдишин Илхан , беренче тактада 2нче урынны алып, шәхси зачётта да приз яулады!
Афэрин, Рамиль Таhиржанович! Уз эшен яратып башкарган укытучы, укучыларын рухландырып, жинучелэр тэрбияли.
-
Выпускникам прошлых лет 21.01.2022

Уважаемые выпускники прошлых лет!
Прием заявлений на сдачу ЕГЭ в 2022 году продлится до 1 февраля 2022 года.
Место приема заявлений: 334 кабинет управления образования (здание Мэрии города. Адрес: пр.Х.Туфана, д.23). За один день необходимо заказывать пропуск по номеру телефона: 30-55-60
График приема заявлений: вторник, четверг (9-17.00 часов).
Перечень документов:
1) оригинал паспорта
2) копия паспорта (стр.с фотографией, стр.с пропиской)
3) копия СНИЛС
4) копия аттестата об окончании 11 класса или копия диплома колледжа/техникума
5) копия справки об инвалидности (при наличии)
Студенты учреждений среднего профессионального образования (колледжей, техникумов) подают заявление в образовательном учреждении.
Номер телефона для справок: 30-59-34.
-
КОТЛЫЙБЫЗ! 18.01.2022

2021 елның 10 ноябреннән 22 декабренә кадәр укучыларның бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелде. Гимназия укучылары олимпиадаларның муниципаль турында актив катнаштылар. Барлыгы 112 укучы катнашты, 6 укучы - җиңүче, 21 укучы - призер булды.Барлык җиңүчеләрне һәм призерларны чын күңелдән котлыйбыз! Укучыларны олимпиадага әзерләгән укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! -
Көрәшләрдә батыр сынала 16.01.2022

16 нчы гыйнвар Мөслимдә көрәшче, дәрәҗәле судья - Корбанов Фәрит Камил улы истәлегенә V нче Республикакүләм көрәш бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә Әлмәт, Саба, Алабуга, Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Әгерҗе, Азнакай, Кукмара, Яр Чаллы шәһәр-районнарыннан, Башортостан Республикасыннан - барлыгы 200 дән артык көрәшче катнашты. Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучылары да читтә калмады. 36 килограммлы үлчәүдә гимназиябезнең 7В сыйныфы укучысы Мухаметов Рамазан 1 нче урынны яулады. Әлбәттә бу җиңүләр җиңел генә бирелми. Һәрдаим күнекмәләргә йөрү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, дөрес туклану - тренер куйган таләпләр. Яшь көрәшчеләрне Татарстанның Атказанган физик культура хезмәткәре, Бөтенрәсәй категорияле судья, югары категорияле тренер - Шәмсевәлиев Илгиз Вәгыйз улы тәрбияли. Бу җиңүләр тынгысыз җанлы тренерның тырышлык нәтиҗәсе. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Илгиз Вәгыйзович 2021 елда "Ел тренеры" исеменә лаек булган. Афәрин, Илгиз Вәгыйзович! Киләчәктә дә зур уңышлар теләп калабыз.
-
Бездә яңалык! 14.01.2022

Гарифуллин Айдар Хәкимҗан улы Яр Чаллы шәһәрендәге М.Вахитов исемендәге икенче гимназия тарихын баетып, мәктәп бинасына ремонт ясатып, татар мохитында укучылар тәрбияләнсен өчен барлык шартларны тудырып, хезмәт юлын тагын да җаваплырак вазифага алыштырды. Айдар Хәкимҗан улы үзенең тормыш кредосы хакында җиткергән фикерләре сезгә дә кызык булыр, дип уйлыйбыз.
“Минем тормыш кредосы: бүгенге заманның тәрбияле, белемле кешесен тәрбияләү . Ул бар яктан матур булырга тиеш: уйлары, кылган гамәлләре, корган тормышы белән, җәмгыятькә китергән файдасы белән. Моның өчен мин үзем куйган таләпләргә җавап бирергә, укучылар, хезмәттәшләрем өчен шәхси үрнәк булырга тиешмен.
Минем өчен мәгариф ул белем учагы. Аның ялкыны сүнмәсен, мөгаллимнәр - укыту, укучылар уку, иҗат итү дәрте белән янсын өчен, миңа төп белемемнән тыш мәгарифтә менеджмент юнәлешендә алган өстәмә белемем, тарих укытучысы булып эшләвем дә ярдәм итте. Хезмәтемнең нәтиҗәсен үзем җитәкләгән коллектив уңышларында күрдем: 4 ай эчендә гимназиягә ремонт ясау; «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» республика бәйгесендә җиңү; коллективымдагы укытучыларның тәҗрибәләрен үстерү, ягъни «2020 елның иң яхшы психологы», «Иң яхшы татар теле укытучысы», «Укытучы-эксперт», «Ин дус сыйныф» бәйгеләрендә җиңү һәм истәлекле бүләкләргә ия булу. Моннан тыш гимназиянең укыту-тәрбия системасы эшчәнлеге белән танышу өчен, безгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рөстәм Һадиуллин эшлекле визит белән килде.
Бүгенге вәзгыять һәр кешенең туган иленә, халкына мөнәсәбәтеннән туа. Йөз елдан артык тарихка ия гимназия - илгә файда күрсәтүче меңләгән укучылар тәрбияләп үстергән уку йорты . Гимназияне тәмамлаган укучылар танылган спортсменнар, сәнгать әһелләре, дәүләт эшлекләре, төрле һөнәр ияләре булсалар да , үз гимназияләренә, укытучыларына рәхмәтле була белүләре белән матурлар. Мин шул матурлык тәрбияләүнең дәвамчысы, шуңа күрә замананың авыр йөген үз җилкәмә алырга курыкмыйм, чөнки минем барыр юлым матурлыкка тоташа”.
Матур гамәлләре белән гимназия тарихын бизәгән директорыбыз Айдар Хәкимҗан улына без бик рәхмәтле. Гимназия директоры вазифасын үз җилкәсенә алган Набиуллина Лиза Рихман кызына җаваплы хезмәтендә уңышлар, гимназия традицияләрен дәвам итеп, уртак көч белән мәктәбебезнең яңа матур үрләр яулавын телибез.
-
Кышкы каникуллар узды... 13.01.2022

Кышкы бәйрәмнәр һәм каникуллар гөрләп узды. Ул күз ачып йомганчы узган кебек тоелса да, әлеге каникул укучылар ялы файдалы һәм кызыклы оештырылуы белән үзенчәлекле булды. Яңа ел бәйрәмнәрендә укучылар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Кыш бабайга хат язган Мәдинә Сәхәбетдинованың Яңа ел маҗарасы, Кыш бабай берлектә трамвайда мавыктыргыч экскурсия, кышкы сабантуй, мастер-классларда уз кулың белән уенчыклар ясау, спортзалда узган ярышлар, тимераякта шуулар, бергәләп караган спектакльләр, үзеңнең гимназия тарихын өйрәнү, имтиханнарга әзерлек, бәйгеләрдә җиңүләр – каникулның матур мизгелләре булып истә калды. Хәзер яңа көч белән иң озын чиреккә кердек. Яңа елда уңышлар сезгә!
-
“Чулман өстендә салават күпере” 30.12.2021

Яр Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге икенче гимназиясендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми урта белем бирү оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәнияләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларга ярдәм” гранты кысаларында “Чулман өстендә салават күпере” проектын яклау узды.
Әлеге грантта гимназиянең 2-8 нче сыйныф укучылары катнашты (салават күпере җиде төстән тора). Проект үзе дә җиде этаптан торды. Укучылар җиде халыкның: татар, удмурт, украин, немец, әрмән, грузин, корея халыкларының яшәү рәвешләрен, милли ашларын, гореф-гадәтләрен, мәкальләрен өйрәнделәр; бу халыкларның тормышларын яктырткан социаль роликлар төшерделәр, аш-су әзерләү буенча Тик-Токта видеолар ясадылар, мультфильмнарын татарчага тәрҗемә иттеләр.
Проектны яклау этабына мәртәбәле жюри әгъзалары: үзебезнең М.Вахитов мәктәбен тәмамлаган, күп еллар Чаллы телевидениесендә журналист булып эшләгән Ганиева Резеда Әсхәт кызы, “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче “Җәүһәр” ансамбле солисты Закирова Нәзилә Гомәр кызы, “Веснянка” украин халык ансамбле җитәкчесе Гайфуллин Рафаэль Әнвәр улы, гимназиянең ата-аналар комитеты рәисе Мөхәммәтова Айсылу Али кызы чакырылган иде.
Проект “Фатирник ” форматында узды. Гимназиянең мәҗлесләр залы татар милли өе итеп җиһазландырылган, бизәлгән иде. Проект яклау яңа тектерелгән милли киемнәрне демонстрацияләү белән башланды. Аннан укучылар үз проектларын яклауга күчтеләр. Әлеге халыкларның тормыш рәвешләре, бәйрәмнәре, милли ашлары бик матур эчтәлектә яктыртылды. Ә мультфильмнарның татар телендә камил тәрҗемәләре, укучыларның рольләрне тавышларга бүлеп сәнгатьле сөйләме тамашачыны таң калдырды.
“Хезмәте ачы булса да, җимеше татлы” дигән мәкальне искә төшерү бик урынлы булыр. Грант кысаларында бүлеп бирелгән матди ярдәм - зәвык белән тектерелгән милли костюмнар, мәҗлес залына куелган яктырту җайланмаларын сатып алу һәм урнаштыру – гимназия колективының зур тырышлык нәтиҗәсе.
Татар теле сагында торган белем йортында әлеге проектны тормышка ашыруда никадәр көч куелуын жюри әгъзалары да билгеләп узды. Бу чараны Рафаэль Әнвәрович: “Чын профессионаллар әзерләгән проект”-, дип бәяләде. Ә Резеда Әсхәтовна исә татар рухы сакланган гимназиядә укучыларның үз туган телләренә һәм башка халыкларның телләренә, гореф - гадәтләренә, мәдәниятләренә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү өчен бөтен шартлар тудырылуын, укучылар һәм укытучыларның әлеге юнәлештә җиң сызганып эшләүләрен билгеләп үтте.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан тормышка ашырылган әлеге проект бик файдалы булды.
-
“Боз белән капланган сулыкларда сак булыйк!” айлыгы 18.11.2021

Татар халык мәкалендә : “Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма!” –диелсә дә, бозның калынлыгы 7 сантиметр булмый торып, сулыкларга керергә ярамый. Озын таяк тотып, бозның ныклыгын тикшереп бару кирәк. Иптәшегез белән боз өстеннән барганда, ара калдыру зарур. Бәхетсезлек очрагы туа калса дип, кесәгә очлы предмет салып кую кирәк (ул бозга таяну ноктасы булдыру өчен!), әмма саклык чарасын саклау әһәмиятле. Боз ярылып , суга чумган кеше гомере өчен вакыт чикле - 15-20 минут. Салкын судан чыккан кешегә беренче ярдәм күрсәтү, киемен алыштыру, җылы итеп төрү, кайнар чәй бирү кирәк.
Балаларның куркынычсызлыгын саклау, иминлекләрен тәэмин итү максатыннан гимназия укучыларына “Бозлыкларда сак булыйк!” темасына сыйныф сәгатьләре, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү өчен инструктаж үткәрелде. Укучылар, сулыклар боз белән каплангач, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, белемнәрен ныгыттылар. Балаларга сулыкларда сак йөрергә кирәклеге, иминлегебезнең мөһимлелеге аңлатылды.
Балаларның куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан республикабызда “Боз өстендә сак бул!” темасына балалар рәсеме конкурсы игълан ителде. Бу конкурста укучыларыбыз бик теләп катнаштылар. 8в сыйныф укучысы Азалия Гайниева конкурска үз эшен иң беренче булып тәкъдим итте. 9в сыйныф укучылары Нурисламова Алия белән Ишалина Айсылу “Боз өстендә сак булсаң, су төбенә төшмәссең” исемле республикакүләм видеоконкурсына эш җибәрделәр.
Безнең исәнлек үзебездән тора, сулыклар янында йөрмәү хәерле.














